Казанда татар уенчыклары, китап-әсбаплар белән шөгыльләнгән яңа йөзләр күренә бара. Интернет сәхифәләрендә "Уен" дип аталган оешма балалар өчен татар шакмакларын тәкъдим итә, башка кызыклы проектлар өстендә дә эш алып барыла. Азатлык бу эшне башкаручыларның берсе, "Уен" җитәкчесе урынбасары Диләрә Казанцева белән аралашты.
Диләрә Казан университетының хисаплау математикасы hәм кибернетика факультетын тәмамлаган. "Уен" оешмасында соңгы берничә ай татар уенчыкларын ясау белән шөгыльләнә.
– Диләрә, сез нинди төрдәге уенчыклар чыгарасыз? Алар турында сөйләп китегезче?
– Иң беренче булып, без әлифба хәрефләре белән шакмаклар чыгардык. Безнең өчен сыйфатлы уенчыклар ясау бик мөhим иде. Дизайнга аеруча игътибар бирелде. Һәм шакмакларны, югары бәясенә карамастан, яхшы сыйфатлы материалдан ясаттырдык.
Хәзерге вакытта татар телендә "сөйли торган" Шаян Әлифба интерактив плакатын булдыру эшләре бара. Ул нәни балаларга уен шәкелендә мөстәкыйль рәвештә татар хәрефләрен, сүзләрен, саннарын, төсләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Плакатта кыска кызыклы шигырьләр hәм, әлбәттә, “Туган тел” җыры белән төймәләр дә урнаштырылган.
Татар телендә уенчыкларның булмавына халык инде ияләшкән hәм эзләргә тырышмый да. Кешеләрдә ихтыяҗ тудыру өчен мәгълүматны җиткерергә кирәк
Шул плакатны чыгарган арада уенның мобиль җиhазлар өчен кушымта вариантын эшләп чыгардык. Аны без Play Маркет-та урнаштырдык, теләгән кеше инде хәзер йөкли һәм уйный ала.
Шулай ук хәзер татар телендә хисаплау hәм йорт хайваннары плакатларын да әзерлибез.
– Теләгән кеше бу продуктларны ничек сатып ала?
Моның өчен без сайт булдырдык. Һәр теләгән кеше анда уенчыкларыбызны карый hәм заказ бирә ала.
– Эшне әле башлап җибәрдегез. Кызыксыну зурмы? Заказлар күпме?
– Әлегә заказлар күп түгел. Татар телендә уенчыкларның булмавына халык инде ияләшкән hәм эзләргә тырышмый да. Шул ук вакытта, продукциябезне алучылар кабаттан килеп сорый. Кешеләрдә ихтыяҗ тудыру өчен мәгълүмат җиткерергә кирәк.
Кызганычка каршы, матди мөмкинлекләребез чикләнгән. Шуны да искәртим, әлеге проект хосусый акчалар хисабына тормышка ашырыла. Шуңа күрә социаль челтәрдә актив эшлибез.
– Сезнеңчә, татар телендә продукция сату эшен табышлы итеп буламы? Әллә инде бу эшне бары тик милләт өчен генә башкарыргамы?
– Бүгенге көндә татар уенчыкларын чыгару белән шөгыльләнеп, табыш алу катлаулы. Күбрәк татар телен саклап калу эшендә катнашуыбыз шатландыра.
Хөкүмәт тарафыннан ярдәм булса, туган телебездә уеннар тагын да күбрәк булыр иде
Идея-фикерләр бик күп, әлбәттә. Әмма бөтен нәрсәдән дә табыш алып булмый. Республикабыз хөкүмәте тарафыннан ярдәм булса, туган телебездә уеннар тагын да күбрәк булыр иде.
– Ә сез үзегез бу өлкәгә ничек кереп киттегез, нәрсә этәргеч булды?
– Проектыбызның рухландыручысы бар, шул ул вакытта ул финанс ягыннан тәэмин итүче дә. Көннәрнең берсендә татар телендә тавышлы уенчыкларны сатып алырга теләсәк дә, аларның юклыгына тап булдык. Тавышлы, электрон уенчыклар – татарча боларның берсе дә юк. Шул мәсьәләне хәл итү нияте белән Казанда бер төркем фикердәшләрдән торган оешма барлыкка килде дә.
– Сезнеңчә, бүгенге көндә татар теле үсеше өчен нәрсәләр кирәк? Нәрсә җитми?
– Туган телгә кызыксыну яраткан мультфильмнар, кызыклы hәм матур уенчыклар, театраль сәхнәләштерүләр, сәләтле мөгаллимнәр аша килә ул. Шуңа боларны булдыру мөһим.