"Хәзинә" милли сәнгать галереясында уздырылган чарада "Сын" номинациясендә Рөстәм Габбасов, "Декоратив сәнгать" номинациясендә Рөстәм Шәмсутов, "Сынлы сәнгать" номинациясендә Александр Петров, "Теория һәм сәнгать, тәнкыйть, сәнгать белеме тарихы" номинациясендә Ольга Улемнова, "Графика" номинациясендә Вера Карасева Татарстан мәдәният министрлыгының быелгы Бакый Урманче премиясен алды.
Тантаналы чара алдыннан Азатлык сорауларын җаваплаган Татарстан мәдәният министрлыгының музейлар бүлеге мөдире Дамир Натфуллин, Бакый Урманче бүләген дәгвалаучылар географиясенең елдан-ел киңәя баруын әйтте.
"Быел әлеге бәйгегә 77 гариза килде. Казакъстаннан, Пермь, Оренбур өлкәләреннән дә мөрәҗәгатьләр булды. Бүгенге көндә бу премия кирәк, ул үз урынында һәм киләчәктә дә булырга тиеш", дип белдерде ул.
Мәдәният министрлыгы вәкиле Татарстанда Бакый Урманчега шәхес буларак игътибар җитәрлекме, дигән сорауны "бу игътибарның җитү-җитмәвен мин әйтә алмыйм. Әмма Бакый Урманче иҗатын күтәрү өчен Татарстан хөкүмәте бик күп нәрсә эшли" дип җаваплады. Шулай да хөкүмәтнең конкрет ниләр башкаруына тукталмады.
Журналистлар Натфуллиннан Урманченың архивы, аның архивының кем кулында булуы белән дә кызыксынды.
"Бакый Урманченың архивлары Казандагы һәм туган авылындагы музейларда урнашкан. Казандагы музейны бик әйбәт дип әйтеп булмый. Ул барыбер эшли, ансы. Бу музей шәхси кулларда. Әмма Бакый Урманченың иң мөһим әсәрләре хөкүмәт тарафыннан сатып алынган инде", дип белдерде ул.
Исемен белгертергә теләмәгән бер журналист сүзләренчә, Бакый Урманченың әсәрләре аның балалары тарафыннан Татарстан хөкүмәтенә сатып алынуы өчен тәкъдим итеп каралган булган, әмма бу тәкъдимгә уңай җавап булмаган. Нәтиҗәдә Урманче рәсемнәренең кайберләре чит илләрдәге шәхси коллекционерларга сатып җибәрелгән.
Мәдәният министрлыгы түрәсе, Бакый Урманченың 400дән артык сәнгать әсәре булуын, ә "Хәзинә" милли сәнгать галереясында иллеләп әсәренең күрсәтелүен әйтте.
Белешмә. Бакый Урманче исемендәге бүләкләр Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан 1998 елдан бирле ике елга бер мәртәбә, милли мәдәният үсешенә өлеш керткән, һөнәри осталык ягыннан югары дәрәҗәдә аерылып торган, үзенчәлекле авторлык стиле булган, теория һәм сәнгать тарихы, әдәби тәнкыйть өлкәсендә графика, скульптура, рәсем һәм сәнгать әсәрләре иҗат иткән өчен бирелә.