Азатлык ике тараф белән дә – Русия мөселманнары диния нәзарәте белән дә, Русия мөселманнары диния мәҗлесе белән дә элемтәгә керде һәм икесенең дә проектлары, Мәскәү хакимиятләреннән алган җаваплары турында сорады.
"Русия мөселманнары диния мәҗлесе" дип аталган яңа гына оешкан мөфтият башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов Мәскәү хакимиятләре алдында Мәскәү мөселманнары исеменнән инде күптәннән мәчет өчен җир бирү мәсьәләсен куеп киләбез дип белдерде.
"Мәскәүдә, чыннан да, мәчетләр җитми. Хәзерге вакытта мөфтият урнашкан бинада гыйбадәт кылу залында намазлар укыйбыз, татарча вәгазь сөйлибез. Бәйрәмнәр вакытында Сокольники районында чаралар уздырабыз" дип сөйләде Әлбир хәзрәт.
Аның әйтүенә караганда, сүз Яңа Мәскәү төзелеш планында Коммунарка авылында җир бүлеп бирү турында бара. Шулай ук матбугатта Бутово районында җир булырга мөмкин дигән хәбәрләрне дә укыдым ди ул.
Крганов Мәскәү хакимиятләрен үгетләгәндә инде әзер проектны тәкъдим итә һәм зур инвесторлар белән килешеп куйганлыгын да белдерә: "Ул мәчет кенә түгел, мәдәни-агарту үзәге булачак, мең кеше сыйдырышлы мәчеттән тыш, бөтен Мәскәү халкы килеп карарлык китапханә, мәдәни үзәк буларак та күз алдына баса ул. Инде проект һәм зур инвесторларыбыз да бар".
Әлбир хәзрәт мәчет төзелешенә акча бирергә әзер торган инвесторның исемен әйтүдән әлегә баш тарта. Аның сүзләренә караганда, әлегә Мәскәү хакимиятләреннән җавап юк, чөнки ул Мәскәүнең гомум планы кысаларында карала, ә план әле ахыргача эшләнеп бетмәгән.
Русия мөфтиләр шурасы тәҗрибәле оешма булуына басым ясый
Русия мөфтиләр шурасы һәм Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов та, Азатлык соравына җавап биргәндә, яңа мәчет өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсе Яңа Мәскәүнең төзелеш планына бәйле дип әйтте.
"Чыннан да, Мәскәү мөселманнарына эшләп килгән 4 мәчет җитми һәм Мәскәү хакимиятләре яңа гыйбадәт йортлары җитмәвен һәм аларны төзү кирәклеген аңлый. Без башкала хакимиятләре белән гел элемтәдә торабыз һәм соңгы 20 елдан артык вакытта безнең хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре оешты. Диния нәзарәте башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдин Мәскәүдә инде 1987 елдан бирле эшли".
Рушан хәзрәт Әббәсов әйткәнчә, 10 мең кешелек Мәскәү Җәмигъ мәчете дә җомга намазларында бар теләгән кешене сыйдыра алмый, аның тышында тагын 2-3 мең кеше намазлыкларын җиргә җәеп укый.
"Яңа Мәскәүнең төзелеш планында яңа мәчет өчен ике урын тәкъдим ителә. Хәзер бу җирне кайсы мәхәлләгә бирү мәсьәләсе килеп баса һәм мин аны Русия мөфтиләр шурасы, Русия мөселманнары диния нәзарәтен вәкиллек итүче безнең мөселман җәмәгатьчелегенә бирерләр дип ышанам.
Совет Берлеге җимерелгәннән соң безнең оешма Зур татар урамындагы Тарихи мәчетне кайтара алды, аны төзекләндерде, Мәскәү хакимиятләре белән бергә без Тәүбә тавындагы мәчетне эшләтеп җибәрдек. Безнең тагын бер гыйбадәт йортыбыз – Отрадное бистәсендәге "Ярдәм" мәчете. Ул бер хәйрияче акчасына салынды. Һәм инде без тормышка ашырган тагын бер зур проект – Мәскәү җәмигъ мәчете.
Ул сыйдырышлыгы ягыннан Европада иң зур мәчетләнең берсе булды, мөгәен. Аның ачылышында Русия, Төркия президентлары, Фәләстин автономиясе башлыгы булды. Яңа мәчет салу эшен тәҗрибәле, яшәү сәләтен күрсәткән, зур проектларны тормышка ашырып тынылган оешмага тапшырырга кирәк минемчә", диде Рушан хәзрәт.
Русия мөселманнары диния нәзарәте дә, Кргановның яңа мөфтияте кебек үк, мәчет кенә түгел, ислам диненә бәйле зур комплекс тәкъдим итә. "Анда, гыйбадәт кылудан тыш, яшьләр клубларын эшләтеп җибәрү, аларга җыелыр өчен конференц-зал, белем алу өчен урын булдыру уйланыла. Мәчет артык зур булмаса да, 2-3 мең кеше сыйдырачак, дип күз алдына китерәбез" диде Рушан хәзрәт.
Аның сүзләренчә, әлегә Русия мөселманнары диния нәзарәтенең әзер проекты юк, чөнки аны архитекторлар биргән урынга яраклаштырып ясарга кирәк.
Элек бүленгән җирдә мәчет төзелмәде
Элегрәк Мәскәүнең Текстильщики районында яңа мәчет салу өчен җир бүленгән иде. 2010 елда җирле халык оешкан төстә имзалар җыеп, оешма төзеп, махсус чаралар уздырып, мәчет төзү өчен көрәш алып барды.
Ул вакытта мөселман оешмалары мәчет булдыру өчен барлык документларны әзерләүгә карамастан, хакимият төзелешкә рөхсәт бирмәде. Район җитәкчеләре моны җирле халыкның мәчет булдыруга каршы чыгуы һәм ул урында парк төзергә җыенулары белән аңлаткан иде.
2015 елда билгеле булганча, Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш бүлгесендә кайчандыр мәчет өчен бүлеп бирелгән бу җирдә хәзер чиркәү төзелә.