Киностудия җитәкчесе, танылган режиссер һәм кинооператор Рияз Исхаков хәбәр иткәнчә, алар бу проектны нәфис фильм рәвешендә күрәләр. Әлегә сценарийның "скелеты" гына бар. Режиссер эшкә алган әсәрләр арасына "Шүрәле" һәм "Су анасы" әкиятләре, һәм Тукайның берничә шигыре кергән.
Шигырьләр тексты үзгәртүләрсез кулланылачак, алар үзара тематик бәйләнгән булачак, дип аңлатты режиссер. Шулар нигезендә башта балалар өчен кыска кино төшереләчәк, ә икенче елга зур проект ясамакчылар.
"Габдулла Тукай үз каһарманнарын ничек күз алдына китергән булса, шулай күрсәтергә тырышып караячакбыз", диде Рияз Исхаков.
Режиссерга бу юлы нигә нәкъ менә Габдулла Тукай әсәрләрен сайлавы турында да сорау бирдек.
"Кечкенә чагымда әти-әнием Тукайның "Шүрәле"сен укый торган иде. Хәтта үзем дә яттан сөйләгәнем хәтердә. Ул заман китаплары бүгенге кебек күп рәсемле түгел, ә күбрәк рәсемнәр күрәсе килә. Шуңа рәсемнәрне күз алдына китереп укый идем. Бу идея күптәннән күңелдә тынгы бирми йөрде, әмма тотынырга форсат булмады, хәзер Һолливуд та якынайды (көлә), югары квалификацияле белгечләр пәйда булды, идеяны тормышка ашырырга техник мөмкинлекләр барлыкка килде. Бүген кино төшерү такымы туплана.
Киноның икенче режиссеры да билгеле, ул Мәскәүдә кино төшерүдә шактый уңышлы эшләүче Эдуард Галиев. Продюсерыбыз – Тимур Абдуллин, аның беренче фильмы Канн фестивалендә катнашкан иде. Режиссер, оператор һәм проект өчен гомум җавап бирүче үзем булам", ди Рияз Исхаков.
Риязның моңарчы Шүрәлене бер төшереп караганы бар инде. Ул гармунчы Ренат Вәлиевка клип төшергәндә әтисен, күренекле артист Марат Исхаковны Шүрәле иткән иде. Бүген режиссер мондый гримм белән генә тукталмаска ниятли. Шуңа проектта зур игътибар пластик гримм һәм махсус эффектларга бүленәчәк. Моның өчен Мәскәү белгечләре белән сөйләшүләр алып барыла. Кино үзе Уфада, Казанда төшереләчәк дип ниятләнә, Тукай заманы иске Казан кадрларын төшерү күзаллана. Проектны финанслау мөмкинлекләренең яңа төрләрен табарга тырыша.
"Кызганыч ки, бүген Башкортостанда республика җитәкчесе гранты кебек дәүләт ярдәме алган кеше генә кино төшерә ала. Кино өчен проектлар күп, ә менә грантлар бик аз, акча бүлгән чакта өстенлек мәдәният министрлыгына караган оешмаларга бирелә. Әмма кино Башкортстан киностудиясе генә дигән сүз түгел, республикабызда башка мөстәкыйль студияләр, бик күп талантлы кешеләр бар. Ә кинематография түрәләре һәрвакыт кемгә төшерергә, ә кемгә төшермәскә, дип сайлап утыра.
Мин шуны әйтер идем, без кинематографистлар гомеребез азагына кадәр үз һөнәребезгә тугры, кино төшерә алмасак та, нәрсәләрдер төшереп азаплансак та, без, барыбер, киночы, ә безнең төшерү-төшермәүне ачыклап, акча бүлеп утыручы түрәләребез кино белән 2-3 ел җитәкчелек итә дә, башка өлкәгә күчә. Үкенеч ки, әле Башкортстан киностудиясенең бер генә мөдире дә кинематографист булып пенсиягә китмәде.
"Р.И.Продакшн" студиясе кино төшерүне финанслауның яңа ысулларын эзли. Республикада кино дәүләт җилкәсендә утырырга түгел, үз-үзен акларга тиеш, ә грантлар яшь, өметле иҗатчыларга ярдәм итәргә тиеш дип саныйм", диде Рияз Исхаков.
Яңа проектның әлегә исеме юк, бүген такым рәссамнәр эзли, рәссамнәр арасында Тукай әсәрләренә эскизлар бәйгесе дә игълан ителде. Персонаж эскизларын, рольләргә актерларны барлау белән мәшгуль "Р.И.Продакшн" студиясе.
Алда әлеге киноның үз интернет сәхифәсен эшләтеп җибәрмәкчеләр, монда һәр кеше проектны тудыруда әүзем катнаша алачак, – рольләр, актерлар, эскизлар, декорация өчен тавыш бирү, иң-иңнәрен сайлап алу – барсы да тамашачы тарафыннан эшләнәчәк. Бу – теләгән һәркем көченнән килгәнчә үз өлешен кертә ала торган үзенчәлекле кино булмакчы.