Татарстанда 1100 мәгълүмат һәм матбугат чарасы бар. 2016 елның беренче өч аенда Роскомнадзор тагын алты яңа мәгълүмат чарасын теркәгән. Оппозиция активистлары исә үз басмаларын инде бер елдан артык терки алмый.
ПАРНАС фиркасе әгъзалары һәм активистлар Илья Новиков, Марсель Шәмсетдинов һәм Борис Фанюк биргән документларны Роскомнадзор оешмасы дүрт тапкыр кире каккан. Оппозиционерлар аны мәхкәмәгә бирде. Вахитов район мәхкәмәсенең карары Шәмсетдиновлар файдасына булды.
“Үзебезнең мәгълүмат чарасы безгә сәяси көрәш өчен кирәк”, диде Азатлыкка Борис Фанюк. “Басмабызны теркәп, дәүләт органнарына безне кызыксындырган сорауларны юллый алачакбыз, алар безгә җиде көндә җавап бирергә тиеш була.” (Мәгълүмат чарасы мөрәҗәгать иткәндә рәсми даирәләр 7 көндә, ватандашлар мөрәҗәгать иткәндә 30 көн эчендә җавап бирергә тиеш – ред.)
“Народ. Власть. Контроль” басмасын оппозиция вәкилләре 2015 елның маеннан бирле теркәргә тырыша. Беренче тапкыр Роскомнадзор мәгълүмат чарасының таралу даирәсе дөрес күрсәтелмәгән дип документларын кире җибәрә. (“Русия, чит илләр” дип язылыр урынга “Русия” дип кенә язылган була, ә интернет-басма булгач, бу хата булып санала).
Икенче тапкыр күзәтү оешмасы басманы гамәлгә куючыларның һәркайсысы 10 мең сум күләмендәге дәүләт пошлинасын бертигез дәрәҗәдә түләргә тиеш дип кире борып җибәрә.
Өченче тапкыр исә “документларыгызда редакция телефоны күрсәтелмәгән” дигән шелтә белән теркәүдән баш тарталар.
Фанюк, Новиков һәм Шәмсетдинов бөтен хаталарны төзәтеп, документларын яңадан җыеп бирә, әмма 2015 елның декабрендә Роскомнадзордан яңа җавап килә: бу юлы оешма теркәләсе басманы гамәлгә куючы шәхесләрнең балигъ яшькә җиткән Русия ватандашлары булганнарын, төрмәдә утырмаганнарын, акылга зәгыйфь түгеллекләрен исбатларга таләп итә.
Мондый җаваптан соң оппозиционерлар Роскомнадзорны мәхкәмәгә бирә. Эшне Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карый.
Хаким Илья Сычев “Роскомнадзор мәгълүмат чарасын теркәүдә авырлыклар тудырган, әмма шулай да мин аны яңа басманы теркәргә мәҗбүр итә алмыйм” дигән карар чыгара. Роскомнадзор үз чиратында үзенең гаебен танырга теләмичә, Татарстанның Югары мәхкәмәсенә апелляциягә бирә.
Адвокат Илдар Кыямов илдәге бюрократик систем нинди дә булса активлык күрсәтә торган кешеләргә әнә шул рәвешле аяк чала дип сөйли.
“Басманы теркәмәс өчен әллә нинди сылтаулар уйлап табалар. Үзенә каршы үтемле көрәш алып бара ала торган кешеләрне шул рәвешле буйсындырырга тырышалар”, ди ул. Югары мәхкәмәдә матбугат чарасының эше кайчан каралачагы әлегә билгесез.
2016 елның беренче кварталында Роскомнадзор Татарстанда алты яңа мәгълүмат чарасын теркәгән, реестрга 31 мәгълүмат һәм матбугат чарасы кертелгән. 2015 елда 71 мәгълүмат чарасы теркәлгән булган, әмма 140гы ябылган. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 43% күбрәк.
2015 елда мәгълүмат чараларының ябулуын февраль аенда “Татмедиа” агентлыгы башлыгы Айрат Зарипов икътисади авырлыклар, рекламаның кимүе, нәшер итүнең кыйбатлануы белән аңлаткан иде.