Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада беренче тапкыр "Татар егете" бәйгесе узды


"Татар егете" җиңүчесе Нәфис Нигамиев
"Татар егете" җиңүчесе Нәфис Нигамиев

11 март Уфаның "Авангард" мәдәният сараенда татар егетләре бәйгесе узды. Чарада биш егет сынау тотты. "Татар егете" исеме Нәфис Нигамиевка бирелде.

Чарада катнашучы биш егетнең дүртесе – югары уку йортларында укучылар. Атап әйткәндә, Башкортстан дәүләт һәм педагогия университеты, авиация-техник һәм медицина университеты студентлары. Бер егет Башкортстан педагогия университеты каршындагы көллият студенты. Егетләр бәйгегә кадәр сайлап алу сынавын узган. Анда алар диктант язып, татар телен никадәр белүләрен күрсәткән һәм спорт күнекмәләре буенча ярышкан. Финал ярышында егетләр дүрт сынау узды. Иң башта алар үзләре белән таныштырды, туган яклары, гаиләләре турында сөйләде. Аннан соң сәнгатьле уку ярышында сүз осталыкларын күрсәтте.

Бәйгедә катнашучы егетләр
Бәйгедә катнашучы егетләр

Уфаның 84нче санлы татар гимназиясен тәмамлап Уфа авиация университетында укучы Вадим Баһаветдинов Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен сөйләде. Тик шигырьнең исемен “Дөнья мине үзгәртте” дип, ә әсәрнең авторы дип Һади Такташны атады һәм сәхнәдәге пәрдәдә Һади Такташның рәсеме күрсәтелде.

Алмас Шакирҗанов бии
Алмас Шакирҗанов бии

Өченче сынауда егетләр зирәклеккә имтихан тотты. Бу ярышта алар бәяләмә әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр. Аларга: “Чын татар егете нинди булырга тиеш? Чын татар кызы нинди булырга тиеш дип исәплисез? Шәһәрдә яшәр идегезме, яки авылдамы? Башка милләт кызына өйләнер идегезме?” дигән сораулар бирделәр. Егетләр эчмәгән, тартмаган, инсафлы татар кызларына өстенлек бирүләрен әйттеләр. Бер генә егет – Башкортстан медицина университетында укучы Алмас Шакирҗанов кына, кызларның милләтенә карамый, йөрәк кушуы буенча өйләнер идем, дип җавап бирде.

Соңгы сынау иҗади бәйге булды. Анда егетләр музыка коралларында уйнау, җырлау, бию осталыкларын күрсәтте.

Чарада катнашучы кунаклар – игезәк туганнар Алмаз һәм Айдар Юнысовлар
Чарада катнашучы кунаклар – игезәк туганнар Алмаз һәм Айдар Юнысовлар

Чара ахырында бәяләмә әгъзалары нәтиҗәләрне белдерде. Һәр биш егет тә төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дип игълан ителде. “Зыялы егет” исеменә медицина университеты студенты Алмас Шакирҗанов, “Замана егете” исеменә авиация-техник университеты студенты Вадим Баһаветдинов, “Зирәк егет” исеменә педагогия университеты талибы Ример Насретдинов, “Иң сәләтле егет” номинациясендә Башкортстан дәүләт университетыннан Азамат Габдуллин, “Иң уңган егет” дип педагогия университеты каршындагы көллият студенты Нәфис Нигамиев лаек булды. “Татар егете” исеме дә Нәфис Нигамиевка бирелде.

Нәфис Нигамиев чыгыш ясый
Нәфис Нигамиев чыгыш ясый

Бәяләмә төркеме рәисе – Казан кунагы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин чарага зур бәя бирде, оештыручыларга рәхмәт әйтте, бәйгене ел да уздырып, традициягә керсен иде дигән өмет белдерде.

Бәйге сәнгать әһелләренең җыр-биюләре белән үрелеп барды. Чараның сценарие буенча, егетләрне Шүрәле ярыштырды.

XS
SM
MD
LG