Александр Жилкин Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую-куймау мәсьәләсенә анык кына "юк" дип әйтмәде. Бу хакта ул үзенең матбугат очрашуында белдерде.
Әстрехандагы иҗтимагый оешмалар тарафыннан шәһәрдә Явыз Иванга һәйкәл куюны тәкъдим итү, мондый һәйкәл күпмилләтле һәм төрле дин вәкилләреннән торган өлкә җәмгыятен икегә бүлмәсме дигән сорау куелды.
"Явыз Иван – каршылыклы шәхес. Бер яктан, аның Рус дәүләтчелеген булдыру һәм ныгытудагы тарихи хезмәтләрен киметеп күрсәтергә ярамый. Икенче яктан, бик күп кешеләрне юк итүен, тулы бер шәһәрләрне җир йөзеннән сөртеп ташлавын да тарихтан сызып куеп булмый. Иван IV идарә иткән соңгы еллар – Русия тарихының иң караңгы битләре. Ул үзеннән соң бары тик бөлгенлек һәм фетнә чорын (Смутное время) калдырды", ди Әстерхан губернаторы.
Явыз Иванга һәйкәл куюны Әстерхан кешеләре бертавыштан хупламас, дип уйлый Жилкин. Шуңа күрә "ашыгырга ярамый" дип белдерә. Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә тарихчы галимнәр, мәдәният белгечләре, архив хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек тарафыннан җентекле һәм һәрьяклы өйрәнелергә тиеш.
Моннан тыш, Александр Жилкин Казан белән Әстерхан арасында тимер юл бәйләнеше турындагы соравына да җавап бирде. "Бу мәсьәлә куелган. 27 декабрьдә Русия Дәүләт Шурасы утырышында хезмәттәшем Рөстәм Миңнеханов белән бу турыда төплерәк фикер алышырмын", диде Әстерхан губернаторы. Әллә ялгыш, әллә чынлап, Жилкин поезд турында сөйләгәндә ике төбәк арасында очкыч мәсьәләсе каралачак дип тә әйтте.
Сөембикә турында да онытмады. Ләкин ул аны "Суюндрика" дип атады. "Чынлап та, Әстерхан белән Казан дөнья харитасында килеп чыкканнан бирле туганлык мөнәсәбәтләрендә яши. Без үзебезнең Сөендрикәне онытмыйбыз", диде Жилкин. Аннары ул аны "кызый" дип атады. "Кызыйны идарә итеп алырга җибәрдек. Әйткәндәй, талантлы иде. Анда аңа һәйкәл тора", диде Александар Жилкин белдекле кыяфәт белән.
Күптән түгел "Бөек урыс империясе" иҗтимагый оешмасы Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдиме белән чыккан иде. Орел шәһәрендә бу патшага инде һәйкәл куелды, Азатлык уздырган сораштыру Казанның үзендә дә Явыз Иванга һәйкәл куюны хуплаучылар күп булуын күрсәтте.