Татарстан мәктәпләрендә, хәтта саф татар авылларында һәм шәһәрләрдәге татар гимназияләрендә дә шыпырт кына православ динен укытып яталар икән бит! Юк, бу эш "православ динен укытабыз", дип ачыктан-ачык эшләнми, ә шул дин турында язылган дәреслекләр аша укучылар аңына сеңдерү юлы белән башкарыла.
Казан һәм Чаллыда, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында, шулай ук башка күп кенә мәктәпләрдә 2нче сыйныфтан башлап православ дине бәйрәмнәре турында язылган дәреслек буенча укытулары билгеле булды.
2016 елда А.А.Плешаков һәм М.Ю.Новицкая авторлыгында Мәскәүдә басылып чыккан "Окружающий мир" китабы әнә шундыйлардан. Китап Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Әйе, тәкъдим генә ителгән, чөнки "рекомендовано", дип язылган, ә Татарстанда бу дәреслекне инде рәхәтләнеп укытып яталар! Башта ата-аналарга бу китапны исемлектә бирәләр, ата-аналар үз акчаларына аны сатып алып килгәч, "үзегез сатып алдыгыз бит, башта карарга кирәк иде", дип, шушы "Окружающий мир" дәреслеге буенча укыта башлыйлар икән.
Бу китапның аңлатмасында "Русия халыкларының балалар уены мәдәниятен актуальләштерү" ("актуализация детской игровой культуры народов России") дип матур гына язылса да, аның башыннан ахырына кадәр урыс рухы, православ дине кыйммәтләре ярылып ята.
Әйтик, китапның 12нче битендә, "22 июня – день летнего солнцестояния, самый длинный день в году. По православному календарю это день памяти святого Кирилла Белозерского", дип язылган. Шунда ук "Святой Кирилл Белозерский" дип, бер сакаллы урысның рәсемен дә ясап куйганнар. Шул ук биттә, "12 июля по православному календарю отмечается день святых Петра и Павла", дип язылган, бу юлы инде сакаллы ике ир-атны бастырып куйганнар. 8 яшьлек татар баласы ни өчен әле бу христиан дине әһелләрен "изгеләр", дип кабул итәргә тиеш?
Православ "изгесе" булгач, яулыктан да ярый икән
Китаптан күренгәнчә, әле 14 мартта да "урыс изгеләре" көне икән бит ләбаса. "Это 14 марта – день святой Евдокии, или Евдокия-Весновка" , дип язганнар да, яулыклы бер марҗа рәсемен ясап куйганнар.
Шул ук вакытта Русия мәктәпләрендәге яулыклы мөселман-татар укучыларын һәм укытучыларын мәктәптән куалар, мәхкәмәләргә җәлеп итәләр. Ә монда, православ "изгесе" булгач, яулыктан да ярый икән.
Китапта православ динен зурлауда иң зур бүлекләр, әлбәттә инде, пасха бәйрәменә багышланганы. Ул хәтта аерым бүлек белән "Бәйрәмнәрнең бәйрәме" дип бирелгән. "Главный весенний праздник – Пасха, Воскресение Христово. Недаром его называют "Праздников праздник", дип язганнар да, бу дини урыс бәйрәме белән бәйле рәсемнәр куйганнар. Йә, моның татар балаларына ни катнашы бар? Нигә ул алар өчен "иң зур бәйрәм" булсын? Әллә Татарстан мәгариф министрлыгында башка төрле уйлыйлармы, татар балаларын әкрен генә мәктәпләр аша чукындыру сәясәте алып баралармы?
Ата-аналарга прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кушканнар
Әлбәттә инде, булгач-булгач, китапта бөтен христиан бәйрәмнәрен аңлатып чыкканнар. Әле "Праздник Святой Троицы" да бар икән бит, 8 яшьлек татар баласы аны һич кенә дә онытырга тиеш түгел! "Через пятьдесят дней после Пасхи наступает праздник Святой Троицы. На Троицу храмы и дома украшают травой и ветвями березы" дип язган китап авторлары. Әгәр балагыз мәктәптән кайткач, өегезне каен ботаклары һәм яшел үлән белән "бизәп" йөри икән, аптырамагыз, ул дәресне яхшы үзләштергән, дигән сүз.
Кайбер мәктәпләрдә ата-аналар моңа каршы күтәрелеп караганнар, аларга прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кушканнар. Кайберләрендә бу битләрен төшереп калдырып укытырга вәгъдә биргәннәр, кайберләрендә ата-аналар белән сөйләшеп тә тормаганнар, шушы дәреслек буенча укытуларын дәвам иткәннәр.
Эшләр болай барса, инде чиркәүгә кереп чукынырга да күп калмады, дигән сүз. Китапта шулай ук "Рождество Христово"га да зур урын бирелгән, бала кызыгырлык итеп төсле рәсемнәр ясап куелган. Кыскасы, 127 битлек бу дәреслек менә шулай "бик оста" итеп баланы христиан дине, аларның бәйрәмнәре һәм "изгеләре" белән таныштыра, балаларга табигать белеме бирәсе урында, әкрен генә аларга православ дине кыйммәтләрен сеңдерә. Эшләр болай барса, башлангыч сыйныфларда ук шушындый "тәрбия" алган татар баласының мәктәптән муенына тәре асып чыгып китүенә дә гаҗәпләнергә туры килмәячәк.
Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра