Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзбәкстан татарларына конгресс утырышы түгел, төгәл ярдәм кирәк"


Үзбәкстан татарлары Ташкент Сабантуенда, 2012 ел
Үзбәкстан татарлары Ташкент Сабантуенда, 2012 ел

Ташкентта Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы уза. Элек Үзбәкстанда яшәгән татарлар конгрессның анда барып кайтуыннан әлләни файда күрми.

5 июнь Ташкентта Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы уза. Кичә Казаннан килгән кунаклар Сабантуй бәйрәмендә катнашты.

Казанга күчеп кайтканчы Үзбәкстанда яшәгән һәм татар милли тормышында актив катнашкан Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре Галишан Нуриәхмәт һәм Айрат Габдуллин конгрессның анда барып җыелыш уздыруыннан әлләни файда юк дип саный. Алар заманында татар конгрессының Үзбәкстандагы вәкиле дә булган, әмма бернинди очрашуларга да, сәфәрләргә дә чакырылмавларын әйтә.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

Үзбәкстандагы татар иҗтимагый мәдәни үзәгенең беренче рәисе Галишан Нуриәхмәт:

"Мин Үзбәкстандагы татар егетләре-кызлары белән аралашып торам. 1989 елдан башлап Үзбәкстанда татар иҗтимагый мәдәни үзәге эшләп килә. Мин шуның беренче рәисе булган идем. 1993 елга кадәр, ягъни Татарстанга күчеп кайтканчы аны җитәкләдем.

Үзбәкстан татарлары хәзер күбрәк Русия тәэсире белән эшли. “Соотечественники” дигән оешмалары, Татарстанның Үзбәкстандагы даими вәкиллеге бар. Сабантуйлар да, башкалары да шулар ярдәмендә, алар белән аралашып эшләнә.

Заманында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төркемнәр оештырып йөргән идек. Хәзер халыкның күбесе Татарстанга кайтып киткәч алар ябылды инде. Калган татарлар да балаларын укырга Татарстанга җибәрергә тырыша.

Анда бит әле элек татар мәгарифе институты да бар иде. Ташкентның үзендә иң матур мәктәпләрнең өчесе татарныкы булды. Хәзер алар берсе дә юк. Радиода тапшыру бар, телевидениедә татар тапшыруы сирәк күренешкә әйләнде.

Татар конгрессы Европага да барып "театр уйнап" дигәндәй кайтты. "Без бар әле, без эшлибез әле" дигән сымак. Ташкентка барып җыелыш уздыру "пар чыгару" өчен генә. Ә бернинди дә төгәл эш, ярдәм юк.

Мин 1959 елдан бирле җитәкчесе булган "Яшьлек" ансамбле әлегә кадәр эшләргә тырышып килә, ләкин аларга ярдәм юк дияргә була. Конгресс анда барып нәрсәдер өйрәтсә, газет, китаплар чыгаруга ярдәм итсә яхшы булыр иде. Анда бит Финляндиядәге шикелле 800 генә кеше түгел, элек миллионнан артык татар иде, хәзер күпләре күчеп киткәч тә шактые калды."

Айрат Габдуллин
Айрат Габдуллин

Заманында Үзбәкстанда татарча тапшырулар алып барган Айрат Габдуллин:

"Мин Дөнья татар конгрессының Үзбәкстандагы әгъзасы булып торсам да, мине бер тапкыр да очрашуга чакырганнары булмадылар. Анда бару турында инде әйтеп тә торасы юк. Татарстанга килгән Үзбәкстан вәкилләре белән дә очрашуга чакырганнары юк.

Без 40 еллап Үзбәкстанда яшәгәнгә, андагы халык белән элемтәдә торганга радио-телевидениедә эшләп шактый гына мәгълүматлы булганга күрә, кирәкле киңәшләр бирә алыр идек. Ә бу – конгрессның барып кайтып хисап өчен генә эшләве.

Беренчедән, Үзбәкстанда татар эшләре җайга салынган дип әйтергә була инде, чөнки даими вәкиллек бар. Татар конгрессының анда барып эш алып баруы артык акча сарыф итү генә инде. Икенчедән, халык белән күрешеп аның хәлен белеп килү дә яхшы.

Үзбәкстан татарлары өчен иң зур проблем - аларның әлегә чаклы Татарстан белән тулы элемтәләре булмау. Теләгән вакытта килеп китә һәм күрешә алмыйлар.

Радио-телевидениедә алмаш тапшырулар оештыру кирәк булса да, бүгенге көндә Ташкентта радио үзе сорау астында калды. Анда радионы яңадан оештырмакчы булалар. Элекке каналлар бетәчәк. Бу Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзияев йөкләмәсе белән эшләнә."

* * *

Узган ел октябрьдә Татар конгрессы чакыруы белән Татарстанда Үзбәкстан татарларының рәсми төркеме сәфәрдә булган иде.

Үзбәкстанның элекке мелиорация министры, татар хәрәкәтенең күренекле вәкиле, татар иҗтимагый мәдәни үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин элегрәк Ташкенттагы милләттәшләрнең Казандагы татар җырчыларын бик күрергә теләүләрен хәбәр итте. Азатлыкка әңгәмәдә ул Үзбәкстанда татар мәктәбен ачу һәм университетта татар телен өйрәнү мөмкинлеге юк дип тә искәртеп узды. Алай да татарлар үз көчләре белән милләтләрен, телләрен кулларыннан килгәнчә сакларга тырыша.

Шулай ук, Гыйниятуллин Үзбәкстандагы татар яшьләрен Казанга укырга җибәрергә тырышуларын һәм андагы 300 мең дип саналган татарның Татарстанга бердәнбер ватанга караган кебек каравын уртаклашкан иде.

XS
SM
MD
LG