ТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт Азатлыкка сөйләвенчә, Казан мэриясенә бүген белдерү хаты төзәтелеп тапшырылган. Анда активистлар ике көн сораган: 14 һәм 15 октябрь. "14 октябрьдә башка чара уздырыла дисәләр, 15енә ризалашабыз", ди ТИҮ вәкиле. Белдерү хатында дүрт мәйдан күрсәтелгән. Өстенлекле мәйдан дип опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле каршындагы мәйдан, Вахитов һәйкәле яны, Камал театры алды билгеләнгән. Әлеге урыннар буш түгел диелсә, Тинчурин бакчасы күрсәтелгән.
"Беренче мөрәҗәгатьнең кире кагылуы турында җомга кичке җиде тулганда шалтыратып әйттеләр. Рәсми хатны бүген генә алдык", ди Галишан Нуриәхмәт. Мэрия түрәсе Евгений Варакин имзалаган хаттан аңлашылганча, оештыручылар 51нче канун нигезендә "ачык чарада җәмәгать тәртибен саклауның формаларын һәм ысулларын" күрсәтмәгән. "Без җәмәгать тәртибе ТИҮ активистлары тарафыннан сакланачак", дип күрсәткән идек. Тагын ни җитмәгәндер," ди Галишан әфәнде.
Аның фикеренчә, бу - Хәтер көнен уздыртмаска тырышуның бер сәбәбе. "Конституциядә халык митинглар оештырырга хокуклы дигән 31нче маддә бар. Аны оныттырырга тырышалар. Җыеннар турындагы канунда да чара оештыручылар хакимиятләргә белдерү хаты җибәрергә тиеш дип кенә әйтелә. Рөхсәт сорарга тиеш, дигән сүзләр юк. Ләкин бездә җыеннар уздыртмауның 99 ысулын табалар", ди Галишан Нуриәхмәтов.
Хәтер көнендә шулай ук Сөембикә манарасы янында дога кылу да каралган. Хакимиятләр килештергән очракта ул җыенның дәвамы булачак. "1552 елгы вакыйгалар бүген дә кабатлана" дигән шигар Хәтер көненең төп темасы булачак, диде ТИҮ рәисе урынбасары.
Былтыр Хәтер көне 15 октябрьдә Камал театры каршындагы мәйданда узган иде. Башка еллар белән чагыштырганда, халык күбрәк килде. Матәм чарасына татар галимнәре, зыялылар, яшьләр, өлкәннәр килгән иде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.