Европа парламенты сессиясендә 4 февраль көнне Кырымдагы вазгыять һәм кырымтатар халкы хокуклары турында резолюция кабул ителде. Русиягә карата санкцияләрнең бетерелү шарты итеп беренче тапкыр Кырымның Украинага кайтарылуы куелды. Моңарчы Көнбатыш Русиянең Мински килешүен үтәвен генә шарт итеп куя иде. Атнакич көнне кабул ителгән резолюция Европа парламенты сәхифәсендә басылган. 472 депутат аны хуплады, 79ы каршы тавыш бирде, 33 депутат битараф калды.
“Европа депутатлары Украина бөтенлеген һәм бәйсезлеген хөрмәт итә. Русия белән араларның яхшыруы һәм чикләүләрне бетерү шартларының берсе – Кырымның Украинага кайтарылуы”, диелгән резолюциядә.
Документның аерым маддәсендә кырымтатарларның хокуклары бозылуы “моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә” дәвам итә, диелгән. Беренче чиратта сүз иреге һәм җыелу хокукы бозыла. Кырымдагы милитаризациянең икътисади һәм социаль тормышка зыяны зур, диелгән резолюциядә.
1 февраль Украина президенты Петр Порошенко Германия канцлеры Ангела Меркель белән очрашты. Ике җитәкче Мински килешүләре үтәлмичә, Русиягә карата санкцияләрне йомшартмаска дип килеште. Мински килешүе Украинаның көньяк-көнчыгышында көч куллануны туктату, коралны чыгару, Украина конституциясенә реформаларны күз алдында тота. Аның Кырым тирәсендәге хәлгә бәйләнеше юк. Аннексиядән бирле беренче тапкыр санкцияләрне бетерү шарты итеп бүген Кырымны кире кайтару аталды.