Чикләүләр исемлегендә Русия энергетика министры урынбасары Андрей Черезов, әлеге министрлыкта департамент җитәкчесе Евгений Грабчак һәм "Технопроэкспорт" ширкәте җитәкчесе Сергей Топор-Гилка да бар. "Технопроэкспорт"тан тыш, чикләүләргә "Сургутнефтегаз" һәм "Силовые машины" ширкәтләренең берничә оешмасы эләккән.
Украина һәм Көнбатыш илләре Кремльне Русия тарафлы фетнәчеләргә ярлдәм итүдә гаепли. Мәскәү әлеге гаепләүләрне кире кага. Киев хакимиятләре мәгълүматынча, Донбасста биш меңләп Русия хәрбие катнаша. Мәскәү аларны ихтыярилар дип атый.