Чанышева Пушкин урамындагы полиция бүлегенә китерелгән. Штаб җитәкчесе сүзләренә караганда, тоткарлауның сәбәбен полиция социаль челтәрләрдә килештерелмәгән митинг һәм йөрешкә чакыру дип аңлаткан. "Миңа беркетмә төзү белән мәхкәмәгә алып китергә мөмкиннәр", дип сөйләгән Лилия Чанышева ""Idel.Реалиига"
Әлеге гамәле өчен активистка йә 150 мең сумнан 200 мең сумга кадәр административ штраф, йә 40 сәгатьтән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, йә 30 тәүлеккә кадәр сак астына алу җәзасы бирергә мөмкиннәр.
Чанышева шулай ук җомгага каршы төндә штабның ишек йозагына җилем агызып китүләре һәм хезмәткәрләрнең эчкә үтә алмаулары турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, штаб активистларына даими рәвештә полиция шалтыратып, "әңгәмәгә чакырып тора".
Уфадагы Навальный штабы республика хакимияте һәм шәһәр мэриясенә 28 гыйнварда "Сайлаучылар протесты" дип аталган урам йөреше һәм митинг оештыру өчен рәсми хат юллаган иде. Хакимият аңа рөхсәт бирмәде. Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хакимиятнең бу карары кануни дип таныды. Хакимияттән тиешле вакытка җавап булмаганлыктан, оппозиция тарафдарлары әлеге митингны килештерелгән дип саный.