2025 елда Татарстанда 1 800 кеше Согуд Гарәбстанына хаҗ кыла алачак. Узган ел да республикага шуның кадәр квота бүленгән иде. Бу хакта Мәскәүдә узган Хаҗ уздыру шурасы утырышында әйтелде.
Киңәшмәдә 2025 елда Русиядән Мәккәгә барлыгы 25 000 кеше бара алачагы хәбәр ителде.
Татарстан Диния нәзрәте быел хаҗ оештыру белән бәйле мәсьәләләр бик кыска вакыт эчендә хәл ителергә тиеш дип булачак хаҗиларны кисәтте. Хаҗ операторлары белән килешүләр 30 мартка кадәр төзелергә тиеш.
2025 елда хаҗ кылуның төп көннәре 4-9 июньгә билгеләнгән. Татарстаннан хаҗ юлламасын алучылар Сөгуд Гарәбстанына 15 майдан килә башлар дип көтелә.
Быел Татарстаннан Мәккәгә хаҗ юлламасы бәяләре үсте. Бу рубльнең долларга карата төшүе белән бәйле. Узган ел ахырында 2025 елда хаҗ юлламалары 458 мең сумнан башланып 1,3 млн сумга кадәр җитәчәк диелде. Шул ук вакытта бу ел ахырына кадәр дәвам итүче "отышлы бәя" дип искәртелгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум