Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Евровидение"гә җыенган Русия җырчысына Украинага керүне тыйганнар


Юлия Самойлова
Юлия Самойлова

Украина Иминлек хезмәте җырчы Юлия Самойловага өч елга Украинага керүне тыйган. Самойлова Киевта узачак "Евровидение-2017" бәйгесендә катнашырга тиеш иде.

Украина Иминлек хезмәте Русия җырчысы Юлия Самойловага өч елга Украинага керүне тыйган. Бу хакта "Интерфакс"ка Иминлек хезмәте вәкиле Елена Гитлянская хәбәр иткән.

2015 елда Юлия Самойлова аннексияләнгән Кырымга Мәскәүдән килеп чыгыш ясаган булган. Шулай итеп, урыс җырчысы украин канунын бозган, диелә. Украина канунына ярашлы, ярымутрауга бары тик Киев рөхсәте белән генә керергә мөмкин.

Самойловага Украинага керүне тыю турында документлар әзерләнүе 20 мартта ук билгеле булган иде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков ул вакытта Русия "Евровидение"гә үз вәкилен алыштырмаячак, диде.

Юлия Самойлова балачактан ук инвалид арбасында йөри. Бәйгедә ул "Flame is Burning" җыры белән чыгыш ясарга тиеш иде. Киевта бәйгенең финалы 13 майда узачак.

Киев Кремль контролендәге Русия телевидениесенең Евровидениегә Украина канунын бозган җырчыны җибәрү карарын махсус оештырылган провокация дип бәяли.

"Евровидение"не Украинада уздыру хокукын 2016 елгы халыкара бәйгедә кырымтатар җырчысы Җамала яулады. Ул Стокгольмда "1944" җыры белән җиңеп чыкты.

XS
SM
MD
LG