1 июнь Казанның "Туган авылым" милли комплексында Рамазан чатыры эшли башлады. Беренче көнне авыз ачарга 100 кеше килде. Алга таба оештыручылар көн саен 200ләп кешене авыз ачтырырга җыена.
Башка еллардан аермалы буларак, быел Рамазан чатырына талон белән генә кереп була. Аны мәчеткә кереп аласы.
"Кеше өерелеп килеп, бер-берсенә комачауламасын өчен шулай эшләдек. Узган елны 200 кешегә әзерләнгән табынга 350 кеше килгән көннәр булды", дип аңлатты "Туган авылым" мәчете имамы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин.
Бу сүзләрдә хаклык бар. Беренче көнне үк күңелсез хәл килеп чыкты – ифтарга килгән апаларның берсе чатырны оештыручы Радик Габдрахмановка ачуланып: "Нигә безне кертмисез, монда бит президент акчасына ашаталар", дияргә ашыкты. Чатырның гади кешеләр, эшмәкәрләр акчасына оештырылуын аңа аңлатуы авыр иде.
Авыз ачырга ураза тотканы да, тотмаганы да килә. Ураза тотканнарга кайвакыт урын житми кала
"Авыз ачырга ураза тотканы да, тотмаганы да килә. Ураза тотканнарга кайвакыт урын житми кала, ә безнең төп максатыбыз – Аллаһ ризалыгы өчен көне буе ураза тотып, авыз ачарга килгәннәрне тукландыру. Шуңа күрә быел талон белән генә кертәбез", дип белдерде "Туган авылым" комплексы җитәкчесе Радик Габдрахманов.
Әйтергә кирәк, ураза вакытында оештырылган ифтарларда үзләрен әдәпсез тотучылар да очрый. Шул ук "Туган авылым" чатырында узган ел күрше-тирә йортларда яшәүче әбиләрнең буш савытлар белән килеп өстәлдә калган кайнатмаларга кадәр алып китүләрен күрергә була иде. Биштәрләренә кәнфит-печеньеларны да тутырып китүдән тайчанмадылар.
"Ярдәм" мәчетендә әбиләр тагын да әрсезрәк һәм ямьсезрәк кыланды – өстәлдәге ризыкны авыз ачу башланганчы ук пакетларга тутыра иделәр.
"Туган авылым"дагы Рамазан чатыры ачылышына килгәндә, быел мәдәни програм оештырып тормаганнар, узган елдагыча дәрәҗәле кунаклар чакырудан да баш тартканнар. "Без ураза тотучыларны тәмле ризык белән сыйларга телибез, ифтарның төп бурычы шул", ди Габдрахманов.
Беренче көнне мәҗлесне имам Илнар Зиннәтуллин ачып җибәрде. "Туган авылым" – туристлар күпләп килә торган урын. Алар татар авылын, мәчетне күрәләр, мөселман-татарларның ничек яшәгәннәрен, аларның өйләрен, мәдәниятен, киемнәрен күреп китәләр. Монда без тәравих укыйбыз, ифтарлар уздырабыз", дип әйтеп китте имам.
Ураза тоту – ашамыйча-эчмичә тору гына түгел, ә Аллаһы тәгаләгә якынаю, яман эшләрдән, гөнаһлардан тыелу
Илнар хәзрәт мөселманнарны ифтарларда катнашырга, бигрәк тә ураза тотучыларны ашатучы буларак өлеш кертергә чакырды. Ул Рамазан аенда изге эшләр эшләп калырга өндәде, бу айда кылынган яхшы гамәлләрнең савабы 700 тапкыр артуын искәртте.
"Ураза тоту – ашамыйча-эчмичә тору гына түгел, ә Аллаһы тәгаләгә якынаю, яман эшләрдән, гөнаһлардан тыелу", дип аңлатты имам.
Ул әдәпле-тәртипле итеп ашау мәсьәләсенә дә аерым тукталды. Аерым-аерым түгел, ә бергәләп сөйләшә-сөйләшә ашарга чакырды.
"Чатыр – безнең мәдәният. Ата-бабаларыбыз чатырлар корып яшәгән. Пәйгамбәребез ифтар мәҗлесләрендә катнашкан. 1400 ел элек мондый ифтарлар уздырыла башлый һәм бу матур гореф-гадәт хәзер дә дәвам итә", дип йомгаклады сүзен Зиннәтуллин.