Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс мәдәнияте җәмгыяте "Татарстан ата-аналары җыелышы" уздырырга тәкъдим итә


 Михаил Щеглов
Михаил Щеглов

Җыелыш уздыру тәкъдиме белән оешма Татарстан президентына, республика мәгариф һәм һән министрына, КФУ ректорына хат җибәргән.

Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучылар хокукларын яклау комитеты Татарстан президентына, республиканың мәгариф министрына һәм КФУ ректорына "Татарстан ата-аналары җыелышы" уздыруны сорап, хат язган. Җыелышның темасын "Татарстан ата-аналары - Русия төбәкләрендәге мәгариф системында федераль кыймәтләрне ныгыту өчен" дип атарга тәкъдим итәләр. Бу хакта урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов хәбәр итә.

Щеглов сүзләренчә, Русия президенты Владимир Путин Баш прокуратурага төбәкләрдә туган телләрнең ихтыяри укытылуын тикшерергә кушса да, "төбәк башлыгы да, министр да соңгы ике атна эчендә әлеге мәсьәләгә үз фикерен белдермәде".

"Урыс телле ата-аналарның татар телен ихтыяри укытуга күчерүне (яки аннан бөтенләү баш тартуны) һәм урыс теле дәресләрен арттыруны сорап язылган меңләгән хатларына җавап итеп, төбәк мәгариф министрылыгы мәктәпләр идарәлеге аша проблемны тирәнгә генә җибәрә", ди мөрәҗәгать авторлары.

Щеглов әйтүенчә, Татарстан президенты һәм мәгариф министры инициативадан баш тарткан очракта, КФУ запас вариант буларак күз уңында тотыла. "Ни генә булмасын, җыелыш быел көз барыбер уздырылачак", ди Щеглов.

Путинның урыс теленнән башка телләрнең мәҗбүри укытылмаска тиешлеге турында сүзләрен Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты күтәреп чыкты. Алар ачык хатлар яза, Русия баш прокуратурасына республикада татар теле мәҗбүри укытыла дип шикаять иттеләр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG