Татарстанда барлыгы 8 мең тирәсе кеше 13% урынына 15% салым түли. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хөкүмәттә узган брифингта хәбәр итте.
"2023 елда еллык кереме 5 млн сумнан артып китүчеләр саны 8 мең кешене тәшкил итте", диде ул.
Бу халыкның 0,2 процентын гына тәшкил иткән. Хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчелар саны 4 млннан артып китте.
Моннан тыш, быелдан 33 мең татарстанлы банк кертемнәренә яңа салымын түлиячәк. Бүгенгә республикада кереме 1 миллион сумнан артып киткән кертеме булган 200 кеше исәпләнә. Бу салым түләүче 2,4 миллион татарстанлының 1,3 процентын гына тәшкил итә. Әлеге салымны банк кертемнәре нигезендә 150 мең сумнан артык керем алган кешеләр түли. Салым хезмәте аларның 2,9 миллиард сум күчерүен көтә.
2023 елда Татарстанда 29 миллиардер булуы ачыкланды.
2024 елның 9 аенда Татарстан үзендә җыелган салымнарның 771,9 млрд сумын федераль бюджетка күчергән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 41 процентка күбрәк. Татарстанга салымнарның 36 проценты, яки 349 млрд сумы калган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум