Украинадагы сугыш башланганнан соң күп кенә кеше Украинадан имин илләргә күченергә мәҗбүр булды. БМОның качаклар мәсьәләләре комиссары идарәсе (UNHСR) мәгълүматына күрә, 2024 елның җәенә Европа илләрендә алты миллионга якын украин кешесе яши. Шуларның иң зур өлеше (якынча 1,1 миллионы) - Германиядә.
Эшче кулларга мохтаҗ булган Германия килгән качакларга яхшы шартлар тудыра: эш тапканчы монда матди социаль ярдәм түләнә, торырга урын бирелә, алман телен югары дәрәҗәгә кадәр өйрәнү мөмкинлеге тудырыла.
Мүнһен шәһәрендә украиннарга алман телен укыта торган курсларның берсен – чыгышы белән Уфадан булган татар егете Камил Сафин укыта. Камил Германиядә инде 12 ел яши, төп эше – тел укытудан тыш, ул университетта чираттагы югары белем ала, төрле тематикадагы активизм белән шөгыльләнә.
Камил Германиядәге татар чараларында да актив катнаша, кайбер чараларны оештыруда да ярдәм итешә. Ул балачакта әти-әнисе аңа татар телен өйрәтмәгәнгә үкенә. Аның татарлыгына игътибары Германиягә күчкәч артты, хәзер ул мөстәкыйль рәвештә татар телен үзләштерә.
Активист белән аның эшчәнлеге турында сөйләштек.
— Камил, украиннарга алман теле дәресләрен сез ничек укыта башладыгыз? Бу өлкәгә кереп китүегезне сөйләгезче?
— Сугышка кадәр үк мин төрле волонтер програмнарда катнаштым, аерым алганда, 2019 елда алманнар белән Украинага бардым, анда бераз урыс телен дә укытып алдым. 2022 елда сугыш башлангач, мин шаккату хәлендә идем. Ул чакта сәламәтлегем белән дә проблемнар булды, шуңа төп эшемнән больничныйга чыгарга мәҗбүр булдым.
Белгәнегезчә, ул чакта Германиягә бик күп украин качаклары килә башлады. Укытучы булып эшләмәсәм дә, дусларым миңа волонтер буларак аларга тел укытырга тәкъдим итте. Белгечлегем белән инглиз һәм алман телләре филологы булгач, ризалаштым. Бу минем өчен зур адым булды, даими рәвештә укыту белән шөгыльләнергә теләвемне аңладым.
Германиягә күп украин качагы килгәч, алман теле укытучыларына зур кытлык булды
Алман мәктәпләре һәм дәресләре яхшы оештырылган, әмма укыту бик үк яхшы түләнми. Алманнар үзләре кирәкмәгән мәшәкать яратмый. Алар шул ук акчаны башка, "тынычрак" эштә ала алсалар, шул эшкә китәләр, шуңа укытучылар белән кытлык бар. Аеруча Германиягә күп украин качагы килгәч, алман теле укытучыларына кытлык барлыкка килде.
Мин үзем җаваплы кеше, дәресләр башланганчы бер сәгать алдан киләм, барысын да әзерлим, дәресләрдән соң да калам. Шуңа күрә җитәкчем миңа тулы вакытлы төркемнәр алып барырга тәкъдим иткәч, мин, булдыра алырмын микән дип борчылсам да, ризалаштым. Шул рәвешле минем алман телен укыту эшем башланды.
Хәзер мин Германиядә чит ил кешесе булуымнан оялмыйм
Телне укыта башлагач, башта бик күп шикләнүләр булды. Ничек инде, мин, үзем алман булмый торып, башкаларга алман телен укытыйм дигән фикерләр дә булгалады. Моңа үземне монда "чит ил кешесе" булып тоюым да тәэсир иткәндер. Хәзер мин Германиядә чит ил кешесе булуымнан оялмыйм, моңа уңай карыйм. Кайберәүләр чит ил кешеләргә тискәре карарга мөмкин, әлбәттә. Әйтик, Германиядә Көнчыгыш Европадан килүчеләргә "яхшы тормыш эзләп килүчеләр", "безнең эш урыннарын урлаучылар" кебек карау бар. Бу, әлбәттә, кызганыч мөнәсәбәт.
Мин Германиядә озак яшим, әмма "чит ил кешесе" булуым белән горурлык хисен 11-12 ел узгач кына сизә башладым. Алман мәдәниятенә яңа, кызыклы һәм уникаль нәрсәләр кертә алуымны аңладым. Хәтта Көнчыгыш Европа мәсьәләләрен күтәргән кечкенә волонтер оешмасының җитәкчесе булдым. Бу эшчәнлегем аша мин үз тамырларыңнан оялмаска, киресенчә, чыгышың белән горурланырга кирәклеген аңладым. Хәзер Германиядә кемдер Көнчыгыш Европа турында берәр начар нәрсә әйтсә, мин беренче булып аны якларга тотынам.
— Үзегез чыгышыгыз белән Русиядән була торып, украиннарга алман телен укытырга курыкмадыгызмы? Укучыларыгыздан сезгә карата нинди реакция булды?
— Җиңел булмады, әлбәттә. Беренче көннәрдә украиннар мине ничек кабул итәчәк дип борчылдым. Мин бит үзем Русиядән, ә алар – минем илем башлаган сугыштан качучылар. Әмма бездә кырыс кагыйдә булды: аралашу бары тик алманча. Бу ярдәм итте. Башлангыч вакытта укучыларым минем Русиядән булганымны белмәделәр дә.
Якынча бер ай узгач, бер укучы кыз, оялчанрак рәвештә, елмаю белән миңа "Сез Русиядән, шулаймы?" дип сорады. Миңа бу хакта сөйләшү кыен иде, әмма мин Русиядән булганымны, шул ук вакытта татар булганымны әйттем. Соңрак башка укучылар да белделәр. Аларга да бераз уңайсыз булды, чөнки беркем сугыш башланганнан соң бу темага ничек сөйләшергә белмәде.
"Барлык русияләр сезнең кебек булса, бу сугыш булмас иде"
Әмма беләсезме нәрсә, мин беркайчан да укучыларымнан тискәре мөнәсәбәт күрмәдем. Киресенчә, бер укучым: "Барлык русияләр сезнең кебек булса, бу сугыш булмас иде" дип әйтте. Бу минем өчен бик мөһим һәм дулкынландыргыч мизгел булды, димәк укучыларым мине сугыш башлаган ил вәкиле түгел, ә кеше буларак күрәләр.
Без "яхшы урыслар" ("хорошие русские") темасына да күп көлештек. Гомумән алганда, мин дәресләрдә үземнең чыгышыма игътибар бирмәдем, күбрәк сыйфатлы укытуга көчемне юнәлттем.
— Сугыштан качкан, әле кичә генә бомбага тотылган шәһәрләрдән килгән кешеләрне укыттыгыз. Бу сезнең дәресләргә һәм шәхсән сезгә нинди тәэсир ясады?
Миңа җимерелгән йортларының фотоларын күрсәтә иделәр
— Кыен булды. Кешеләр дәрескә бигрәк зур эмоциональ йөк белән керә иде. Аеруча 40-50 яшьтә һәм олырак булган кешеләргә авыр. Алар миңа еш кына җимерелгән йортларының, үзләре яшәгән һәм хәзер ташландыкка әйләнгән урыннарның фотоларын күрсәтә иде.
Әлбәттә, минем хисләрем чит илгә качарга мәҗбүр булган украиннар тәҗрибәсе, хисләре белән чагыштырырлык түгел. Мин Германиядә, имин илдә яшим. Алар нинди авырлыклар аша узганын күз алдыма да китерү авыр.
Кайчак күз яшьләре тулып сыйныфтан чыккан кешеләр дә булды. Без дәрестә телефоннар кулланырга рөхсәт итмәдек, кешеләр Украинага һөҗүм турында дәрестә укымасыннар дип тырыштык. Әмма, аңлашыла, халык өчен бу бик зур яра. Шуңа мин дәресләрне белем бирү урыны гына түгел, ә күпмедер вакытка чынбарлыктан качу урыны итәргә тырыша идем.
Чыдамыйча, Украинага кайтып киткән кешеләр дә булды
Чыдамыйча, Украинага кайтып киткән кешеләр дә булды. Гадәттә, бу олы яшьтәге кешеләр, алар туган җирләре, туганнары, өйләрен сагына. Аларның бөтен тормышлары туган илендә булганын, күңелләре шунда калганын сөйли иделәр. Яшьләр, әлбәттә, ешрак кала, алар Германиядә киләчәкне күзаллый ала һәм аны перспективалы дип күрә.
— Сез сугыш башланганнан соң украин качакларына тел укытудан тыш, башкача да ярдәм иттегезме? Германиядә аларга ярдәм ничек оештырылды?
— 2022 елның февраленнән ук мин актив волонтер эшчәнлегенә кушылдым. Без украиннарга ярдәм итү чатларын булдырдык. Качакларга торак, ризык, транспорт эзли идек. Кайберәүләргә йорт хайваннарын күчерергә дә ярдәм итәргә тырыштык.
Дәүләт әле рәсми ярдәм механизмнарын булдырмады, ул чакта волонтерлар эше бик мөһим иде
Сугыш башлангач ук, алманнар да башта нишләргә кирәклеген аңламый иде. Барысы да шокта булды, зур буталчылык иде. Дәүләт әле рәсми ярдәм механизмнарын булдырганчы, волонтерлар эше бик мөһим иде, без мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыштык. Ул көннәрне яхшы хәтерлим, тәүлек буе эшләргә мәҗбүр идек, кешеләргә яшәргә урын эзләдек, яңа урында җайлашырга ярдәм иттек.
— Германия дәүләт дәрәҗәсендә украин качакларына шактый ярдәм иткән, бик күп кешене кабул иткән ил. Ә бүгенге көндә гади халык арасында бу мәсьәләгә караш нинди, син аралашкан алманнар ниләр әйтә? Кайбер медиаларда Европа халкы да сугыштан һәм качаклардан арыды дигән сүзләр йөри, бу дөресме?
— Дөресен әйткәндә, алманнарның күпчелеге сугыш белән артык кызыксынмый. Алар Европаның көнчыгышында, кайдадыр хәрби низаг барганын белә. Күп кеше Украинаның кайда урнашканын да төгәл белми.
Шул ук вакытта, бу низагны яхшы аңлаган, үзләре ярдәм итәргә тырышкан кешеләр дә бар. Мин якынча 10% дияр идем. Араларында активистлар да күп, алар акча белән дә ярдәм итәргә тырыша, үзләре дә волонтерлыкта катнаша. Гомум халыкка килгәндә, кызганычка, аларга барыбер дип уйлыйм. Сугыш бары тик ягулыкка һәм кайбер азык-төлеккә бәя артуы белән тәэсир итте.
Сугыштан качып килгән украиннарга, Сүрия яки Әфганстаннан килгән башка мигрантлардан караганда яхшырак шартлар тудыралар
Германиядә Украинадан килгән качакларга мөнәсәбәт чагыштырмача яхшы. Әйтик, сугыштан качып килгән украиннарга, Сүрия яки Әфганстаннан килгән башка мигрантлар белән чагыштырганда күбрәк хокуклар бирәләр һәм яхшырак шартлар тудыралар. Бу җәмгыятьтә расизм турында сөйләшүләргә китерә. Ничек кенә карасаң да, кыяфәтләре Европа халыкныкы кебек булган украиннарга торак табу, эшкә урнашу, яңа илдә җайлашу гарәпләр яки әфганнарга караганда күпкә җиңелрәк.
Мин аралашкан алманнарның күбесе – яхшы белемле, битараф булмаган кешеләр. Шуңа алар сугыш проблемын аңлый, чыннан да борчыла, ничектер ярдәм итешә. Әмма җәмгыятьнең күпчелегендә мондый борчу бар дип уйламыйм.
— Камил, әйдәгез, үзегез турында күбрәк сөйләгезче. Сез Германиягә кайчан һәм ничек күчендегез һәм нигә бу илдә яшәргә булдыгыз?
— Мин үзем инглиз һәм алман телләре укытучы һәм тәрҗемәчесе белгечлегенә укыдым, мәктәптә инглиз телен укытырга гел хыялландым, тормышымны Русиядә, Мәскәүдә яки Петербурда күрә идем. Әмма шулай килеп чыкты, минем белән укып чыккан курсташларымның күпчелеге Америкага, Британиягә китте. Студент чагымда үзем дә Британиягә һәм Америкага барып кайттым. Дөнья ачык һәм кызыклы, мөмкинлекләр күп, шуңа каядыр барып, яшәп аласы килде. Минем күп итеп акча эшләү, дәрәҗәле эш табу максатларым да юк иде, бары тик дөньяны күрергә, офыкларымны киңәйтү теләге иде.
Мин Германиягә китәчәгемне уйламый идем дә. Күчү вакытлары 2011 ел вакыйгаларына туры килде, Русиянең Көнбатыш илләре белән мөнәсәбәте киеренкеләшә башлады, Америкага визалар алу кыенлашты. Һәм Германиягә бер ел барып кайту програмында катнашу мөмкинлеге барлыкка килде.
— Бу нинди програм булды, шартлары нинди иде?
— Мин башта Au Pair програмы белән китмәкче идем. Бу мәдәни алмашыну програмы, сине алман гаиләсенә урнаштыралар, анда яшисең, алман мәдәниятенә чумасың. Матур яңгырый, ләкин миңа алай бармаска киңәш иттеләр. Ник дигәндә, мәдәниятләр башка, һәм алман гаиләсендә яшәп алган күп кенә яшь кеше, Германиядән күңеле кайтып, өйләренә кайтып китә.
Шуңа күрә мин волонтерлык програмын сайладым, бу физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү, аларга ярдәм итү волонтерлыгы иде. Миңа яшәү түләнә торган волонтерлыкны табарга киңәш иттеләр, Германия өчен бу бик мөһим. Мондый мөмкинлекне Мүнһенда таптым. Бик теләмәсәм дә, Мүнһенга килдем. Хезмәт хакын түләми иделәр, ләкин яшәү урынын бирделәр һәм кирәк-яракка бераз акча бирә иделәр.
Бу эш миңа кызык иде. Минем аягым белән проблемнар бар, бу тормышымны нык кыенлаштырды. Мәктәптә һәм университетта бөтен буш вакытларны, каникулларны хастаханәләрдә үткәрергә туры килде, гел операцияләр кичерә идем. Шуңа мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү миңа кызык булды.
Беренче эшем балалар бакчасында иде, анда 9 ай эшләдем. Бу миңа шулкадәр зур тәҗрибә бирде. Әлеге програм турында алманнар гына белә иде, мин очраклы гына ишеттем. Төркемдә барлык волонтерлар алманнар иде, мин бердәнбер чит ил кешесе булдым.
— Волонтерлыкта сез нишләдегез, вазифаларыгыз нинди иде?
— Минем вазифам тәрбияче һәм бала караучының ярдәмчесе иде. Төркемдә 10 балага без өч кеше идек. Балаларны биләүгә төрү, ашату, урамда йөртү кебек эшләрдә ярдәм иттем. Иң мөһиме, бакчада узган чараларда катнашып, мин алман мәдәниятенә чумдым, бу миңа киләчәктә бик ярдәм итте.
Бер тапкыр бөтен төркем өчен өчпочмаклар пешергәнемне хәтерлим. Бу төрле мәдәниятләр белән танышу чарасы булды, анда мин Русиядән бердәнбер кеше идем, татар мәдәнияте белән таныштырасы килде. Ул чакта шулкадәр арыган идем, хәзер өчпочмакларны мин бик мөһим вакыйгалар уңаеннан гына пешерәм.
Германиядә хәтта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең акча эшләү мөмкинлеге булуын күрдем
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү авыр түгел, киресенчә, бу мине илһамландыра иде. Германиядә хәтта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең эшли һәм акча табу мөмкинлекләре булуын күрдем. Ярдәмче генә булсам да, бу һөнәрнең җәмгыятьтә бик хөрмәтле булуына инандым. Германиядә дә үз социаль һәм икътисади проблемнар бар, ләкин күп кенә яктан тормыш дәрәҗәсе Русиянекеннән югарырак.
Волонтерлык вакыты минем өчен башка яктан бик авыр булды. Көндез мин волонтер булып эшләдем, кичләрен исә алман теле дәресләренә йөрдем, бик нык алҗыта иде. Бер тапкыр туганыма кунакка килгәч, ул миннән "Камил, бар да яхшымы?" дип сорады, шулкадәр арыган кыяфәттә идем. Шуңа Германиядә беренче айларда бу илне яратмый идем – уку, эш һәм илгә адаптация омтылышы җиңел булмады. Мине ул чакта тоткан бердәнбер нәрсә – Русиягә кайтырга куркуым иде. Германиядә озакка калырмын дип уйламадым, әмма соңрак Русиягә кайтырга теләмәвемне аңладым.
— Русиягә нигә кайтырга теләмәдегез? Һәм ахыр чиктә Германиядә ничек калдыгыз?
— Ул чакта минем өчен төп мотивация – Русиягә кайтмау иде. Шуңа тырыштым. Алман теленнән имтиханны тапшыра алмасам һәм сертификат алмасам, Русиягә кайтырга мәҗбүр булачагымны аңлый идем. Ул елларда Русиядә хәзерге кебек киеренке вазгыять булмаса да, илгә кайту миңа куркыныч иде. Хәтта консуллыкка шалтыратып, имтиханны вакытында тапшыра алмасам, нәрсә булачагын да белештем. Миңа бу очракта кайтырга кирәк булачагын әйттеләр. Ә кайтасы килмәде.
Шуңа мин алман телен өйрәнүгә бөтен көчемне куйдым һәм нибары 1,5 елдан соң С1 дәрәҗәсенә җиттем. Бу миңа университетка керергә юл ачты. Яңа визамны искесе беткәнгә бер атна калганда гына ала алдым, бик борчылган идем.
Укуны башлагач, миңа аның никадәр кызык булганын аңладым. Германиядә уку Русия системыннан нык аерыла – фәннәрне син үзең сайлыйсың һәм үзең дәресләр җәдвәлен төзисең. Миңа чыннан да кызык булган фәннәрне өйрәнә алдым, әйтик, постколониаль инглиз телле әдәбият бик мавыктыргыч.
— Сез элек татар теленә, үзегезнең кемлегегезгә игътибар иттегезме? Уфада тирә-ягыгызда татар теле никадәр еш яңгырады? Татар телен кайчан һәм ничек өйрәнә башладыгыз?
Әти-әни үзара татарча аралаштылар, ләкин безнең, балалар белән урысча сөйләштеләр
— Балачакта үземнең татарлыгыма артык игътибар бирми идем. Үземнең татар булуымны белсәм дә, бу минем өчен шулкадәр әһәмиятле түгел иде. Әти-әни үзара татарча аралаштылар, ләкин безнең белән урысча сөйләштеләр. Урыстелле балалар бакчасына йөрдем, шуңа әти-әни өчен минем белән урысча сөйләшү табигый дип күренә иде. Соңрак әнием әйтүенчә, ул минем белән нинди телдә сөйләшүе турында уйланмаган. Тирә-ягымда татарлар да күп булды, кайбер күршеләр минем татарча белмәвенә аптыраса да, ул чакта моны нормаль күренеш дип саный идем.
Сыйныф җитәкчесе башкорт теле дәресеннән баш тартырга тәкъдим итте
Уфада укыганда, мәктәптә татар теле дәресләре булмады. 7 сыйныфта башкорт теле укытылырга тиеш иде, ләкин безнең сыйныф җитәкчесе, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы безгә башкорт теле дәресеннән баш тартырга тәкъдим итте. "Сез башкорт теле аркасында урыс телен әзрәк өйрәнергә телисезме?" дип әйтүен хәтерлим. Ул башкорт теленнән имтихан булмаячагын, әмма урысчадан имтихан тапшырырга кирәклекне аңлатты. Беркем каршы килмәде. Ул чакта бу дөрес булып тоелды һәм бөтен сыйныф башкорт дәресләреннән баш тартты.
Германиягә күченгәч, бу мәсьәләдә уйлана башладым. Чит илдә миңа гел үземнең Русиядән булуымны, әмма урыс түгел, чыгышым белән Башкортстаннан булган татар икәнлегемне аңлатырга туры килде. Бу мине бик туйдырды. Билгеле бер вакытта мин үземнең кемлегем турында тирәнрәк уйлана башладым. Татар теле дәреслеген алдым, ул һаман миндә саклана. Озак вакыт татар телен өйрәнүдә алгарыш булмаса да, кызыксыну гел артып торды.
Мин интернетта татар теле турында күпләп мәгълүмат эзләдем, төрле каналларга һәм пабликларга язылдым, телне үзлектән дә өйрәнеп карадым. Ялгыш кына онлайн татар теле дәресен табуымны хәтерлим, ул мине нык илһамландырды. Бу тормышымның мөһим бер өлешенә әйләнде.
Иң мөһиме – бирешмәскә
Мин татар телен төрле интернет ресурслар аша өйрәнәм, татарча күп видео карарга тырышам. Әкренләп тел белү дәрәҗәсе үсә, ләкин беркайчан да камил татарча сөйләшә алырмын дип уйламыйм, һәм бу – нормаль күренеш. Иң мөһиме – бирешмәскә, дип саныйм.
Ике ел элек Камил Сафин Азатлыкка биргән шәрехендә татар телен Азатлыкның Әйдә! Online порталы ярдәмендә өйрәнүе турында сөйләгән иде. Татар телен өйрәнүче, аның белән кызыксынучы дусларыгызга да Әйдә! Online порталын тәкъдим итегез!
— Бервакыт сөйләшүдә сез үзегезне "маңкорт" дип атаган идегез. Моны аңлата аласызмы, нигә үзегезгә шулай дидегез, бу сүз сезнең өчен нәрсә аңлата?
— Әйе, мин үземне маңкорт дип атыйм, чөнки туган телем һәм мәдәниятемнән аерылганымны күрәм. Элекке вакытта минем үз кемлегемне аңлауда күп тискәре карашлар булды, ләкин мин моннан оялмыйм, үз хаталарыңны аңлау мөһим дип уйлыйм.
Мин озак вакыт үземнең мәдәниятемне кабул итмәдем, татар телен өйрәнү кирәк түгел дип уйладым, әмма соңыннан моның хаталы булганына төшендем.
Бу – бер буынның киләсе буынга телне тапшырмый башлау мисалы
Беләсезме, минем әнием беренче тапкыр миңа татарча ике ел элек кенә, миңа 34 яшь булганда эндәште. Бу икебез өчен дә бик сәер булды, чөнки моңарчы ул минем белән урысча гына сөйләште. Мин татар теле белән күптәннән кызыксынсам да, аңа бу файдасыз дип тоела иде. Аның өчен татар теле – әти яки туганнар белән аралашу теле, минем белән ул татарча сөйләшә алмый. Бу – бер буынның киләсе буынга телне тапшырмый башлау мисалы.
Бу чыннан да тулы бер буын проблемы дип уйлыйм. Әнием, 90 еллардагы күп кенә башка ата-аналар кебек, бала белән татарча сөйләшүнең әһәмиятен аңламаган, күрмәгән. Аның өчен минем урысча һәм, бәлки, инглизчә белүем мөһимрәк иде, бу телләр тормышта мөмкинлекләр ача иде. Бу тел абруена бәйле. Ул чакта, һәм бәлки бүген дә, күп кенә ата-аналар татар теле тормышта кирәкмәячәк, ул карьера мөмкинлекләрен ачмый дип уйлый. Татар телен белә торып, нинди университетка укырга кереп була? Татар теле алар өчен мәҗбүри күнекмә түгел, бары тик "фитча" гына булган.
Бүгенге көндә татар телен куллану көрәшкә әйләнде
Бүгенге хәл дә ныклап үзгәрде дип әйтә алмыйм. Татарстанда татар телен өйрәнү кыенлашты. Элек мәктәпләрдә һәм дәүләт оешмаларында татар телен кулланып булса, бүгенге көндә бу көрәшкә әйләнде. Кайбер кешеләр чыннан да балаларында татар телен саклау өчен күп көч куя: укытучыларны яллый, балаларын татар бакчаларына бирә. Кызганыч, бу кагыйдә түгел, чыгарма булган мисаллар гына.
— Ә Германиядә яшәгән хәлдә, балагыз булса, татар телен өйрәтергә җыенасызмы?
— Әйе, минем баламның татарча сөйләшүен телим. Үзем телне үсеп җитеп кенә өйрәнгәч, моның никадәр авыр булуын аңлыйм. Балачактан ук татарча белгән, билингваль булган кешеләргә бераз көнләшәм. Татар теленә үземнең юлым кыен булгач, балага татар теленең җиңел булуын теләр идем.
Украинада сугыш башланганнан соң мин берәр баланы уллыкка алу турында уйлана башладым. Бик күп бала ятим калды. Алар арасында татар балалары да бардыр. Минем өчен бу мөһим – баланы уллыкка алсам, ул татар булса, аңа бик теләп тел һәм мәдәниятне сеңдерер идем. Ләкин, әлбәттә, украин тамырлы бала булган очракта да, мин аның мәдәни үзенчәлекләрен хөрмәт итәчәкмен һәм аңа туган телен өйрәнергә ярдәм итәр идем.
— Сезнең белән охшаш хәлдә булган кешеләргә, балачакта татар телен табигый рәвештә өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрүм булганнарга нәрсә ярдәм итә ала дип уйлыйсыз?
— Бу катлаулы сорау, мин бу хакта дусларым белән еш сөйләшәм. Әйтик, бүгенге Украинага карасак, сугыш бик күпләрне украин телендә сөйләшүгә күчерде. Моңарчы урысча гына сөйләшкән күп кенә украин хәзер принципиаль рәвештә украинча сөйләшә. Әмма телгә мөнәсәбәт үзгәрүе шундый радикаль адымнар белән бәйле булмасын иде.
Казакъстанда урыслар да казакъ телен теләп өйрәнә һәм казакъча яхшы сөйләшә
Миңа калса, Казакъстанда кебек йомшаклык белән эш итү кирәк. Анда казакъ теле басымсыз, табигый рәвештә мөһим бер дәрәҗә алган. Казакъстанда урыслар да казакъ телен теләп өйрәнә һәм казакъча яхшы сөйләшә. Татарстанда да бу тәҗрибәне кулланырга кирәк дип саныйм – тел табигый булган мохит булдырырга кирәк.
Мин татар телен мәҗбүри укытуга да шикләнеп карыйм, ләкин Татарстанда бөтен дәүләт хезмәткәрләре татар телен белергә тиеш дип саныйм. Республикада халыкның зур өлеше урысча сөйләшә һәм бу аларның хокукы. Алар бу республикада яши, салым түли, аларның теләгеннән тыш телне мәҗбүри тагып булмый. Шул ук вакытта, безнең максат – кешеләр татар телен үзләре теләп өйрәнсеннәр дигән шартлар тудыру. Бу җиңел түгел, әлбәттә. Татар теле киләчәге – озын һәм авыр булачак. Шулай да татарларга аны үтәргә, тел һәм мәдәният өчен тырышлык күрсәтергә кирәк.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум