10 сентябрь Русиянең 82 төбәгендә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар уза. Калининград өлкәсендә узачак губернатор сайлавында мөселманнарны хәзерге җитәкче вазифаларын башкаручы Антон Алихановка каршы тавыш бирергә чакырганнар. Дини оешма башлыгы урынбасары Руслан Сөләйманов Азатлыкка әйтүенчә, җомга намазы вакытында мөселманнарга сайлауга барып хәзерге губернаторга каршы тавыш бирергә киңәш иткәннәр.
"Ул безнең проблемнарны күрмәмешкә салыша. Шуңа башка намзәтләргә тавыш бирергә киңәш иттек. Хәзерге губернатор белән берничә тапкыр очрашып мәчет мәсьәләсендә сөйләшергә тырыштык, аның янына керергә дип язылдык, әмма ул безне кабул итмәде.
Күптән инде аңа каршы тавыш бирергә кирәк булган. Без пассив булдык һәм (аңа каршы - ред.) тавыш бирмичә ялгыштык. Мин үзем сайлауга йөрмим. Бары өч ел элек кенә хатын белән "Бердәм Русия" фиркасе өчен тавыш бирергә бардым, чөнки алар мәчет төзелешен дәвам итүдә ярдәм итәргә вәгъдә иткән иде. Әмма алар алдады.
Мөселманнар нигездә сайлауга йөрмиләр, чөнки чынлыкта бернинди гадел сайлау юк, ә барысы да ясалма икәнен аңлыйлар.
Безнең хәзер мәчетне дә алдылар, аның урынына җир дә бирмиләр. Төзелеш өчен яңа җир тәкъдим итсәләр дә, инде мөселманнар тагын шул ук тарих кабатланыр дип борчыла. Башта төзегез диячәкләр, ә аннары тартып алачаклар. Мондый шикләр бар”, ди ул.
Билгеле булганча, 2009 елда җирле хакимият Калининградта иман йорты өчен урын билгеләп биргән иде. 2010 елда бинаны төзи дә башлыйлар. Тик 2013 елның октябрендә аяз көндә яшен суккандай мөселманнарга төзелешне туктатырга дигән хәбәр килә. Бу вакытта мәчет 80%ка төзелеп беткән була.
Мөселманнарга “Фридландские ворота” музееның җитәкчелеге каршы чыга. Музей янында мөселман гыйбадәтханәсе урнашырга тиеш түгел, дип белдерә алар. Мәхкәмәгә биргән шикаятендә музей мәчет төзүнең канунга каршы килүен әйтә һәм моны мәчет урнашачак урынның рекреацион зонага каравын һәм ял итү урыны булуы белән аңлата.
Элек сайлауга йөрми идек, бу юлы барып губернаторга каршы тавыш бирәчәкбез
Калининградның Мәскәү районы мәхкәмәсе музей китергән дәлилләр белән килешеп, мәчеткә шул урынны бүлеп бирү канунга каршы килә, дип таный. Русиянең Югары мәхкәмәсе мөселманнарның мәчет төзүне тыю эше нигезендә кассацион шикаять бирү хокукы юк дип карар чыгара. 2014 елны Калининград мөселманнары шикаяте Европа мәхкәмәсендә теркәлде.
Сөләйманов әйтүенчә, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе ул мәсьәләне караячак, әмма әле вакыты билгеләнмәгән. Хәзер алар мәчет төзелешенә киткән чыгымнары кайтаруны таләп итеп хакимиятне мәхкәмәгә биргән.
"Мәчет ябылып өч ел узганнан соң инде компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү мөмкин булмаячак. Шикаять бирү вакыты өч ел дип билгеләнгән. Шуңа әлеге вакыт чыгарга ике-өч көн калгач акчалар югалмасын дип компенсация сорап хакимиятне шикаять иттек. 19 сентябрьдә мәхкәмә утырышы булачак. Хәзерге вакытта киткән чыгымнарның бөтен хисап кәгазьләрен туплыйбыз. Хөкүмәттән 97 миллион сум дәгъва итәбез. Хакимият шикаять белән риза, әмма компенсацияне артык күп сорыйсыз ди.
Европа мәхкәмәсенә биргән шикаятьтә акча турында бер сүз дә язмадык, бары кеше хокуклары бозылуы турында гына әйттек. Болар акча мәсьәләсен кайгырта икән димәсеннәр, дидек. Аннары акча мәсьәләсе ул кадәр мөһим дә түгел иде. Чөнки без чыгымнарны кайтаруны сорап мәхкәмәгә биргәч инде шактый хокукларыбызны югалтабыз. Акчаларны кайтаргач инде теләсә нинди түрә безне аннан куып чыгара алачак. "Акча алдыгызмы - чыгып китегез", диячәкләр. Ә моңа кадәр бөтенесе монда безнең шактый гына акчаларыбыз кергәнне белә һәм куып чыгарырга авырсына иде. Хәзер без бу мәчеттә канунсыз намаз укыйбыз. Барлык мәхкәмә карарлары инде үз көченә керде.
Аннары куәт оешмалары безнең фатирларга качып бетүебезне һәм яшертен намаз укуыбызны теләми. Болай бит ФСБ һәм экстремизмга каршы көрәш үзәгенә безне контрольдә тотарга бик уңайлы. Хәзерге бинада аудио-видео җиһазлар тора. Алар барысын да язып бара. Аларга артык эш калмый, йөгереп йөрергә дә кирәкми. Хәзер укый торган урыннан куып чыгарсалар, төрлебез-төрле якка таралачак һәм төркем-төркем намаз укыячакбыз. Аларга эш артачак. 2006 елда безгә ике катлы бина бирделәр. Анда элек металл цехы иде. Ул кечкенә генә бина. Без аны җиһазландырдык, рәтләдек һәм шунда көндәлек намазларны укыйбыз. Җомга намазлары төзелеп бетмәгән мәчеттә укыла.
Икенче яктан, "Фридландские ворота" музее шушы урында яңа филиал ачасыбыз килә дип дәгъва кыла. Чынлыкта әлеге музейда 1945 елга кадәр бары фашист казармасы булган. Бернинди тарихи урынны хәтерләтми. Бу 700 ел элек төзелгән ниндидер капкалар. Ул рәсми рәвештә мирас һәйкәлләре исеменә кермәгән. Без документларны тикшердек инде.“Фридланские ворота” булган урын шәһәр мэриясенә карый. Мэрия мәчеткә аренда килешүен озайтмый. Мәчет төзелешен туктату өлкәдә мөселманнар булмасын, ислам дине таралмасын өчен эшләнде. Мөфтиләр яклап бер сүз дә әйтмәде”, ди ул.
Тулысынча сәдака акчасына төзелгән мәчетне тартып алдылар
Сөләйманов әйтүенчә, хәзер Калининград өлкәсендә 100 меңнән артык мөселман яши. Бу өлкәдәге халыкның 10%. Мәчет нәкъ шуларның сәдака акчасына төзелгән.
"Дәүләттән бер тиен дә кермәде. Губернатор мөселманнарга булышмый. Хатлар язгач: "Мәхкәмә карары бар, шикаять итегез, без мәсьәләне хәл итәргә вәкаләтле түгел” дигән коры җаваплар килде. Инде хәзер сайлау җиткәч губернатор безнең белән очраша башласа, сайлау алдыннан бер сәяси адым гына икәнен яхшы аңлаячаклар", ди ул.
Сөләйманов сүзләренчә, хәзер инде аларга комачаулаучы тагын бер оешма төзелгән.
"Ихсан" дигән тагын бер оешма төзеп куйдылар. Алар безнең исемнән "барысы да яхшы" дип сөйләп йөри, кирәкмәгән урыннардан җирләр ала. Бу Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинга карый. "Ихсан"нар шәһәр читендәге бистәдә торак йорттан мәчет ясап теркәде. Ул 350 кешегә исәпләнгән. Анда җыелып намаз укыйлар”, ди Руслан Сөләйманов.
Узган елны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Калининградта мәчет төзү белән бәйле күп еллык каршылыкның, ахыр чиктә, мөселманнар файдасына хәл ителәчәгенә өмет белдергән иде.
"Калининградта Җәмигъ мәчете төзү мәсьәләсе хакында без сезнең белән сөйләшкән идек инде. Бу эшне уңай хәл итәргә ярдәм күрсәтә алсагыз, мин сезгә рәхмәтле булыр идем", - дип белдерде Миңнеханов Калининград өлкәсе башлыгы Николай Цуканов белән Казан Кирмәнендә узган очрашу барышында. Әмма Цуканов әлеге очрашудан соң озак тормыйча бу вазифадан китте.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.