Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең татар авылындагы Сабантуйга меңнән артык кеше килде


Госмания авылында Сабантуй уза торган бакча капкалары
Госмания авылында Сабантуй уза торган бакча капкалары

Сабантуй Корьән сүрәләрен укып, дога кылып башланса, кичкә таба ул "Туган тел"не күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.

Төркиянең иң борынгы татар авылы Госманиядә 18 июнь Сабантуй бәйрәме узды. Төркиядә Корбан гаете уңаеннан атна-ун көнләп ял булганга сишәмбе көнне оештырылган бәйрәмгә чыгышы белән авылдан булганнар да, Истанбул, Әнкара, Анталья, Кутаһия төбәгендә урнашкан себер татарларының Бөгрүделик авылыннан килүчеләр дә шактый иде. Оештыручылар сүзләренә караганда, кунаклар саны меңнән арткан.

Сабантуй иртәнге унга билгеләнгән иде. Ул авыл очында урнашкан Сабантуй паркында узды. Аны халык шулай үзара сабантуй җире дип атый. Иртәнге якта парк янында машиналар, автобуслар тезелгән, кешеләр бакчага килеп урнашкан. Бакча капкаларында татарча һәм төрекчә "Сабантуйга хуш килдегез!" дигән язу урнаштырылган. Килгән һәр кунакны милли киенгән кызлар һәм егетләр чәкчәк белән каршы алып торды һәм һәр кешегә кечкенә истәлек бүләкләрен тапшырды. Искешәһәр татарлары үзәге исеменнән Татарстан һәм Төркия байраклары, татар бизәкләре белән магнит ябыштыргычлар бирелде.

Парк та, аның уртасында урнаштырылган сәхнә дә, Төркия һәм Татарстан байраклары белән бизәлгән. Паркта гаиләләр, нәселләр үзара оешып өстәлләр артында табын корган. Һәр гаиләнең табыны янында самавырлар кайнап тора. Кайда татар, шунда — чәй! Бу Төркия татарларына да кагыла. Алар чәйне ярата, күпләп эчә. Урамда 35 градус эсселек булса да кайнар чәй — татарның гадәте. Шунда ук кемдер чыжлап торган майда пәрәмәч тә пешерә әле!

— Сабантуй сые булсын дип пешерәм! Һәрберсенә җитсен, тамаклары ач йөрмәсен кунакларның! — ди пешерүче татар хатыны. Кайнар пәрәмәчләр шунда ук тарала, шунда ук юк була!

Парк эчендә милли эшләнмәләр, зәркән әйберләре сатучылар да бар. Кызлар алка, беләзек сайлый. Абрикос сатарга килүчеләрнең дә эше бара. Озын җәй көне анысы да табигатьтә үтә!

Бу паркны Госмания авылы татарлары 1990нчы елларда булдырган, күмәкләшеп, өмә ясап, нарат һәм төрле җимеш агачлары утырткан. Язын, җәен, көзен ял итү, пикник ясау урыны булыр дип утыртылган бакчада беренче тапкыр 1992 елда Сабантуй да уздырылган. Аны Төркиягә Татарстаннан килгән студентлар оештырырга ярдәм иткән дип искә төшерә шушы авылдан чыккан Надир Яфай.

Надир Яфай
Надир Яфай

— Без алар килгәнче Сабантуй турында ишетеп белми идек, — ди ир. — Әти-әни дә, әби-бабайлар да сөйләми иде ул хакта. Җыеннар булган анысы. Әмма сабантуй без уздырып килгән бәйрәм булмаган. 1990нчы еллар башында безнең авылга Татарстаннан студентлар килде, күрештек, таныштык. Алар, әйдәгез татар бәйрәмен — Сабантуйны оештырыйк диде. Без ни йолаларны, ни уеннарны белмибез. Ала күрсәтте, өйрәтте, оештыруда катнашты. Беренчесе узды. Кызык булды. Аннары икенчесе 1994 елда үтте. Бер узды, бер узмады дигәндәй, 2000нче еллардан соң без бу бакчада ел саен диярлек нәкъ Сабантуйны бәйрәм итәр өчен җыелыша башладык. Халык үз итте аны.

Үзебезчә уздырабыз. Гаиләләр үзара җыелыша, ризыклар пешереп алып килә, җырлар җырлана. Сабантуй безнең өчен күрешү, хәл-әхвәл белешү урыны. Татарстаннан җырчылар, биючеләр килә. Тарихи ватан белән бер күпер булып тора шушы Сабантуй.

Быел Сабантуйны Искешәһәрдә уздырыйкмы әллә дигән фикерләр дә күп булган. Оештыручылар ахыр чиктә авылда булсын дип эшкә тотынган. Госмания авылы Искешәһәрдән 70 чакрым ераклыкта урнашкан булса да, кемгәдер авылга кайту авыр була ала, Сабантуй авылга ямь өстәячәк дип уйлаштык, дип сөйли Искешәһәр татар үзәгенең башлыгы Ведат Догу.

— Искешәһәрнең бер паркында Сабантуйны оештыру күпкә җиңелрәк булыр иде, чөнки яшьләр дә, урта буын да шәһәрдә торабыз бит. Уйладык, уйладык та, әйдә, авылда булсын әле дидек. Шәһәрдә оештырсаң, төрле кеше килә, ә монда гел татарлар гына килә. Үзебезнең кешеләр килсен, алар күңел ачсын дип теләдек, аннары Сабантуй кешеләргә авылга кайтырга сәбәп булып тора, зиратка бара алалар, дога кыла алалар. Авылда кеше аз яши хәзер, бәйрәмгә кайту аның тормышын озайта, — дип сөйли күп еллар дәвамында бу бәйрәмне оештыручыларның берсе Ведат әфәнде.

Ведат Догу дога кыла
Ведат Догу дога кыла

Сабантуйны оештыруда Татарстанның Төркиядәге сәүдә вәкиллеге булыша, диде ул.

— Татарстаннан ел саен Сабантуйга сәнгатькәрләрне китертү, аларны урнаштыру, сәхнә куюны, аппаратура белән тәэмин итү, Истанбул, Әнкарадан кунакларны китертү өчен автобусларны оештыру — барысын да Татарстан башкара. Рәхмәт аларга, — дип сөйли Ведат әфәнеде бәйрәмне оештыру нечкәлекләрен. — Госмания авылы кергән Чифтәләр районы паркка өстәлләр, урындыклар китертә. Бу да зур булышлык. Калганына үзебез тапкан акча тотыла. Чыгымнар күп. Бәйгеләрдә катнашучыларга да, балаларга да бүләкләр аласы бар. Без ел саен бәйрәмгә килүчеләрне кайнар ризык белән дә сыйлыйбыз бит әле. Быел менә аш, итле дөге, татлы ризыклар, әйрән, су тараттык. Меңнән арык кешене ашатабыз. Бушлай.

Сабантуйга килүчедән ничек акча аласың?! Татарча түгел бу!

Ник Сабантуйга керүне түләүле ясамыйсыз диючеләр бар. Бәя куелса, килми кешеләр, бездә ул кадәр калын кесәле кешеләр яшәми. Аннары ничек бәя куеп булсын ди ул? Кунакка чакыр да кешеләрне, әле шулардан акча да ал?! Бер дә татарча түгел бу! Әле бушлай эшләсәң дә, берничә ай җигелеп эшләсәң дә үпкәләүчеләр табылырга мөмкин. Барыбер оештырабыз, булсын ул бәйрәм. Авыл яшәсен. Безне, татарларны таныта торган бәйрәм ул.

Ведат Догу аңлатуынча, акчаны алар иганәчеләр ярдәмендә туплый.

Госмания авылындагы Сабантуй һәрвакыт Корьән сүрәләре, дога белән башлана. Быел да шулай булды. Аны озак еллар буена Төркиянең төрле җирләрендә имам булып эшләгән, шушы авылда туып-үскән Хәйрулла Акай укыды. Аны авылдашлары Идел-Урал төбәкләрендә кулланылган "безнең мулла" дип атыйлар. Хәйрулла әфәнде чыгышында "кайчандыр безнең ата-бабаларыбыз динебезне саклыйбыз дип, урысларның кыерсытуыннан Төркиягә чыгып китте. Динен дә, милләтен дә саклады. Татарлар булып калыйк, без — татар төрек! Русиядә дә татарларны, мөселманнарны, Фәләстиндә дә кыерсытулар бетсен!" дип ялкынлы сөйләде.

Авыл мулласы Хәйрулла Акай
Авыл мулласы Хәйрулла Акай

Аннары Төркия гимны яңгырады. Аны барысы да аягүрә басып тыңлады. Татарстан гимны булмады. Русиянеке дә яңгырамады. Сабантуй ике телдә барды. Татарча Татарстанан килүче Айгөл Насыйбуллина алып барса, төрекчә аңлатуны Әнәс Догу үз өстенә алды. Сәхнәдә Рафинә Ганиуллина җырлады, гармунда Разил Камалов уйнады. Моннан тыш Сабантуйда "Сәйдәш" бию ансамбле биючеләре дә халыкның күңелен ачты.

Бәйрәм ачылуы игълан ителгәч, бүләк җыю йоласы оештырлды. Таякка бүләккә дип сөлге, яулык, ашъяулык бәйләү йоласы юк. Госмания авылында башка гадәт кулланышка кергән. Бүләк урынына түбәтәйгә акча салына. Кем күпме тели, булдыра ала — шулкадәр сала. Бу чыгымнарның кечкенә бер өлешен каплый ала.

Госмания авылының тагын бер үзенчәлеге — биредә Сабантуйда хатын-кызлар үзара аш-су осталыгында ярыша. Кызлар һәм апалар бәйрәм сые дип татарның төрле милли ашларын әзерләп килә, ә хөкемдарлар аларны тәмләп карап җиңүчеләрне билгели. Быел хөкемдарларга вак бәлеш, чәкчәк, пәхләвә, сумса, өлеш һәм башка ризыклар тәкъдим ителде. Ахыр чиктә Мөнәвәр Яфайның чәкчәге өченче урынны, Сәймә Сүзәр пешергән вак бәлеш икенче урынны, ә Мәләк белән Зөлфия Кайнак пешергән өлеш беренче урынны алды. Һәрберсенә истәлекле бүләкләр бирелде.

Мөнәвәр Яфай аңлатуынча, вак түгәрәк итеп ясалган чәкчәкне алар бавырсак дип атый. Әниләр, әбиләр өйрәтеп каллырган ысул белән пешерәм, ди ул. Госманиядә бавырсак туй ашы дип санала дип сөйләде ул Азатлыкка.

Мөнәвәр Яфай бавырсак пешергән
Мөнәвәр Яфай бавырсак пешергән

— Казан тартарлары аны чәкчәк ди, без исә бавырсак дибез. Бабаларыбыз Оренбур якларыннан бит, алардан калган атама. Әниемнән өйрәндем, ә аңа үз әнисе өйрәтеп калдырган. Бу бавырсак туй ризыгы, кияү өчен әзерләнгән. Кияү кеше кадерле була бит ул! Зур савытларга бавырсакны өеп салганнар, кияү һәм аңа ияреп килгән кунак егетләр каршына табынга куйганнар. Кияү туганнары, дуслары белән сыйны ашап беткәч, бушап калган савытларга акча салган. Гадәт шундый иде, хәзер бетте мондый йола. Менә сабантуйга пешерим әле үзебезнең ризыкны дидем. Гаиләмдә балалар да, оныкларым да ярата аны. Бик тәмле ризык. Шунда ук ашап бетереп куялар, — дип сөйләде Мөнәвәр Яфай.

Аш-су осталары пешергән ризыкларны быел Төркиянең Гаилә һәм социаль эшләр министры урынбасары Лиман Йәнигүл сынады. Ул Госмания Сабантуенда кунак булды. Ул — Казан татары. Әти-әнисе шушы авылда туып-үскән кешеләр. Үзе Искешәһәрдә туган. Авылыма кайттым, туганнарым белән очраштым, рәхәт булды дип сөйләде ул Азатлыкка. Ул татарча сөйләшми, әмма үзенең тамырларын онытмый.

Төркия түрәсе Лиман Йәнигүл чыгышы белән шушы авылдан
Төркия түрәсе Лиман Йәнигүл чыгышы белән шушы авылдан

— Әнием дә, әтием дә — Казан татары, алар безне татар итеп тәрбияләде. Өйдә әни вак бәлеш, чәкчәк пешерә иде. Камыр ризыкларын ул әнисе, әбисеннән өйрәнгән. Миңа да өйрәтте. Югалмады. Мин дә балаларыма, оынкларыма өйрәтәчәкмен, — ди ул. — Авылдагы Сабантуй минем өчен бер бәхет мизгеле. Бик күптәннән күрешмәгән туганнарым белән очраштым, апаларым, абыйларымны күрдем.

Быел мин Казанга бардым, аны күрдем. Безнең өйдә пешерелгән пилмән, токмач ашын күргәч, күңелем тулды. Татарларның төрекләрдән мунча мәдәнияте бераз аерыла. Матур өйләр кебек төзелгән, эссе итеп ягылган мунчаларны күрдем. Ул да күңелемә уелып калды. Уртаклыкны күреп рәхәтләк кичердем. Бу беренче сәфәрем иде. Әти-әниләр Казанны мәмләкәт дип өйрәтте. Ватаныма кайткан кебек бардым. Әниләрем өйдә татарча гына сөйләште, миндә аерым сүзләр генә калды.

Госмания авылындагы Сабантуйга Бөгрүделик татар авылыннан да килүчеләр бар иде. Анда Сабантуй узмый, аларның бер өлеше бәйрәмне күрәбез дип Госманиягә килә. Бу юлы да шулай булды. Шуларның берсе — Сәвия Удмир. Аның әнисе — себер татары, Бөгрүделиктә туган. Әтисе Икенче дөнья сугышында әсирлектән качып котылган, әмма Төркиядән туган якларына кайтып китә алмаган башкорт яугире. Төркиягә килгәч, ул кешеләрдән ишетеп Бөгрүделик авылын барып тапкан. Сәвия апаның әнисенә өйләнгән. Сәвия Удмир әти-әнисе, туганнары, авыл халкы турында китап язган. "Бер гасырлык күчү тарихы" дип атала ул. Сәвия апа Төркиядә туса да, ак яулыгын татар һәм башкортларга гына хас ысул белән — дүрт почмаклап бәйләп йөри. Сабантуйда да ул элекке татар-башкортның ак әбиләрен хәтерләтте.

Сәвия Удмир авылы тарихы турында китап язган
Сәвия Удмир авылы тарихы турында китап язган

— Әниемнең башыннан ак яулыгы төшмәде. Матур итеп, үзенчәлекле бәйләп йөрде. Әбиләр дә шулай бәйләп йөргән. Мин дә гадәт югалмасын дип яулыгымны дүрт почмак итеп бәйлим. Сабантуйга шулай итеп яулыгымны бәйләп йөрүем әни, әбиләремә дога булып барсын дидем, ак яулыгым белән алар да бәйрәмне күргән төсле булсын дидем. Татар бит без, үзебезчә киеник дип бәби итәкле күлмәкне дә үзем тектем, менә киеп килдем, — ди Сәвия Удмир үзенең яңа күлмәген күрсәтә. — Мәмләкәттәге туганнарым белән табыштык, Себердә дә, Башкортстанда да бар алар. Алар белән аралашам. Башкортстанга бик барасым килә, инде 70 яшем җитте. Исән булганда күрешергә кирәк.

Сабантуйда капкалы кебек милли татар уеннары уйналды. Ирләр аркан тартып көч сынашты, аннары аларны хатыннар алыштырды. Балаларга да аерым уеннар оештырылды, бүләкләр таратылды. Теләгән кешеләргә авыл буйлап сәяхәт тә оештырылды. Авылдагы тарихи мәчет, чишмә, мәктәп, зират урыннары күрсәтелде, авылның тарихы сөйләнде.

Бәйрәм кичке бишкә кадәр дәвам итте. Ул күмәкләшеп "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды.

Госмания авылына 1895 елда нигез салына, Төркия хакимияте мөһаҗир татарларга авыл корырга рөхсәт итә. 1908 елда мәчет төзелә, соңрак мәктәп салына. Ул мәктәп бинасы мәдәният үзәге булып тора. Төркиядә татар мөһаҗирләре нигезләгән берничә авыл бар: Бөгрүделек, Ике Пынар, Гөрсу, Әфәнде күпере, Хилмия һәм башкалар.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG