Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие Мьянмадагы мөселманнар өчен дога кылырга чакырды


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Мьянмадагы мөселманнар өчен дога кылырга чакырды. Мөфти мөрәҗәгатендә һөҗүмнәргә дучар булган мөселманнарга ярдәм турындагы резолюция өлгесенә Русия белән Кытайның киртә куюы турында әйтелми.

Мөфти буддистларның мәчетләргә һөҗүмнәреннән соң Мьянмадагы мөселманнарга авыр чакта ярдәм күрсәтергә чакырды.

“Кызганыч ки, без Русия мөселманнары төбәктәге вазгыятьне берьяклы гына үзгәртә алмыйбыз. Әмма без бу хәлне үзгәртә алучыга мөрәҗәгать итә алабыз. Татарстандагы, Русиядәге һәм дөньядагы барлык мөселманнарны дога кылып Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгат итәргә һәм Мьянмадагы рәнҗетелгән мөселманнарга ярдәм сорарга чакырам”, диелә Мөфти мөрәҗәгатендә.

2017 елның мартында БМОда Мьянма мөселманнарына ярдәм проекты тәкъдим ителде. Анда мөселманнарны күпләп үтерүләр, көчләүләр һәм азаплаулар, һуманитар оешмаларны проблемлы төбәкләргә кертергә кирәклеге язылган. Кытай белән Русия бу проектка вето салды.

XS
SM
MD
LG