Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нариман Джелял: "Кырымны азат итү өчен, Путин киткәнне көтү мәҗбүри түгел"


Нариман Джелял, Киев, 2024 елның сентябре
Нариман Джелял, Киев, 2024 елның сентябре

Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары, элекке сәяси тоткын Нариман Джелял өч еллап Русия төрмәсендә утырды, ә 2024 елның 28 июнендә алмаш вакытында азат ителде. Хәзерге вакытта Джелял Европа илләре буйлап гизә һәм Русия аннексияләгән Кырымда башка төрле фикер йөртүчеләрне эзәрлекләүләре, кырымтатарларны кысрыклаулары турында сөйли. Прагада Джелял Азатлык Радиосының Татар-башкорт хезмәте һәм Украин хезмәте сорауларына җавап бирде.

— Нариман, сез хәзер иректә, әмма әле дә Русия төрмәләрендә һәм баскынлыктагы Кырым төрмәләрендә рәшәткә артында утыручы кешеләрне азат итү өчен көрәшәсез. Хәзерге вакытта шундый ничә кеше тоткынлыкта?

Кызганыч, төгәл белешмәләр беркемдә дә юк, чөнки сүз дистәләгән мең кеше турында бара. Страсбургта Украина баш прокуроры офисы якынча 60 яки 66 мең украин ватандашы дигән иде, бу — хәрби әсирләр, югалганнар, сивил әсирләр, сәяси тоткыннар. Кызганыч, берничә мең кешенең генә төгәл язмышын һәм кайдалыгын беләбез, ә калганнарның язмышы билгеле түгел.

Мондый янау алгач, кешеләр берни хәбәр итми

Кырымга килгәндә, хокук яклаучылар якынча 218-220 сәяси тоткын бар дигән уртак фикердә, әмма бу — айсбергның өске өлеше генә, чөнки эзәрлекләүләр күләме күпкә күбрәк.

Мин аларның кайберләрен беләм, алар активистларга, хокук яклаучыларга, матбугатка, украин хакимияте вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә курка, чөнки аларны тотып торучы, тоткарлаучы Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) аларга яный һәм, әгәр сезнең белән булган хәлләрне халыкка таратсагыз, күпкә начаррак булачак, катырак җәза алачаксыз, ди... Мондый янау алгач, кешеләр берни хәбәр итми.

Менә күптән түгел безгә бер тоткарланган ирнең гаиләсе мөрәҗәгать итте. "Аны алмашу өчен нәрсә дә булса эшлә әле", диләр. Әмма аларның бу эшне халыкка чыгарасы, бу ир белән ни булуы, аның хәле ничек булуы турында сөйлисе, аның тарихын яктыртасы килми.

Күптән түгел Киевта хокук яклаучылар белән бәхәс корганда шундый фикергә килгән идек: кешенең тарихын чыгарсаң, халыкара җәмәгатьчелек гел бу кешегә игътибар җәлеп итеп торганга күрә, ул Русия хакимиятләре өчен уңайсызлык тудырып торучы булачак һәм мондый кешенең азат итү исемлекләренә, алмашларга эләгә алу ихтималы да арта. Туганнарына да шулай дип аңлатырга туры килә. Бу — гарантия түгел, әмма шанслар бар.

— Русиядә эзәрлекләнүчеләрне ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Берсе — Русия оппозиционерлары, либераллары. Икенчесе — милли азчылык вәкилләре. Беренчеләрен Көнбатышта, хәтта бөтен дөньяда да беләләр, аларны алмаштыралар, азат итәләр. Ә икенчеләре турында әзрәк беләләр. Аларга кыенрак. Бу хәл сезгә ничек күренә?

— Әйе, шундый вазгыять бар, әмма эшләргә кирәк. Русия либералларын иреккә чыгаруга ярдәм итүче зур дәүләтләр курка. Чеченнар булсынмы, татарлар, башкортлар яки Кавказ халыклары булсынмы, бу илләр аларга үз теләктәшлеген күрсәтсә, үзләрендә дә проблемнар туар дип курка. Аларның да җирләрендә шундый асаба халыклар яши, алар да үз хокукларын якларга тели. Күп кенә Европа дәүләтләре — элекке колониаль дәүләтләр. Шуңа күрә алар бу мәсьәләдән ераклашырга тырыша. Минемчә, моны яхшы уйлап эш итәргә кирәк. Русия либераллары Русияне сакларга тели, ә асаба халыкларның милли хәрәкәтләре Русияне таркатырга тырыша. Бу урында зур бер проблем бар.

— Русия XVIII гасыр ахырында Кырымны үз контроленә алды һәм шуннан бирле кырымтатарлар депортацияләүләргә дучар булды. Кырым оккупациясенең соңгы ун елында да кырымтатарлар ярымутраудан күпләп күчә. Моны "тыныч депортация" дип тә атыйлар. Чынлап та, мондый күренеш бармы?

— Нәкъ тә шулай, сөргенлек дәвам итә. Күп кешеләрне төрмәләргә ябып ерак җирләргә алып китәләр. Ә күп кенә кешеләр Кырымнан башка дәүләтләргә күчеп китә, чөнки алар андагы оккупацион вазгыятькә түзә алмый.

Русия гаскәренә кермәс өчен, мобилизациядән качып, башка җирләргә китәләр. Бу — беренче чиратта ир-егетләр. Алар бу сугышта үләргә дә теләми һәм Украина дәүләтенә каршы сугышырга бер теләге дә юк. Шуңа күрә хәзерге вакытта 20 меңләп, ә кемнәрдер 50 меңләп кырымтатарның Кырымнан китүен әйтә. Кызганыч, чын саннарны без белмибез.

— Хәзерге вакытта нәрсәне Украинаның җиңүе дип санап булыр иде дигән бәхәсләр күп. Кемдер 2022 елның 24 февралендә булган чикләргә кире кайту начар булмас иде, ди. Кемдер: юк, Украинаның көнчыгышын да, Донбассны да, Украинаның көньягын да азат итәргә кирәк, ди, Кырымнан башка гына әле. Кемдер 1991 елгы чикләрне сөйли. Кырымлы буларак, сезнең өчен Украина җиңүе нәрсә булыр иде?

— Төрле украин сәясәтчеләре, иҗтимагый эшлеклеләре һәм безнең президентның сугыш Кырымнан башланды һәм Кырым белән тәмамланырга тиеш тә дигән тезисын тулысынча хуплыйм. Нигәме? Минем өчен эш җирләрдә түгел, гәрчә бу — туган җирем, үзем кырымтатар булсам да һәм Кырым минем өчен аеруча зур әһәмияткә ия булса да. Минем өчен, беренчедән, кешеләр мөһим. Украина җирләренең бер кисәге генә булса да басып алучы юрисдикциясендә калачак икән, анда яшәүчеләр җәфа чигәчәк. Эзәрлекләүләр, кулга алулар, урлап китүләр һәм бүгенге көндә булган башка әйберләр барысы да дәвам итәчәк.

Шуңа күрә безнең нинди дә булса җиребез, әйтик, Кырым ярымутравы, вакытлыча гына булса да, Русиядә калуы белән килешү — безнең ватандашларга карата Русиядә бүген күрсәтелгән канунсызлыклар, җәфалаулар, кыйнаулар белән, аларны төрмәләрдә утыртулары һәм эзәрлекләүләре белән килешү булыр иде.

Моңа риза булу нормаль хәлме? Юк! Җиңү булачакмы бу? Әлбәттә, юк! Әгәр дә ниндидер буш җир турында сүз барса, монысы — башка мәсьәлә. Әмма, беренче чиратта, кешеләр турында уйларга кирәк. Шуңа күрә безнең Конституциядә билгеләнгән чикләрдәге, дәүләтара килешүләр һәм халыкара хокук белән беркетелгән украин җирләрен азат итү — безнең өчен җиңү дип саналырга мөмкин. Безнең кешеләр кеше хокуклары һәм ирекләреннән файдалана алса һәм аларга гамәлләр иреге белән иминлек тәэмин ителсә — менә бу минем өчен җиңү булачак һәм дәүләт өчен дә җиңү булыр дип уйлыйм. Башка вариант юк. Башкаларын "солых" яки башка исем белән атарга мөмкин, әмма "җиңү" дип түгел.

Нариман Джелял, Прагада Азатлык Радиосы офисында
Нариман Джелял, Прагада Азатлык Радиосы офисында

—​ Путин президентлык иткән вакытта Кырымны Украинага кире кайтарып булмаячак дигән фикер бар... Әгәр ул китсә, бу реальрәкме? Ничек уйлыйсыз?

— Моның белән бөтенләй килешмим, берни дә көтәргә кирәкми. Бүген анда — Путин, иртәгә башкасы. Хәтерлисезме, мәрхүм Навальный президент булса да, Кырымны кире кайтарырга җыенмый иде. Шуңа күрә болай яки тегеләй булачак дигән сүзләргә мин бөтенләй игътибар итмәс идем. Эшләргә, көч куярга кирәк. Ә ничек булачагын тарих күрсәтер. Путин булырмы бу, Путин түгелме. Без диктаторларның ничек бирешүен, диктаторларны ничек җаваплылыкка тартуларын беләбез. Һәм илләр, шул исәптән Көнчыгыш Европа илләре дә азатлык алып үз диктаторларына җәза биргән. Шуңа күрә хакимияттә Путинмы, юкмы — моңа игътибар итмим. Чөнки бу шундый күмәк Путин. Эш бер генә затта түгел. Анда тулы бер режим урнашкан. Һәм хәтта Путин вафат булса да, бөтенесе ул инде үлде, әйдәгез бөтенесен кире кайтарыйк дип әйтер, дип уйламыйм. Юк. Путин вафат булса да, Русия әле инерция белән алга таба да ул исән чакта башланганны дәвам итәргә омтылачак. Шуңа күрә бер кешенең язмышы гына — хәтта ул кеше Владимир Путин булса да — бөтен әйберне тамырдан үзгәртәчәк дип хыялланырга кирәкми. Үзгәрешләр булачак, әмма моның өчен вакыт һәм безнең тырышлык кирәк.

—​ Инде 10 ел буе Кырым Русия баскынлыгында. Сезгә андагы кешеләрдән мәгълүмат киләдер, анда кешеләр ничек яши, авырмы аларга, җиңелме?

— Мәгълүматлар бер-берсенә каршы килә. Эзәрлекләүләргә дучар ителгәннәр җиңел акыл беләнрәк яшәүчеләргә бераз мәсхәрәле, бераз ачулы карый. Карагыз, алар бу баскынлыкны бөтенләй сизми бит, диләр. Мин болар белән бөтенләй үк килешмим. Үз күзләрем белән күрдем: бу стресс, нервлар, билгеле бер курку атмосферасында алар үзләренә башка төрле чынбарлык эзли, шул гына. Алар башка тормыш белән яшәргә, минем һәм эзәрлекләүләргә дучар ителгән башка активистлар, журналистларның нәрсә белән шөгыльләнгәнлеген күрмәскә тырыша.

Шуңа күрә социаль челтәрләрдә кешеләрнең нәрсәгәдер шатлануын, ял итүен һәм башкаларны күрергә була. Европада да шул ук хәл. Бер караганда Украинада сугыш бара, ил сугыша, кемдер фронтка китә, әмма без Киевта да, башка шәһәрләрдә дә күңел ачучылар, ял итүчеләр барлыгын, клубларның эшләвен күрәбез. Бу — начар яки яхшы дип әйтмим. Кырымда менә шундый чынбарлык. Кемдер үзенә яки туганына кагылганда гына уйлый башлый. Ә болай беркемгә дә тимим, берни турында да сөйләмим, миңа гына кагылмасын дигән фикердә алар. Бу — алар өчен үзләре белән булырга мөмкин хәлдән качу. Ә ул чынлап та булырга мөмкин.

Шуңа күрә баскынлыкта яшәүчеләрнең теләсә кайсына бу бәла бүген килергә мөмкин. Без моны һәр атна саен күреп тә торабыз. Яңа тоткарлаулар, ниндидер сүз әйтүең, тыңлаган ниндидер җырың өчен, яки киемеңдәге сары-зәңгәр төсләр өчен дә камера каршында гафу үтенүләр... Бу һәр көн саен арта гына бара. Һәм, әлбәттә, кешеләр яшеренергә тели. Кешеләр куркытылган, алар үзләре белән начар әйбер булмасын дип курка. Шуңа күрә еш кына алар начар әйберне күрмәскә тырыша.

—​ Украинада Кырымтатар Мәҗлесе әлегә рәсми рәвештә танылмады. Бу проблемны ничек хәл итәргә? Бу юнәлештә алга китеш бармы?

— Кызганыч, юк. Мәҗлеснең теркәлү турындагы гаризалары хөкүмәттә бер елдан артык ята. Формаль яктан канун яки төгәлрәк әйткәндә, Югары Рада карары белән без вәкиллекле оешма буларак танылган. Юридик зат билгеләрен алу өчен моны техник яктан эшләү — мәсьәлә түгел. Әмма гади оешма, вәкиллекле оешма буларак хөкүмәт әлегә бу карарны кабул итмәде. Ни өчен шулай дигән сорауга төгәл җавап ала алмадык. Бары тик ниндидер субъектив фаразлар гына бар.

Шуңа күрә хәзерге вакытта бу эш катып калды. Безнең хезмәттәшләрдән берсе — Эскендер Бариев — хәтта мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итте. Бу аның шәхси эше. Бу — Кырымтатар халкы Мәҗлесенең күмәк карары түгел иде. Әйткәндәй, теркәлү эшләре белән шөгыльләнү нәкъ менә аңа йөкләнде. Ул шулай эшләргә кирәк дип тапкан. Мәҗлестә бөтен кеше дә моның белән килешми. Бу — бәхәсле эш, әмма дәгъва инде тапшырылган. Шул ук вакытта Мәҗлес җитәкчелеге хөкүмәт башлыгы һәм президент офисы белән сәяси диалогка килеп, мәсьәләне сәяси яктан хәл итәргә тырыша. Ягъни мәхкәмәләрсез генә. Чөнки бу безгә кирәк түгел, без нибары бу мәсьәләләрнең хәл ителүе һәм безнең эшнең алга китешен генә телибез. Кырымтатарларның хокукларын нәтиҗәлерәк якларга, безгә йөкләнгән функцияләрне һәм вәкаләтләрне үтәргә телибез. Кызганыч, әлегә билгесезлек. Бу — минем фикерем. Гамәли киртәләр дә бар. Чөнки дәүләткә аннан соң безгә карата башка төрлерәк мөнәсәбәттә булырга туры киләчәк.

Тик шундый сәяси ягы да бар: Украинада бүген Кырымтатар Мәҗлесенә үз хокукларын яңача, тулы канлы итеп тормышка ашыру мөмкинлеген бөтен кеше дә бирергә әзер түгел. Бөтенесе дә түгел. Теоретик яктан — әйе, әмма гамәли яктан сагаялар әлегә. Шуңа күрә дә, әйдәгез, Кырым азат ителгәнгә кадәр көтик, диләр. Һәм бу мәсьәләне кичектерәләр. Минемчә, бу дөрес әйбер түгел.

Кырымтатар проблемын, аерым алганда безнең милли-территориаль автономиягә омтылышыбызны мин Украина җирләренең бөтенлеге мәсьәләсен хәл итү белән тыгыз бәйләнештә тора дип саныйм. Һәм иң мөһиме — 2014 елда булганнарның кабатланмаячагына гарантияләр.

Чөнки асаба халык буларак кырымтатарларның Кырым җирләренә хокукы — урысларның бу җирләргә тарих белән бәйләп кул сузуларына юл куймый. Чөнки хәзер бар да төп-төгәл булачак, Русия уйлап чыгарган ниндидер Кырым халкы турында сүз бармаячак. Украина бездә танылган асаба халык бар, бу аның туган җире, моны беркем кире какмый, дип мөрәҗәгать итәчәк. Алар үзләренең үзбилгеләнүгә хокукларын бәйсез, бөтен Украина дәүләтендә тормышка ашыра диячәк. Без дә шушының турында сөйлибез. Украина бөтен дәүләт булып калырга тиеш. Без үзебезнең сәяси хокукларыбызны Украина дәүләте эчендә тормышка ашырырга телибез. Кызганыч, Украинада әлегә моны бөтен кеше дә аңлап бетерми. Бу фикерне хуплаучылар да, әлегә моны кабул итәргә әзер булмаучылар яки никтер теләмәүчеләр дә бар.

Сулдан уңга Кырымтатар халкы Мәҗлесе вәкилләре Нариман Джелял, Рефат Чубаров, Ильми Умеров һәм журналист Володимир Притула
Сулдан уңга Кырымтатар халкы Мәҗлесе вәкилләре Нариман Джелял, Рефат Чубаров, Ильми Умеров һәм журналист Володимир Притула

—​ Кырымны Украинага кире кайтару турындагы хыялыгыз хакында сөйләгәндә вакыт чикләүләрен әйтү авыр, әмма, сезнеңчә, бу елларга сузылырмы, дистә елларгамы?

— Еллар мәсьәләсе дип уйлыйм. Мин — бик оптимист кеше. Моны минем белән аралашучылар да искәртә. Әмма шушылай уйлаучы кешеләрне дә очратам. Күптән түгел Ригада "Кырым платформасы" парламент җыенында Латвия парламенты депутатлары белән аралаштым. Вицеспикер "миннән дә Кырымны кире кайтару мөмкин хәлме дип еш сорыйлар", дигән иде. Мин латышларга безнең илебез берничә дистә еллар Совет берлеге баскынлыгында булган дип искә төшерәм, ди ул. Без бит азат булдык, шулай булгач, украин җирләрен азат итү нишләп мөмкин булмасын, ди. Әлбәттә, мөмкин, әмма моның өчен тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә Кырымда минем янга кешеләр килеп "Кайчан, кайчан, кайчан?" дип сораганда, мин: "Юк, бу дөрес сорау түгел. "Бу кайчандыр булсын өчен мин нәрсә эшләр идем?" дип сорау бирегез" дим.

🛑 Азатлык Радиосы сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG