Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт язучысы Флүр Галимов Путинга "телебезне кисмәгез" дип ачык хат язды


Уфада башкорт телен яклап митингка чыгучылар
Уфада башкорт телен яклап митингка чыгучылар

Русия һәм Башкортстан язучылар берлекләре згъзасы, танылган башкорт язучысы Флүр Галимов, "телебезне кисмәгез", дип Русия президентына ачык хат юллады.

Язучы Флүр Галимов үзенең Вконтакте сәхифәсендә урнаштырган әлеге хатында Путинның Йошкар-Олада әйткән сүзләрен һәм туган телләрне укытуны тикшерергә кушуын "мантыйк белән аңлатып булмаслык" хәл дип яза.

"Исегезгә төшерергә базнат итәм: илнең төп канунының гаранты булып та, әлеге фәрманыгыз белән сез Русия Конституциясенең 68нче мадәсен бозарга сәбәп бирәсез", ди Галимов.

Флүр Галимов
Флүр Галимов

Автор Путинның әлеге фәрманы Башкортстанда урыс һәм башкорт халкын икегә бүлүен, киеренкелекнең интернетта гына түгел, мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында арттыруын билегәп уза. Хакимият каршы булса да, халыкның башкорт телен яклап, 16 сентябрьдә урамнарга чыгуы турында да әйтелә. "Татарстан белән Чуашстанда да хәлләр кискенләшә. Акылга сыймый, бөтен илдә шау-шу тудыручы бу идеяне нинди политтехнологлар һәм вакытлы сәясәтчеләр бирде икән? Халыктан аерылыган бу кешеләр 2017 ел барганын, янгын чыга калса, аны сүндереп булмаячагын һәм кансу кызыл елгалар агу мөмкинлеген аңламыйлар микән әллә..." ди Флүр Галимов.

Язучы митингка чыгучыларның күзләрендә өметсезлек һәм тәвәккәллек күрүен, туган башкорт телен якларга әзер булулары турында яза. "Чөнки алар аңлый - тел булмаса, халык та, Башкорстан да булмаячак. Хөрмәтле Владимир Владимирович! Безнең телне кисмәгез! Берничә гасырларга сузылган фетнә вакытында мондый хәл бер булган иде. Ләкин без исән калдык һәм телне сакладык", дип Галимов.

16 сентябрь Уфада башкорт телен яклап урам җыены узды. Чарада катнашучылар республика башлыгы һәм мәгариф министрын вазифадан китүләрен таләп итте. Чара ахырында полиция "Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчыновны тоткарларга тырышты, әмма халык моңа юл куймады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG