Accessibility links

Кайнар хәбәр

2024 елны мөселманнар ничек уздырды: хиҗапны тыярга омтылу, мөфтиләргә кисәтү, мөслимәләрне сак астына алу


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2024 елда да мөфтиләр Украина сугышын хуплавын дәвам итте һәм һәрдаим Русия хакимиятен яклап килде. Әйтик, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин зур делегация белән Русия баскынлыгындагы Украина җирләренә сәфәрен ешайтты. Русия Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин аннексияләнгән Кырымга барды. Моңа карап хакимиятнең мөселманнарга да, мөфтиләргә дә мөнәсәбәте үзгәрмәде, киресенчә, аларның хокукы тагын да кысылганнан кысылды. Аерым алганда, аерым төбәкләрдә никабтан йөрү тыелды, хиҗапны тыю турында фикер алышу башланды, ә күпхатынлылык фәтвасы өчен мөфтиләргә прокуратурадан кисәтүләр ясалды. Беренче тапкыр Татарстанда мөслимәләр террорчы оешмада торуда гаепләнеп кулга алынды. Соңгы елларда барган мәчетләргә ОМОН белән рейдлар үткәрү дәвам итте. Азатлык Радиосы 2024 елда дини тормышта истә калган төп вакыйгаларны барлады.

Беренче тапкыр мөслимәләр тоткарланды

Быел Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән дүрт мөслимә кулга алынды. Моңа кадәр Русиядә тыелган бу оешмага бәйле хатын-кызларны тоткарлау күзәтелмәде.

18 сентябрьдә автоматлар тоткан ФСБ хезмәткәрләре шәхси йорт ишеген каерып ачып, мөслимәләр яшәгән өй эченә бәреп керә. Аларны "террорчы оешма эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашуда" (Җинаять кодексының 205.5 маддәсе) шикләнәләр.

ФСБ 39 яшьлек Ләйсән Садыйкованы "Хизб-ут Тәхрир" оешмасының әгъзасы булган дип саный. 38 яшьлек Рания Вәисова террорчы оешмада җитәкчеләрнең берсе булуда шикләнелә. 37 яшьлек өч бала анасы Алсинә Хәйруллина һәм 25 яшьлек ике бала анасы Албина Вәлиәхмәтова "Хизб-ут Тәхрир" оешмасында торуда гаепләнә.

Моңа кадәр Татарстанда өч кешене экстремистлык оешмасы оештыруда гаепләп кулга алдылар. Алар Саба һәм Теләче районнарында "Әт-Тәкфир Вәл-Хиҗра" халыкара дини берләшмәсенең бүлеген оештырган, диелде.

Мөселман адвокатларына басым көчәйде

Русиядә мөселманнарны яклаучы адвокатларга карата басым көчәйде. 21 майда танылган татар-мөселман адвокаты Марат Ашимов хәрәмләшүдә шикләнелеп сак астына алынды.

Тикшерү Марат Ашимов финанс пирамидасы оештыруда гаепле дип табылган А. Астаповны яклар өчен хәрәмләшү юлына баскан дип саный. Ул аны шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгару белән бәйле бер мәсьәләне канунсыз хәл иткән өчен 200 мең сум акча алмакчы булуда шикләнелде.

Ашимов башта өй сагында тотылды, аннары Тикшерү изоляторына җибәрелде. 26 сентябрьдә ул Тикшерү изоляторыннан чыгарылды. Шул ук вакытта җинаять эше әле ябылмаган. Ашимов әлегә адвокат булып эшләүдән мәхрүм. Ул үзе куәт оешмалары аның хокук яклау эшчәнлеге өчен үч ала, дип саный.

Ашимов мөселманнарны яклау белән танылган адвокат. Аның исеме татар җәмәгатьчелеге арасында 2014-2015 еллардан башлап ишетелә башлады. Ул беренчеләрдән булып Мордовия мәктәпләрендә татар балаларына яулык киеп йөрүне яклаган юрист. Дини китапларны тыюга каршы көрәште, төрмәдә мөселманнарның хокукы кысрыклануы турында даими хәбәр итте.

Быел аннексияләнгән Кырымда ике кырымтатар адвокатлары Лиля Гемеджи һәм Рустем Кямилев адвокат статусларын югалтты.

Басымга дучар булган әлеге адвокатлар мөселман тоткыннарының хокукын яклады. Быел Русия төрмәләрендә мөселманнарның баш күтәрүләре булды. Алар ике тапкыр тотык алып Җәзаларны үтәү федераль хезмәте вәкилләренә һөҗүм итте.

Русия мөселманнары дини җыелышы рәисе Әлбир Крганов сүзләренчә, Русия төрмәләрендә утыручыларның 15 проценты — мөселманнар. Сүз 31 мең тоткын турында бара.
Мөселманнарның төрмәләрдә хокуклары кысрыклану турында даими сөйләнеп киленә.

Ел башында, үлеменә бер ай кала, Алексей Навальный төрмәдә мөселманнар хокукларын яклап Югары мәхкәмәдә чыгыш ясады. Ул төрмә системы мөселманнардан үзенә яңа дошман ясады дигән иде.

Мөфтиләргә — прокурордан кисәтү

2024 ел ахырында Русиядә күпхатынлылык мәсьәләсе шау-шу тудырды. Эш шунда, 19 декабрьдә Русия Диния нәзарәте голамәләр шурасы күпхатынлылыкны, ягъни дүрт хатын алырга рөхсәт итте.

Русиянең гамәлдәге кануннары бары тик ЗАГС оешмаларында рәсмиләштерелгән һәм таныклык белән расланган никахларны гына таный. Шул ук вакытта дини мөселман никахын дәүләт танымый, шуңа күрә аның "юридик нәтиҗәләре" булмаячак, диелгән иде фәтвәдә. Әмма бу фикер тәнкыйтькә тотылды.

23 декабрьдә Русия баш прокуратурасының Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдингә күпхатынлылыкны рөхсәт итүче фәтвә өчен кисәтү тапшыруы билгеле булды. Әлеге фәтвә Русиянең гамәлдәге кануннарына каршы килә, дип искәртелде. Шуннан соң мөфтиятнең голамәләр шурасы күпхатынлылыкны рөхсәт итүче фәтвәне гамәлдән чыгарды.
Сарански мөфтие Мөкатдәс Бибарсов моны Русиядә мөселманнарның эчке дини эшләренә һөҗүм ясау белән тиңләде.

Нәтиҗәдә, Равил Гайнетдин генә түгел, аның урынбасары Дамир Мөхетдинов, Түбән Новгород өлкәсе мөфтияте рәисе Мөнир Беюсов, Свердлау өлкәсе мөфтияте рәисе Артур Мөхетдинов "күпхатынлылык"ны яклаган өчен прокуратурадан кисәтү алды.

Равил Гайнетдингә һәм ул җитәкләгән мөфтияткә аңарчы да басым булды. Мөфти сайлавы алдыннан сентябрьдә Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев Русия Мөфтиләр шурасын һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәтен тыярга чакырды. Ул шундый тәкъдим белән Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать итте.

Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли. Сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов динчеләр арасында илдә 1937 ел җилләре исә башлавы турында әйтүчеләр дә бар диде.

Мансур Җәләлетдинов вазифасыннан алынды

1995 елдан, ягъни 29 ел дәвамында "Мәрҗани" мәчетендә имамлык иткән 64 яшьлек Мансур Җәләлетдинов үз вазифасыннан алынды.

Татарстан медиасы бу карар артында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов торуы ихтимал, дип язды.

Мансур Җәләлетдиновны эштән алу карары 29 августта Рөстәм Миңнеханов һәм Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә делегациянең "Мәрҗәни" мәчетен төзекләндерүдән соң карарга килгәннән соң туган булуы ихтимал, җитәкчелек гыйбадәтханәдә башкарылган эштән канәгать калмаган, диелде. Бу очрашуда Рөстәм Миңнеханов Җәләлетдиновка карата "алыштыргысыз кешеләр юк" дип шелтә дә белдергән, янәсе.

Шуннан соң Мансур Җәләлетдинов Татарстан мөфтие урынбасары итеп билгеләнде. УлУкраина сугышында катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен җавап бирә.

Ул Татарстанда беренчеләрдән булып Рамазан чатыры коручылардан булды. Мәчет тирәсендә хәләл кафелар, мөселман кием-салым кибетләре ачты. 2000 елда Казанда беренче мөселман зираты ясады. Еш кына ул төрле мәсьәләләрдә, аеруча Казандагы мөселман зираты тирәсендә түрәләр белән низагъка да керде, хәбәрсез югалган имам Сөләйман Зариповны эзләү штабы, махсус фонд оештырды.


Никаб тыелды, чират — хиҗапка?

Никаб киюне тыю турында бәхәсләр Русиядә быел яз көчәйде. Моны май аенда Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев тәкъдим итте. Имеш йөзне тулысынча ябып тора торган никаблар кию илдә экстремизм куркынычын арттыра. Соңрак Дума депутаты Бийсултан Хәмзәев тә Русиядә никаб белән пәрәнҗә киюгә каршы чыкты.

Моның белән генә тукталмады. Июнь азагында Дагыстан башлыгы Сергей Меликов никаб киюгә каршы чыгыш ясады һәм мондый кием "ирләргә шушы яулыклар астында качарга, ә хатын-кызларга бу киң озын халатлар астында тыелган әйберләр йөртергә мөмкинлек бирә", диде.

Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин да шундыйрак фикерләр яңгыратты. Ул 23 июньдә Дагыстанда булган вакыйгаларны телгә алып, "ашыгыч рәвештә" никаб киюне тыярга тәкъдим итте. Әлеге тәкъдимне тормышка ашыруны мөселманнар яшәгән республикадан башларга булдылар.

3 июльдә Дагыстан мөфтиятенең Фәтвалар бүлеге никабны вакытлыча тыю турында фәтва чыгарды. 4 июльдә Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин да Дагыстан мөфтиенең никабны тыю карарын яклап чыкты.

Никабтан йөрүне күпчелек мөфтиләр хуплады, Татарстан белән Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Диния нәзарәте каршы чыкты.

Ләкин моның Русиядә канун буларак кабул ителүгә нигез икәне күпләргә аңлашыла, чөнки Русия думасында никаб киюне тыю турында канун өлгесе әзерләүләре билгеле булды.

Никаб — мөселман хатын-кызларының баш киеме, ул күзләрне генә ачык калдырып, йөзне тулысынча каплый.


Соңрак чират хиҗапка да җитте. Владимир өлкәсендә мәктәптә хиҗаптан йөрү тыелды. Бу Русиядәге беренче шундый чикләү керткән төбәк булды.

Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге мәктәпләрдә хиҗаптан йөрүне тыюга каршы чыкты. Алар дәүләт оешмаларыннан Владимир өлкәсенең Мәгариф министрлыгы кабул иткән карарга хокукый бәя бирүне сорады. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да хиҗапны тыюга каршы фикер белдерде.

Рейдлар

Быел мәчетләргә карата басым дәвам итте. 2023 елда Мәскәү өлкәсендәге гыйбадәтхарәләргә куәт оешмалары хезмәткәрләре рейд уздырса, быел ул Русиянең башка шәһәрләрендә дә күзәтелде.

Июньдә Әстерхандагы мәчеттә куәт оешмасы вәкилләре рейд үткәрде. Тикшерү мигрантларга бәйле диелде. Быел мартта "Крокус Сити Холлда" терактыннан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды.

Гаепләнелүчеләрнең күбесе Таҗикстан ватандашлары. Мәчетләрне тикшерү өчен бу бер сәбәп булды.

Ноябрьдә Хабаровскиның гыйбадәт йортында ОМОН җомга намазын өзде. "Бу юлы татарларны, башкортларны һәм башка милләт вәкилләрен мәкерле мыскыллауларга дучар итеп, тезләнергә мәҗбүр иттеләр", дип сөйләде имам.
Декабрьдә Казанның Алтан бистәсендәге мәчеттә куәт оешмасы вәкилләре тикшерде. Анда "Сөенеч" дип аталган мөселман балалар мәгариф оешмасының рөхсәтсез эшләве ачыкланган. Әлеге мәхәлләгә карата административ эш кузгатылган, диелде хәбәрдә. Бу мәчет имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшинның өченче тапкыр дини мәктәбе ябылуы, дип тә искәртелде.

Мәчетләргә һөҗүмнәр

16 апрель көнне Яңа Мәскәүдә бульдозер "Әбү Бәкер" мәчетен җимерде. Мәчеткә каршы көрәш өч ел дәвам иткән.

Бу вакыт эчендә шәһәр хакимиятенә һәм тикшерү комитетына күпсанлы шикаятьләр килгән. Дин йортына каршы булучылар мәчеткә килүчеләр бу районда җинаятьчелек дәрәҗәсен арттыра, шуңа ата-аналар балаларын мәктәпкә ялгыз җибәрә алмый дип зарланган.

Февральдә Русия тикшерү комитеты Мәскәүдә мөселман гыйбадәт йортына каршы җинаять эше ачарга җыенган иде. Анда балалар бакчасы янында "канунсыз дини оешма эшләве" һәм һәрдаим мигрантлар җыелуы әйтелгән.
Быел 13 июльдә Мәскәүдәге Тарихи мәчет ишек төбенә дуңгыз башы атканнар иде. Соңрак — октябрь башында Мәскәүдәге мәчетләргә, шул исәптән Тарихи мәчеткә вандаллар һөҗүм итте. Мәчет коймалары диварына алар "Русия православлар өчен" ("Россия для православных") дип язып калдырган һәм ахырдан "1488" санын күрсәткән иде. 14/88 — неонацилар һәм ак милләтчеләр шигаре.

Декабрьдә Мәскәүдәге Тарихи мәчет бер елга төзекләндерү эшләренә ябылды.

Казанда Җәмигъ мәчете онытылды, Уфада — дүрт елга кичектерелде

2024 ел дәвамында Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше темасы көн тәртибеннән төшеп калды. Ул төзелә башлаганмы, юкмы — бу хакта хәбәрләр ишетелмәде. 2022 елның 20 маенда Казанның "Кырлай" паркында Татарстан президенты катнашында тантаналы төстә Җәмигъ мәчеткә нигез ташы салынган иде. Cоңрак мәчетнең эскизын ясау бәйгесендә ике җиңүче билгеләнде. Берсе — архитектор Айвар Саттаров, икенчесе — Ginzburg Architects бюросы. Соңрак Җәмигъ мәчетнең урыны Бишбалта бистәсенә күчерелде, халыкның фикере исәпкә алынмады, конкурста җиңгән проектлар да онытылды.

Казан мэры Илсур Метшин Җәмигъ мәчет төзелеше урынын шәһәр үзәгеннән читкә күчерүне бу урында җир асты сулары булуы һәм җәмәгатьчелекнең ризасызлыгы белән аңлатты. Уфада "Әр-Рәхим" мәчетен 4 елда төзеп бетерергә телиләр, диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. 2007 елда төзелә башлаган гыйбадәт йортында күп еллар эшләр алып барылмады. Ике ел элек Хәбиров моңа акча юк диде. Бу юлы ул берничә миллиард сум табарга кирәклеген әйтте.

Оренбур шәһәрендә исә Җәмигъ мәчете халык белән килештерелгәннән соң гына төзеләчәк дип белдерде җирле хакимият вәкиле.

Шул ук вакытта быел Казанда заманында юкка чыга язган Ак мәчет төзекләндерелде. Казанның Иске Таш мәчетендә дә төзекләндерү эшләре тәмамланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG