Азатлык "Татарстан - Яңа гасыр" каналында үзгәрешләр баруы, хезмәткәрләрнең вакытлыча мөддәтле килешүләргә күчүе һәм озак еллар буе эшләгән кайбер хезмәткәрләрнең китүе турында хәбәр иткән иде. Яңартылган тапшырулар чыга башлауга багышланган матбугат очрашуында бу хакта сүз куертмасалар да, берничә хәбәрченең эштән китүен таныдылар.
"Балалы хатын-кыз хәбәрчеләр шундый кызу темпта эшли алмауны танып, үзләре китү теләген белдерде", дип аңлатты каналның мәгълүмати тапшырулар мөдире Мәдинә Тимерҗанова. Китүчеләр арасында озак еллар буе эшләгән Альфред Мөхәммәтрәхимов тә бар, аның ни сәбәптән китүгә ачыклык кертелмәде. Ул хәзер башка мәгълүмат чарасы белән хезмәттәшлек итә.
Тимерҗанова сүзләренчә, татар редакциясе нигездә сакланып калган, әмма рус телле хәбәрләрдә эшләүчеләр күбесе кастинг аша үткән, алып баручылар да сынауга килгән 190нан артык кеше арасында сайлап алынган. Матбугат очрашуында әйтелмәсә дә, яңа хезмәткәрләр арасында, KZN каналында эшләгән элекке хәбәрчеләр дә бар.
Телеканал җитәкчелеге шулай ук ике телдәге хәбәрләр тапшыруының Татарстан һәм Русия байраклары төсләрендәге видеобизәлешен, вакыйга барган урындагы хәбәрче белән туры эфирда тоташып алу мөмкинлеген, студиянең заманча бизәлешен дә күрсәтте.
Мәгълүмат чаралары вәкилләрен яңа капка төреп бирелгән "Хәбәрләр" тапшыруының эчтәлеге дә үзгәрерме, гел матур әйберләр турында гына сөйләмәсме?" - дигән сорау да кызыксындырды. "Яңа гасыр" телерадио ширкәте җитәкчесе Илшат Әминов: "Без һәрвакыт тормышның проблемлы яклары турында сөйләдек һәм алга таба да сөйләячәкбез", - диде. Мәдинә Тимерҗанова да бәхәсле темаларда ике тарафка да сүз биреп, профессиональ дәрәҗәдә эшләячәкбез дип ышандырды.
Илшат Әминев телеканалның проблемны сөйләп кенә калмыйча, аны чишү юлларын күрсәтүгә дә игътибар бирүен һәм позитив рухта тапшырулар алып бару концепциясенә тугрылыклы калуын кабатлады.
Тагын бер яңалык - татар һәм рус телле редакцияләрнең берләштерелүе. Русча һәм татарча камил белгән хәбәрчеләр ике тапшыруга да хәбәрләр әзерли алачак икән. Эше артса да, эш хакы артуы көтелми дип әйтелде матбугат очрашуында.
"Татарстан - Яңа гасыр" каналы җитәкчелеге шуның белән бергә әлеге яңарту эшләрен телеканалның 15 еллыгына багышлап үткәрелүе һәм алга таба да тапшырулар тәртибендә зур үзгәреш көтелүен игълан итте, әмма аларның нәрсәдән гыйбарәт булуын әлегә ачыкламады.
"ТНВ-Планета" телеканалын караучы читтәге татарлар "Ак барс" хоккей такымының уеннарын күрсәтүне сорап безгә күпләп хатлар яза", дип сөйләде Әминев. "Әлеге канал күбесенчә татарча сөйләүче һәм татарлар өчен булганга күрә, хоккейны татарча коментар белән чыгара башларга уйлыйбыз", дип яңалык белән уртаклашты.