Казанның "Адымнар" күптелле мәктәбе Украинадагы сугышка чираттагы һуманитар ярдәмен тапшырган. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.
Һуманитар ярдәмдә укучыларның солдатларга язган хатлары, ашка сала торган токмач, чәк-чәк бар, аларны балалар дәресләрдән соң калып әзерли, диелә. Сугышка китәсе бу ашамлыкларны әзерләүдә барлыгы 45 укучы катнашкан.
Ярдәмне җибәрүдә "Алга" батальоны ветераны, сугышта "Нельсон" кушаматы белән йөргән Наил Садриев та катнашкан.
"Балалар — теләсә кайсы дәүләтнең киләчәге. Киләчәгебез аларны ничек үстерәчәгебездән тора. Балаларны мондый эшкә катнаштыру мөһим. Күпмедер вакыт үткәч, алар үзләренең балачагын искә ала башлаячак. Кемдер питбайк белән Көектә яшәүчеләрне куркытып йөрүен искә алса, кемдер — фронтка ярдәм итүен", дигән Садриев.
- Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев проекты — "Адымнар" күптелле мәктәпләрендә укучыларны сугыш өчен хезмәт итүгә җәлеп итүләре турында Азатлык Радиосы моңарчы да язган иде. "Адымнар"да башлангыч сыйныфларга әлегә "Ватанны саклаучылар" өчен дип рәсем һәм хатлар яздырталар. Ә өлкәнрәк сыйныфларга окоп шәмнәре ясарга туры килә.
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң белем бирү системы милитаристик рухка күчте. Шул исәптән мәктәпләрдә укучыларның башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә пилотсыз очкычларны сугышчан куллану нигезләрен өйрәнә башлаячагы да билгеле булды.
- Моңа кадәр мәгариф белгече Марат Лотфуллин моны "бүгенге сәясәтнең бер өлеше һәм бу сугышка әзерләнү" дип белдергән иде Азатлыкка. "Хәрби әзерлек дәресләренең нәрсә икәнен беләбез инде. Балалар дроннар өйрәнәчәк. Бүген безнең илгә солдатлар кирәк. Мәктәп солдат әзерләүгә юнәлтелгән. Хәзер абортларны туктатырга җыеналар. Солдалар җитми. Безнең дәүләт зур сугышка әзерләнә, бу шуның бер адымы", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум