Оештыручылар хәбәр итүенчә, контроль эш 26-27 майда берничә өлештә уздырыла. Беренче өлештә татар теле дәрәҗәсен ачыклаучы тест үткәреләчәк. Икенче өлеш Галимҗан Баруди тормышы белән бәйле булачак. Өченчесе "Галимҗан Барудиның тормышы" белем бирү һәм танып белү бонус-туры" дип атала.
Контроль эшнең I һәм II өлешен уңышлы тәмамлаучыларга диплом биреләчәк.
Онлайн эшне tattest.ru сайтында үтеп булачак. Шулай ук контроль эшне университет бинасында да язып була.
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте. Россиянең бөек татар галиме, дини тәгълимат белгече, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, укытучы һәм мөфтинең тууына быел 160 ел тула.