Самар шәһәрендә "Түбәтәй" кафесын Альбина Шәмсетдинова ача. Бу Казандагы челтәрнең франшизасы булачак. Моның турында Азатлыкка Альбина ханым үзе сөйләде:
"Безгә "Түбәтәй"нең максатлары бик якын: халыкка чиста һәм хәләл ризык ашату, татар ризыкларын бөтен дөньяга таныту, тарату. Һамбургерларның нәрсә икәнен барысы да белә бит, ә бәлеш, кыстыбыйларыбызны да таныту кирәк. Яшьләргә дә тәрбия эшен башкару нияте бар. Төрле чара-акцияләр аша үзебезнең милли ашларыбызга, мәдәниятебезгә мәхәббәт тудырырга телибез", диде ул.
Самарда татар фастфуд кафесын ачыр алдыннан зур маркетинг күзәтүе ясалды. "Халыкка яңа төрле ризыклар, яңа күренешләр кирәк. Тәмле, хәләл ризыкка да ихтыяҗ бар" дип белдерде Альбина Шәмсетдинова. Аның сүзләренчә, кафе 24 декабрь көнне Аврорамолл сәүдә үзәгенең фудкортында ачылачак.
"Түбәтәй" вәкиле Азат Нәҗметдинов хәбәр иткәнчә, декабрь аенда челтәрнең Төмәндәге кафесы да ачылачак. Ул да франшиза нигезендә эшләячәк.
"Түбәтәй" милли фастфуд ризыгы челтәре Казанда узган елның җәендә ачылган иде. Тәкъдим ителгән меню татар милли ризыкларыннан гыйбарәт һәм тулысынча хәләл. Казанда һәм Түбән Камада унга якын сату урыны бар. Бу елның җәендә Мәскәүдә дә франшиза кибете ачылган иде. Якын арада Казанда кафе форматының да ачылышы көтелә.