Әстерханда федераль Сабантуй уңаеннан оештырылган чаралар башланды. 12 май Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә чәчәк салды.
Бу һәйкәл Габдулла Тукай исемендәге 74нче мәктәп янына урнашкан. Әлеге мәктәптә укучылар татар телен факультатив рәвештә генә өйрәнә. Азатлыкка мәктәпнең татар теле укытучысы Сорур Мифтяева яңа уку елыннан татар телен дәрес итеп кертергә җыенуларын белдерде.
Чәчәк салу чарасында рәсмиләр чыгыш ясамады. Чәчәк салганнан соң Рөстәм Миңнеханов Әстерхан губернаторы Александр Жилкин белән очрашуга юл алды. 12 май кичен Татарстан һәм Әстерхан өлкәсе сәнгать осталары Әстерхан опера һәм балет театрында концерт куя.
13 май Әстерханда федераль Сабантуй шәһәр стадионында иртәнге 10да башлана. Аңа кадәр стадионнан ерак булмаган җирдә Муса Җәлилгә һәйкәл ачу чарасы да планлаштырылган.