Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры милләтнең куркуын сәхнәдә күрсәтә


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Галиәсгар Камал театры ике чор яссылыгында спектакль әзерләгән. Драматург Илдар Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле 80нче еллар аша бүгенге хәлебезне сурәтли. 7 апрель – театрда премьера.

Төрле җирдә сибелеп яшәгән татар бер-берсенә дошман була аламы? Бердәмлеккә ирешергә һаман да курку комачаулыймы? Нәрсә ул миллилек? Аның чикләре бармы? Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев шул сорауларга җавап эзләгән.

Режиссер үзе әсәрне 80нче еллар темасына фантазия дип белдерә. Чынбарлыкта мондый нәрсәләр булмаган. Спектакль – мәңгелек тыюлар, чикләүләр, фобияләр тарихы.

Спектакль телекүпер рәвешендә бара. АКШ белән ул чактагы ТАССРда яшәүче татарлар туры элемтә аша бер-берләренә үзләренең бәхетле булуларын күрсәтергә тырыша.

Камаллар Сабантуена пародия дә әзерләгән. Чит ил татарлары колга башына хәмер шешәсе урнаштыруны, баш батыр иңенә сарык урынына чучка салуны аңламады. Татарстан ягы сер бирмәскә тырышты һәм тырышлык кайчак абсурд дәрәҗәгә җитеште. АКШ татары, мәсәлән, үзен танып алгач, студиядән чыгып качты. Әнисе чакыргач та кермәде, чөнки белә, моның өчен Русиядә әнисенең башыннан сыйпамаячаклар. Яшь рәссам үз-үзенә кул салгач, ТАССР ягында әле генә бөтен кеше таныган кешене беркем дә белми икәнлеге ачыкланды. Тимер пәрдә чоры да үткән юкса, ә фобияләр арткан гына.

Камалда "Ак калфагым төшердем кулдан" премьерасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:57 0:00

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров әйтүенчә, бездә бетү куркынычы көчәйде, шуңа күрә курку хисе артты. “Милләт бетә, татар халкы юкка чыга – иң зур курку шул. Бу фобиядән тормышны яңадан кормыйча гына котылып булмый. Үз телебезне кире кайтаруны, дәүләтебезне торгызуны Русиядән көткән кешегә аптырыйм. Ә безнең җитәкчеләр шуңа ышаналар, шуны көтеп яшиләр. Имеш, Русия хөкүмәте ярдәм итсә генә, алда торган проблемнарны җиңеп чыгачакбыз. Бу мөмкин түгел", ди артист.

Милли мәсьәләләргә багышланган спектакльләрнең артуын Әзһәр Шакиров соңгы чиккә җитү белән аңлата.

"Без ул чикне күрәбез, каршы торырга телибез. Шуңа күрә үзебездән торганның барын да эшләргә тырышабыз. Татар бүген үзенең кем икәнен, үткәнен белми. Элек урыс булып яшәсә, үзен кеше итеп хис итә иде. Ә инде бәйсезлек алып, кайбер мөмкинлекләр тугач, без бит үзебез дә милләт дигән хис уянды. Без бер милләттән дә ким түгел дигән фикер Камал театрының бөтен спектаклендә ята. Әлбәттә, сәнгать белән генә ул фикерне бөтен халыкка йоктырып булмый. Аны мәктәптән башлап, җитәкчеләргә кадәр алга сөрергә тиеш. Җитәкче үз телендә сөйләшсә, аңлатса, аңа халык та иярер иде. Аңлатмыйлар бит. Ә без - җитәкчегә иярә торган кавем”.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Иярү – безнең каныбызда. Яшь җырчы Зәбәйдә Прайсны уйнаган Алинә Мөдәрисова фикере:

“Минем герой үзен американча иркен тота. Чөнки ул башка мохиттә үскән. Бездәге татар кызлары үзләрен алай бәйсез хис итмиләр. Русиядә калган булсам, кол хәлендә булыр идем дигән фикере белән дә килешеп була. Бер мисал: без белем алган татар төркеме бәйсезлек ягыннан хәтта рус төркеменнән аерыла иде. Без үзебезне кысаларга куып кертәбез, ә рус төркеме студентлары укытучылары белән тиң күреп сөйләшә, алар белән кара-каршы утырып чәй эчә ала”.

Театр белгече Нияз Игъламов спектакльнең Татарстанда беренче тапкыр куелуын әйтте. 1989 елда аны Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия театры сәхнәләштергән булган. Бүген "ул – актуаль әсәрләрнең берсе" ди ул:

“Татарлар арасында, теге яктагыларында да, бу якта калганннарында да курку хисе арта бара. Бәлки бу хис узар, ләкин әлегә без аның камалышында яшибез. Ни өченме? Чөнки Илдар Юзеев бу әсәрне язганда тимер пәрдә күтәрелгән булган, хәзер киресенчә, ул кире ябылырга мөмкин. Без элек тә таралган идек, хәзер тагын да таркаурак. 20 ел эчендә ирекле идек, бүген яңадан чикләүләр килә. Без һәр җирдән дошман эзләү белән мавыгабыз”.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Нияз Игъламов спектакльдәге персонажларны җыелма образлар ди. Ләкин кайбер шәхесләрне танып була. Тамашачы биюче Рудольф Нуриевны таныды. Әлеге образ үзенә татарлыкның берничек тә ярдәм итмәгәнен әйтте. Нияз Игъламов спектакльдәге атаклы рәссамда Харис Якупов чалымнарын тапкан. Әлбәттә, тулаем түгел.

Азатлык театр белгеченнән берничә мәйданда берничә режиссерның милли мәсьәләләре күтәрүенең сәбәбе турында да сорашты. Бу чыннан да, соңгы чиккә килеп җитүме, әллә модага иярүме? Нияз әфәнде болай дип җавап бирде:

“Милли мәсьәләләр беркайчан да модада булмады. Мода – ясалма әйбер, аны сәясәтчеләр оста файдалана. Театрда ихласлык сорала. Хисләр белән спекуляциягә тамашачы беркайчан да капмаячак. Милли тема бөтен кешене борчый башлады. Режиссер – халык белән бәйле һөнәр ул. Халык күңелендәген сәхнәдә күрсәтеп, аның ышанычын арттырырга, ниндидер мәсьәләләрдә этәргеч булырга тырыша.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Чыннан да, башта Фәрит Бикчәнтәев бу темадан читтәрәк иде. Ул милли мәсьәләләрне кузгатса да, ачыктан-ачык әйтмәде. Бу фикер “Курчак туе”, “Мулла” спектакльләрендә, әдәби әсәрләр аша яңгырады.

“Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклендә – бик якын тарих. Без үзебез дә сәхнәдә күрсәтелгән вакыйгаларның шаһиты. Монда символлар кулланып, фантазиягә бирелеп тә, алдап та булмый. Дөрес, белгечләр монда ниндидер символлар тапты. Ә режиссер ул эш барышында андый нечкәлекләр турында уйламый. Әдипләр дә әсәрнең беренче юлларын язганда финалы турында баш ватмыйлардыр. Ул үзеннән-үзе табыла. Ә инде уйлап эшләнсә, ул инде әдип булмый, үзешчән була”.

“Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле премьерасы 7,8, 20 апрельгә билгеләнгән. Анда театрның утыздан артык артисты катнаша. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы – Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлешне Фуат Әбүбәкеров эшләгән.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

XS
SM
MD
LG