25 февральдә күргәзмә ачылышы тантанасында мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова рәссамнарның быелгы иҗат күргәзмәләрендә 150 рәссамның 350 эше катнашуын күрсәтеп китте, инде “Ел рәссамы”н ачыклау күргәзмәсенә 103 рәссамның 200 эше куелуын белдерде.
Җырлы-музыкалы ачылу өлешеннән соң рәссамнар арасында номинацияләр буенча җиңүчеләр игълан ителде. Рәсем (живопись) сәнгатендә Александр Петров исеме аталды. Графикада Рияз Мөхәммәтдиновның алдын баруы әйтелде. Декоратив сәнгатьтә җиңүче дип Светлана Большакова танылды. Быел "яңа исемнәр" номинациясендә берьюлы өч кеше, Ләйсән Вәлиуллина, Данил Әхмәтшин, Валерия Ромашова күрсәтелде. Яшь рәссамнар Ленар Әхмәтов, Юлия Абрамашвили һәм Әлфинур Сәхәповага махсус дипломнар бирелде.
Бүләкләрне Татарстанның һәм Русиянең атказанган хезмәткәрләре Фирдәвес Гыйрфанов, Анатолий Пашин һәм башкалар тапшырды.
Русиянең атказанган рәссамы Юрий Свинин әлеге күргәзмәдә “Сенакос” (Печән өсте) дигән әсәре белән катнашты. Рәссам иҗаты беркадәр бәхәсләр дә тудырды. Чөнки аның әсәрендә нинди мәгънә ярылып ятуын төгәл генә аңлаучылар булмады. Бу рәсемдә Болгардагы Кара Пулат сүрәтләнә шикелле. Ләкин шушы пулатка караганда автор ниндидер үсемлеккә зуррак игътибар бирә сыман.
Болгар пулаты белән бәйле нинди үсемлек бу? Нигә ул пулаттан да зуррак рәвештә ясалган? Шушы сорауларны ачыклау эшенә керешкәч, авторның әлеге күргәзмәдә эшләре куелса да, үзенең биредә булмавын белдек. Кайбер белгечләр пулаттан да зуррак итеп тасвирланучы үсемлекне тузганак, билчән, шайтан таягы дип атады. Кемдер бу – татарник, диде. Татарник инде шул чәнечкеле билчәнне, утап та, йолкып та бетерә торган булмаган үсемлекне аңлата торгандыр, диючеләр дә булды.