Франция премьер-министры югары уку йортларында хиҗапны тыярга чакырды. Мануэль Вальс күп кенә французлар исламны республика кыйммәтләре белән туры килми дип санавын әйтте.
Вальс хөкүмәте соңгы атнада һөнәр берлекләре тарафыннан басымга дучар булды. Һөнәр берлекләре хакимиятнең эшчеләр хокукларын чикләүче хезмәт кодексына үзгәрешләр кертергә тырышуына каршы чыга. Алар әлеге кодекс эшмәкәрләр хокукларын киңәйтүгә китерә дип саный.
Британиянең Guardian нәкъ әлеге социаль каршылыклар сәбәпле, Вальс француз җәмгыятен даими бүлгәләүче хиҗап мәсьәләсен китереп чыгарган дип саный.
Libération газетасына биргән зур әңгәмәсендә журналистның югары уку йортларында хиҗап киюне кануни тыю кирәкме дигән соравына, хөкүмәт башлыгы: «Әйе, моны эшләргәр кирәк», дигән җавап кайтара.
Хөкүмәтнең башка вәкилләре премьерның әлеге белдерүенә карата үз фикерен әйтергә ашыкты. Аерым алганда югары белем министры Тьерри Мандон хиҗаптан йөрүне кануни тыю кирәк түгел дип санавын әйтте. Аның сүзләренчә, студентлар хиҗаптан йөрергә тулысынча хокуклы, чөнки француз җәмгыятендә моңа бернинди чикләүләр дә юк. Әлеге фикер белән гомумбелем министры Наджат Валло-Белкасем да килеште. Ул студентларның дин иреклегенә хокуклары барлыгын һәм үзләренә ничек ошый шулай йөри алуларын әйтте. Министр шулай ук Франция университетларында чит ил студентлары күп булуын да ассызыклады.
"Аларга мәдәниятләре кушканча киенүне тыяргамы инде?" дигән сорау куя ул.
Берничә ел элек кайбер сәяси көчләр, шул исәптән элекке президент Николя Саркози югары уку йортларында хиҗаптан йөрүне тыю турында сүзләр кузгаткан иде.