Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка 12 язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклеләре имзалаган мөрәҗәгать текстын журналист Искәндәр Сираҗи үзенең Фейсбуктагы битенә куйды. Текст урыс телендә. Искәндәр Сиражи Азатлыкка "әлегә мөрәҗәгатькә җавап юк", диде.
"Хат язылды, имзаланды, әмма берара юлланмый ятты. Курыктылар. Бер атна элек үз кулым белән Рөстәм Миңнехановка да, Әсгать Сәфәровка да керттем, электрон почталары аша да җибәрдем. Әлегә җавап юк, көтәбез", диде Сиражи.
Хатның күчермәләре Татарстан премьер-министры Алексей Песошинга, "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зариповка да җибәрелгән.
Мөрәҗәгатьтә, иң элек, татар журналларының бүгенге мөшкел хәле турында бәян ителә. "27 февральдә Язучылар берлегендә узган утырышта "Татмедиа" җәмгыяте җитәкчеләренең компетент булмаулары, басмалар саны кыскаруы, газетларның журналларга әйләнүе, шуңа күрә тиражларның төшүе проблемнарын күтәрделәр һәм монда "Татмедиа" җәмгыяте җитәкчесенең корпоратив үсешне баккан урынбасары Сөмбел Таишеваны гаепләделәр", диелә мөрәҗәгатьтә. Таишева матбугатның киләчәге журналларда дип, газетларны берләштерү, эреләтү сәясәтен алып барачагы турында белдергән.
Хатта язылганча, Таишева "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары җитәкчесе итеп куелганнан соң, ул танылган журналистлар белән көрәш башлаган. Кыска гына вакыт эчендә редакцияләрдән 19 хезмәткәр, шул исәптән "Гаилә һәм мәктәп"нең баш мөхәррире Гөлүсә Закирова да эшләреннән киткән.
Мөрәҗәгатьтә шулай ук "Гаилә һәм мәктәп" журналына Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулланың билгеләнүе һәм берничә айдан Таишева басымы белән вазифасыннан китүе турында да язылган. Бу хакта Азатлык тәфсилләп язган иде.
Миңнехановка язган авторлар Сөмбел Таишева өстеннән зарланып "Татмедиа" оешмасына мөрәҗәгать итүнең файдасы юклыгы турында да белдерә. Гомумән, әлеге хәл "Татмедиа"ның матбугат өлкәсенә булган мөнәсәбәтенең бер генә мисалы, дип дәвам ителә хатта. Нәтиҗәдә танылган язучылар һәм журналистлар "Татмедиа" гамәлгә куйган басмалар белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта, журналистлар саны кыскара, ә оешманың штаты кабарганнан кабара, диелә.
Республика җитәкчелеге һәрдаим ярдәм итеп, дәүләт зур акчалар бүленүгә карамастан татар басмаларының юкка чыгу шаһиты да булырга мөмкинбез, дип зарлана авторлар.
Моннан тыш, мөрәҗәгатьтә район газетларының да авыр хәле турында языла. "Татмедиа" тегермәненә килеп кергәннән соң, алар төссез, кызыксыз була башлады, диелә.
Хат авторлары Рөстәм Миңнехановтан "Татмедиа" акционерлык җәмгыятен таратуны яки эшчәнлеген оптимальләштерүне, республика басмаларын Татарстан министрлыкларына яки башка ведомстволарына, ә район газетларын муниципаль районнарга бирүне сорый.
"Мөрәҗәгатькә битараф калган очракта, патша хакимияте белән күпъеллык һәм каты көрәш нәтиҗәсендә татар матбугатының үлеме турындагы мәгълүматны исәпкә алуыгызны сорыйбыз", дип тәмамлана хат.
Мөрәҗәгатьтә Рабит Батулла, Марсель Галиев, Зөлфәт Хәким, Рәдиф Гаташ, Фәндәс Сафиуллин, Илсөяр Иксанова кебек танылган язучылар һәм журналистларның имзалары бар.
* * * *
Азатлыкта дөнья күргән "Рифә Рахман: "Мәгариф" мөдире Ркаил Зәйдулланы һәрьяклап сындырырга тырышты" дигән мәкалә зур шау-шу уятты. Сөмбел Таишева җавап сүзе белән чыкты.