Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда инфляция көчәйгән


Бәяләр иң күбе җиләк-җимешләргә һәм яшелчәләргә арткан.

Быелның ноябрендә Татарстанда еллык инфляция көчәеп, 8,83%ка җиткән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә. Бер ай эчендә бәяләр уртача 1,41%ка үскән.

Иң күбе җиләк-җиеш һәм яшелчәләргә бәяләр арткан. Соңгы бер ай эчендә ул — 10,15%ка, 2023 елның декабреннән 14,57%ка үскән.

Азык-төлеккә бәяләр ел дәвамында 10,32%ка күтәрелгән. Шул ук вакытта азык-төлек булмаган товарларның еллык бәясе 4,85%ка үскән диелә.

Хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр исә 12,62%ка арткан. Ел дәвамында тауар бәяләре 7,49%ка күтәрелгән.

2025 елның 1 июленнән Татарстанда торак-коммуналь түләүләре 17,5-22,3 процентка артачагы билгеле булды.

  • Ноябрь ахырында Русиядә айлык инфляция 1,15 процентка җитте — бу 2022 елның апреленнән иң зур күрсәткеч. Аналитиклар фикеренчә, Русиядә инфляция ел ахырына сигез процент тирәсе булырга мөмкин, ә бу исә Үзәк банк фаразларыннан шактый югарырак.
  • Ноябрьнең соңгы көннәрендә Русия валюта базарында яңа рекордлар куелды: доллар 115 сумга кадәр диярлек күтәрелде, евро 120 сумнан сатылды. Хәзер бер доллар 102,9 сум тәшкил итә. Бу бәяләрнең артуына китерәчәк, диде белгечләр.
  • Русия думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков финанс базарындагы вазгыять Русия банкларына каршы чикләүләр кертелүе һәм хәрби чыгымнар белән бәйле, дип белдерде.
  • 21 ноябрьдә АКШ Газпромбанкка һәм тагын берничә дистә кредит оешмасына: "Дом.РФ", БКС Банк, "Центрокредит", "Кремлевский", "Финсервис", "Агророс" банкларына чикләүләр кертте. Санкцияләр исемлегенә Татарстанның "Энергобанк"ы, Чаллының "Акибанк" һәм "Камкомбанк" банклары да керде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG