Клиентларга бик ошап бетмәсә дә, Казандагы йортсызлар һәм ярлы юлаучылар Сбербанк банкоматлары урнашкан төнгә бикләнми торган бүлмәләрдә төн куна яки җылына иде. Бу көннәрдә аларга зәмһәрир суыклар белән бергә тагын бер җәфа килде: ятып йоклый яки утырып тора торган тәрәзә төпләренә рәшәткә куйдылар.
Бомжлар йоклый торган урыннар беренче чиратта “бай” шәһәр үзәгендә, кәеф-сафа корып йөрүче яшьләр белән тулган “Кольцо” янындагы бүлекчәләрдә иде. Аеруча Пушкин урамындагы ике бүлекчәне сукбайлар үз итә, аларда тәрәзә төпләре бар иде. Ә якындагы Петербур урамындагы бүлекчәдә бомжлар төн кунырга өйрәнмәгән, чөнки аларда йоклар өчен электән үк тәрәзә төпләре юк. Кышын йокы яки җылыну урыны эзләүче кешеләргә бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич җитә. Шулай итеп, суык төннәрдә катып үлү куркынычы яный. Шуңа күрә алар мәрхәмәтлерәк кеше янына елыша, ярдәм өмет итә. Тик андыйлар саны азая бара, кафеларга да кереп озак сыенып булмый. Төнге кибетләр дә куып чыгара. Аеруча киеме пычрак һәм үзе таушалган кешеләргә авыр.
Һаман да Сбербанкка юнәләләр
Сукбайлар бер җирдән икенче җиргә күчеп кышны исән-имин үткәреп җибәрергә тырыша. Моның өчен алар кулай урын – Сбербанк бүлмәләрен тапкан иде. Тик соңгы арада ул бәхет тә качты: йоклый торган тәрәзә төпләренә киртә-рәшәткәләр куйдылар. Сбербанк банкоматларыннан акча алучы тәкәббер клиентлар моны үз итте, алар бомжлар хәзер йокламас инде өмет итә. Тик башка урыны булмаганнар һаман да шунда юнәлә. Кайбер төннәрен һава температурасы 20 градустан да түбән төшеп алды. Бу хәл сукбайлар өчен җитди сынау булып торды. Салкыннар аларның сәламәтлегенә зарар китерде. Шәһәр хастаханәләренә салкыннан зыян күреп бомжлар да мөрәҗәгать итте. Ә хокук саклау органнары банк торакларында утырган бу бичараларны махсус куып йөри, приютка китәргә кушты. Ә Казандагы йортсызлар үзәктәге банк бүлекчәләрен үз итә. Сбербанк бүлмәләре булмаса, без зәмһәрир суыкларда өшеп үләр идек диләр.
Кыш көне күпер төбендә бик суык
Торыр урынсыз калу яман хәл: кыш көне күпер төбендә йоклап булмый. Көче һәм дәрманы булганнар җылылык трассаларына, канализация люкларына юл ала. Үзен Кукмарадан дип таныштырган апа исә алай итә алмый, аның көче беткән. Ул чиста киенгән, аракы эчми. Тик ул соңгы елда бөкерәя төшкән. Сорашучыга башта шик белән карый, аннары бераз ашаткач, ачылып китә. Аннары исә, кабат шикләнә башлый. Бу юлы инде сукбай ханым әтисен генә Кукмарадан дип аклана. Төпченгәнне яратмый. Туган авылы дип башта Ядегәрне, аннары Янилне атый. Шунысы кызык, Кукмара һәм Шәмәрдән янындагы бар авылларның да исемен белә, ул яктан дип ышанырга да була. Ул фатирын югалттым, ди. Берочтан, яшь вакытта гаиләдән аерылырга һәм чит кешеләргә дә ышанырга ярамый дип сөйли. Тик барыбер үзе беркатлы, һаман да рәхимле кешеләр ярдәмендә фатир алу өмете белән яши икән.
Ә банкоматлардан меңәр сумлап акча ага
Чыгышы белән Норлаттан булган Илнар (аны башка сукбайлар Илнур һәм Эльмар дип тә йөртә) да җылы җир асты коеларына төшә яки чормаларга менә алмый, бер аяксыз калган, арбада йөри. Туган авылын әле Кызыл Юл, әле Кычытканлы, әле Фома дип атый. Җәй көне гадәттә Бауман урамы уртасында хәер сорашырга ярата һәм аны калын, көр тавышыннан таныйлар. “Авыр эш миңа ярамый, аяксыз инвалид мин”, ди ул. Берочтан Илнур, аяклары рәтләп эшләмәгәч, йомышларын да арбада гына үти. Аннан нәҗес исе бөркелә. Ул Сбербанкта булганда, күп клиент борыннарын җыерып тиз генә чыгып китү җаен карый. Ә мәрхәмәтле күренгәннәрне Илнар “буш итми”, алар белән иркен итеп төрле темага сөйләшә: банкоматтан меңәр сумлап акча алучылар аңа сәдака да калдыра.
Коры токмачны эретергә кайнар су кирәк
Азатлык хәбәрчесе күзәткәндә, Илнар урамга чыгып Арена клубы янында да хәер сорашып керде. Исерек яшьләр юмарт була, кулын кыштырдатып кына торалар. Таныш сукбайлары ул арада кибеттән аңа икмәк, тиз пешерелүче токмачлар китерде. Аннары Сбербанк будкасына кереп ничек һәм кайдан кайнар су табарга диеп сораша башладылар. Коры токмачны эретер өчен кайнар су кирәк. Илнар “мачо” һәм “брутал” кыяфәтле, ул кала үзәгендәге сукбайлар төркемендә “альфа-юлбашчы” кебек күренә. Аралашырга яратучы бомжлар аның янына җыела, ул аларны тигезләп, тәртипләп тора. Тик милициядән ул көчле түгел. Банктан алар куган сукбайлар кайсы кая таралды һәм кабат әйләнеп кайтып торды. Ә Илнар исә кул селтәп үз тыкрыгына юл алды.
Урамда юрган ябынып йокыга китте
Илнар банкта даими акча алучылар арасында легендага әйләнгән, аны ике югары белемле, Казан университетында укыткан һәм даими эчәргә, кайчакта ашарга сорый дип сөйлиләр. Үзе әйтүенчә, аның бөтен туганнары үлеп беткән, хатыны алдаган, бер аягын өшеткән, шуңа ул хәзер шулай кадерсезләнеп яшәргә мәҗбүр. Ә танышлары, аны Казан университетында укытучы булган, ике югары белемле булган диеп имеш-мимешләр сөйли. Ул җылы вакытта Бауман урамы тыкрыкларындагы ишек алларында йоклый. Ә кышын исә Кави Нәҗми урамындагы төзекләндерүче йортны кулай күрә. Анда үтеп керү өчен тәрәзәдәге брезент ертылган. Тик Илнар үзе генә тыраклап анда керә алмый. Яңа ярдәм итүче, күтәреп кертүче кирәк. Бу йортта суык, ул ягылмый. Шуңа күрә арбадагы сукбай аптырап тормады, ачык тәрәзә янына килеп юрган ябынды да йокыга китте. Канын җылытыр өчен аракы да капкан иде.
Катмыш карты белән яшьләр
Икенче бер карт абзый Сбербанкта сирәк күренә. Ул үзен, Мөслим районы Катмыш авылыннан ди. “Катмышка кайтыр идем. Әмма безнең йорт калмады. Әти-әниләр күптән үлде инде. Ә туганнарны мин борчымыйм”, ди ул. Ул үзен Казанда яшәүче дип таныштыра. Тик бүген Сбербанкта басып төн куна. Анда аның кебек сәрхүшләр һәм гаиләсеннән киткәннәр күренгәләп тора. Исерек абый белән бер будкада шулай ук шәһәр үзәгендә калган яшьләр, парлылар да терәлеп җылынып яки черем итеп басып тора. Алары гадәттә иртәнге алтыны көтә: ул вакытта метро ачыла. Сбербанкта тимер юлы яки автовокзалга баручы юлаучылар да җылынып чыга.
"Милосердие" ирек бирми
Казанда даими яшәү урыны булмаган кешеләр өчен “Милосердие” исемле социаль адаптация үзәге дә бар. Бомжлар ул урында да булгалаган. Тик анда керсәң, болай сукбайланып, хәер сорашып яки ирекле биләм ясап йөрү кысыла һәм эчәргә ярамый. Исерекләр, туберкулезлы, сифилислы, бетле кешеләр дә үзәккә кертелми. Йортсызлар һәм иҗтимагый тормыштан читләшкән кешеләрнең язмышы төрлечә.
Белгечләр сукбайлыкны эчкечелеккә яки ялкаулыкка гына бәйләми, алар аны социаль авыруга тиңли. Бу авыру исә шәхесне төрле иҗтимагый баскычларда җимерә икән. Кешеләр хокукый, икътисади, психологик, медицина ярдәменә мохтаҗлар. Үзәк тәрбияләнүче йортсыз-җирсезләргә психологик ярдәм итә, аларны гадәти утрак тормышка өйрәтергә дә тели.