Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО миссиясе Украинада сугыш башланганнан бирле 376 көчләү очрагы булуын ачыклаган, зыян күрүчеләрнең күбесе — ирләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ирләрне көчләүнең 262 очрагы, хатын-кызларны – 104, кыз балаларны – 10, малайларны көчләүнең 2 очрагы теркәлгән, диелә.

БМОның Украинада кеше хокукларын күзәтү миссиясе 2022 елның 24 февраленнән 2024 елның 31 августына кадәр сугыш белән бәйле булган 376 җенси көчләү очрагын теркәгән.

Миссия мәгълүматынча, бу очракларның яртысыннан артыгы әсир итеп алынган ирләргә кагыла. Аларны Русия җирләрендә яки басып алынган җирләрдә җәфалауларга дучар иткәннәр.

Ирләрне көчләүнең 262 очрагы, хатын-кызларны – 104, кыз балаларны – 10, малайларны көчләүнең ике очрагы теркәлгән, диелә.

Миссиядә хәтерләтүләренчә, сугыш белән бәйле җенси көчләүләр – кеше хокуклары, һуманитар һәм җинаять хокукы өлкәсендә халыкара хокукны бозу булып тора. Җенси көчләүдән зыян күргән украиннарның күбесе бу хакта сөйләргә әзер, дилә.

"Бу дәлилләр – гаделлек урнаштыру, гаеплеләрне җаваплылыкка тарту һәм бу явызлыкның алга таба да таралуына юл куймау өчен төп рольне уйный", диелә матбугат хәбәрендә.

Әле 2022 елның сентябрендә үк БМОның Украина буенча тикшерү комиссиясе рәисе Эрик Мёсе Русия хәрбиләре кылган сугыш җинаятьләренә дәлилләр күп җыелды дип белдерде. Мондый теркәлгән җинаятьләр арасында җәзалап үтерү, җәфалаулар, җенси көчләүләр һәм балаларга каршы җинаятьләр, торак пунктларны көчле һөҗүмнәргә тотулар бар.

"Настоящее Время" исәпләүләренчә, Русия бәреп кергәннән бирле Украина сугыш җинаятьләре һәм дәүләт иминлегенә каршы җинаятьләр турында 170 меңгә якын җинаять эше ачкан.

Бу эшләрнең күпчелеге (143 мең 906сы) сугыш кануннарын һәм гадәтләрен бозу белән бәйле. Моңа мәсәлән әсирләр яки сивилләргә рәхимсез мөнәсәбәт, халыкара хокук тыя торган корал куллану керә.

  • Украинадагы сугышта Русия хәрбиләренең хатын-кызларны көчләве турындагы беренче эш мәхкәмәгә 2022 елда май ахырында тапшырылган иде. Броварски районын оккупацияләгән вакытта Михаил Романов бер авылдагы йортка бәреп кергән һәм аның хуҗасын атып үтергән диелде. Үтерүдән соң, исерек хәрби башка бер оккупант белән берлектә берничә мәртәбә аның хатынын көчләгән, дип белдерде Украина прокуратурасы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG