Русиядә сайлау алды шаукымы башланды. Мөселман руханилары да теләпме-теләмичәме бу шаукымга кушылды. 23 декабрь Мәскәүдә "Бердәм Русия" фиркасе корылтае узды. Анда катнашучылар 18 март узачак президент сайлауда Русиянең гамәлдәге президенты Владимир Путинны хупларга карар итте.
Ни хикмәт, шушы корылтайда Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Уфадан Тәлгать Таҗетдин, Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов һәм яңа төзелгән Русия мөселманнары дини җыены башлыгы Әлбир Крганов та бар иде. Русиядә мөселманнарының җәберләнүе, Мәскәүдә мәчетләр җитмәү сәбәпле мөселманнарның бәйрәм намазларын урамнарда укырга мәҗбүр булуы, мәчет өчен җир бирмәү һәм башка кайбер проблемнарга карамастан, мөселман җитәкчеләре бүгенге тормыштан канәгать, күрәсең.
Без аларның бу хакта фикерләрен белергә теләп һәм башка фирка корылтайларында да катнашу-катнашмауларын сорап үзләренә шалтыраттык.
Дамир Мөхетдинов, Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары:
– "Бердәм Русия" партиясе мөфти Равил хәзрәт Гайнетдингә чакыру җибәрде. Ул миңа катнашырга әмер итте. Мин мөфти исеменнән бардым.
– Мөселманнарга мәчетләр төзетмәү, җир бирмәү яки башка проблемнар чыкканда "Бердәм Русия" партиясе берәр ярдәм күрсәткәне бармы?
– Болай дип әйтергә ярамый, чөнки мәсьәләләрне төрлечә күтәрергә була. Мәсәлән, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Ингушетия башлыгы Юнысбәк Евкуров, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булсын, үзләренең җөмһүриятләрендә мәчетләр төзиләр, мәдрәсәләр ачалар, академияләр, Коръән-хафиз мәркәзләрен булдыралар.
Безнең дәүләтебез башлыгы президент Путин да Мәскәүдә җәмигъ мәчете ачылышында катнашты. Хөкүмәт тарафыннан уку-укытуда ярдәмнәр күрәбез, фонд эшли. Безнең яшь кадрлар - имамнарыбызга хезмәт хаклары түлиләр.
Газет-журналларыбызны, китапларыбызны бастыруга ярдәм күрсәтәләр. Шуңа "Бердәм Русия" партиясе яки Русия президенты тарафыннан ярдәм күрмибез дип әйтү дөрес сүз түгел.
Безнең мөфти һәм башка хәзрәтләр мөнбәргә басып шул партияне яклагыз, шул партияне сайлыйбыз дигәнен ишеткәнем юк. Мөфти ачыктан-ачык әйтә: без мөселманнарга ярдәмдә, алар турында яхшы фикердә булганнарга ярдәм күрсәтәбез, ди. Ләкин шул партияне яклагыз дип әйткәне юк. Без ватандашлар булганга күрә сайлауда катнашырга тиеш, бу безнең бурычыбыз, ди. Шуңа күрә без катнашабыз. Кем кемне якларга тели - бу аларның үз эше.
– Башка партияләрнең корылтайларында катнашасызмы?
– Безне ЛДПР партиясе җитәкчесе Жириновский үзенең корылтаена чакырган иде, ләкин без бармадык, чөнки аның тарафыннан татарларга, мөселманнарга, кавказларга каршы күп каршы сүзләр әйтелде. Шуңа анда катнашмадык. Башка сәяси фиркаләрнең чакыруларын күргәнем юк.
"Бердәм Русия" партиясе корылтаенда катнашкан Тәлгать Таҗетдин телефонын ике атна дәвамында алмау сәбәпле аның фикерен белеп булмады.
Әлбир Крганов шулай ук мәшгуль булып чыкты. Аның ярдәмчесе хәзрәтнең эш сәфәрләре күп булуын һәм безнең белән сөйләшергә вакыты булмавын әйтте. Әлбир хәзрәт үзенең Facebook битендә бу корылтайда катнашып "милли лидерны" тыңлавын горурланып язган иде.
Дин дәүләттән аерылган булса да Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиуллин мөселман җитәкчеләре мондый чаралардан читтә кала алмый дип саный.
"Мәскәүләр тотса якаң... мөселман руханилары да берни дә эшли алмый. Бармыйча булдыра алмыйлар. Христиан дине дәүләт дине булды һәм булачак, ислам дине куылган дин, аны хәзер түзеп торалар, чөнки түзмичә хәлләре юк.
Президентның кем булачагын яхшы беләбез. Сайлыйсы юк, сайланган. Сайлауга укытучыларны, әбиләрне йөртәләр дә, авылларны куып чыгаралар. Кем сайланса да Путин үтә. Аның бөтен уены да шунда. Аларга кешеләрнең сайлауга килүе, ягъни сан кирәк. Әгәр кеше килмәсә, дөньяга көлке булачак", диде Зөфәр хәзрәт.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.