2024 елның 9 аенда Казанда уртача хезмәт хакы 89,3 мең сумга җиткән. Бу узган елдан 21 процентка (инфляцияне исәпкә алганда — 12 процентка) күбрәк. Әлеге саннарны бүген Казан башкарма хакимиятенең җитәкче урынбасары Илдар Шакиров мэрия киңәшмәсендә китерде.
Хезмәт хаклары өлкәләргә карап бер-берсеннән шактый аерыла. Иң күбе финанс тармакта эшләүчеләр ала — аена уртача хезмәт хакы 121,5 мең сум. Ай-ти һәм фән өлкәсендә — 121,1 мең сум, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтүдә — 77,2 мең сум, мәгарифтә — 64,5 мең сум тәшкил итә. Кече һәм урта эшмәкәрлектә эшләүче хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы исә бары 35,4 мең сум гына булган. Бу Казандагы уртача хезмәт хакыннан 2,5 тапкырга азрак.
Казан хезмәт хакы күләме буенча Мәскәү, Петербур, Екатеринбур һәм Красноярскидан соң бишенче урында бара.
Шул ук вакытта Казанның барлык тармакларына да эшчеләр җитми. Моны шәһәр мэры Илсур Метшин проблем дип атады. Иң зур кытлык — сәнәгать тармагында күзәтелә.
1 октябрьгә булган саннарга караганда, Казанда 1 304 эшсез теркәлгән. Шул ук вакытта 15 меңгә якын вакансия бар.
Татарстанда Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби заводларда эшче көчләргә кытлык зур. Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле.
Сугыш шартларында соңгы ике елда Русиядә, шул исәптән Татарстанда һәм Башкортстанда яңа урта сыйныф оешты. Бу — Украина сугышында катнашучылар һәм хәрби заводларда, келәтләрдә эшләүчеләр һәм IT белгечләр. Аларның 200 мең сумлык айлык кереме Русиядә уртача айлык хезмәт хакыннан ике тапкырга күбрәк. Аларның керемнәре менеджерлардан, банк хезмәткәрләреннән артып китте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум