Изге саналган китапны татар теленә Мәскәүдәге Библияне тәрҗемә итү институты әйләндергән. Белгечләр тарафыннан 23 ел чамасы эш алып барылган. Тәрҗемәгә Татарстанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты фәнни рецензия язган. Татарча Библия Русия фәннәр академиясенең тел гыйлеме институты тарафыннан чыгарылып, сигез мең тираж белән Минскида басылган. Китапның тышлыгында “Изге язма” дип язылган, 26 майда ул Казанның Сәйдәшев исемендәге концертлар залында тәкъдим ителде. Татарстан митрополиты Феофан да катнашып үз фикерләрен җиткерде.
“Мин Коръәнне русча укыйм, чөнки үзем белән янәшә яшәгән халыкның дине нәрсәгә нигезләнүен беләсем килә. Нигә әле кешеләр, башка диндә булуга карамастан, мәңгелек китап белән танышмаска тиеш?”, диде митрополит изге саналучы китапны татарчага тәрҗемә итүне хуплап.
Бүген Библиянең алты милләт телендә тәрҗемәсе барлыгы билгеле: рус, чуаш, тыва, чечен һәм удмурт телләре. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре яңа китапка фәнни рецензия язган. Барлыгы 1400ләп битле басманың алдагы битенә татар бизәкләрен рәссам, быелгы Тукай бүләге иясе Нәҗип Нәккаш төшергәне дә мәгълүм.
Басма әдәби телдә башкарылган. Библияне тәрҗемә итү институты вәкиле Наталья Манзиенко сүзләренчә, алар тәрҗемәне татар теленең асылына төшенеп, гореф-гадәтләрен истә тотып башкарырга тырышкан. Мисал өчен, китапта Авраам түгел, ә Ибраһим, Моисей түгел, ә Муса дип язылган. Татарчага тәрҗемә кылуның максаты – татар телле христианнарны Библия белән үз телләрендә таныштыру икән.
Библиянең бер өлешен тәрҗемә иткән Фәнүзә Гыймаева фикеренчә, бу эш бик кирәк, аның мөһимлеге - телне саклап калуда.
“Күп кеше татарча укымый. Моның дини китап буларак та, телне саклауда да әһәмияте зур булыр дип ышанып калабыз. Ул әдәби әсәр генә түгел, ул кешегә котылу бирә. Бу чын тормыш китабы”, ди Фәнүзә ханым. Ул русча белмәүчеләрнең дә Библияне татарча укый алуын уңай күренеш дип саный.
Татар телендәге Библияне тәкъдим итү чарасында катнашкан исемен әйтергә теләмәгән ислам дине вәкиле сүзләренчә, дини китап борынгыдан килгән телдә язылган булырга тиеш. Башка телгә күчерсәң, диннең рәте югала, диде әңгәмәдәшебез.
Библиянең татарча басмасын китапханәләрдә һәм чиркәүләрдә табарга мөмкин икән.