14 март Нефтекама каласында узган Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте пленумында мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелде. Аерым алганда икътисади мәсьәләләрнең хәл ителмәве, яшьләрнең җәлеп ителмәве, нәзарәт эшчәнлегендә үсеш булмавы әйтелде. Нигъмәтуллин эшчәнлеген аеруча аның урынбасары Айнур Арсланов тәнкыйтькә тотты.
Шушы пленумнан соң Азатлык анда катнашкан дин әһелләренең фикерләрен белеште.
Мөхәммәт Галләм, "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы:
– Башкортстан өчен республика мөселманнарының диния нәзарәте рухият билгесе кебек. Ул иң кыйммәтле байлыгыбыз. Шуңа аңа хөрмәтебез дә, таләпләребез дә зур. Җисеме исеменә туры килергә тиеш. Нәзарәт оешуына узган ел 100 ел тулуны билгеләдек. Әлбәттә, ул бер гасыр элек оешса да, аның эше тукталып торган, яңа тарих белән санаганда нәзарәткә 25 яшь тулды. Бу дәвердә бик зур, матур эшләр дә эшләнде, ләкин таләпләр дә үсә бара.
XXI гасырда нәзарәт заман таләпләренә туры килергә, анда белемле, заман технологияләреннән оста файдалана белгән кешеләр эшләргә тиеш. Безнең нәзарәт рухи яктан да, оештыру җәһәтеннән дә артта калды. Аның голамәләр шурасы да, мөтәвәллияте дә юк. Киңәшле эш кечкенә булса да, зурга әйләнә, киңәшсез эш бөек булса да, юкка чыга. Нәзарәт идарәсендәге дистәдән артык кеше берничә төркемгә бүленгән. Шушы һәм башка сәбәпләрдән чыгып дини оешма үзгәрешләр кичерергә тиеш дип уйлыйм.
Мин Нефтекамада узган чарада ясаган чыгышымда да шул хакта әйттем. Тәнкыйть дөрес булса, ул – дару, дөрес булмаса – агу. Ризасызлык көчле дулкын кебек. Шуңа мөфти хәзрәткә сәламәтлеге какшавы һәм башка сәбәпләрдән китү кирәклеге тәкъдим ителде. Ул пленумны урынбасары Әюп Бибарсов белән ташлап чыгып китте. Авыр чакта капитан корабны ташларга тиеш түгел, диде "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм.
Айнур Арсланов, Башкортстан диния нәзарәте рәисе урынбасары:
– Нурмөхәммәт хәзрәт бик хикмәтле кеше. Ул минем остазым. Әмма хакыйкать һәм заман таләбе дигән төшенчәләр бар. Диния нәзарәте үзгәртеп коруны таләп итә. Низамнамәдә билгеләнгәнчә, быел корылтай булачак. Аңа кадәр пленум уздырачакбыз. Пленумны без нейтраль урында – “Ихлас” мәчетендә уздырачакбыз. Анда мөфти вазифасына намзәтләр күрсәтеләчәк.
– Матбугат Башкортстан диния нәзарәтенә яңа сайланачак мөфти дип сезнең исемне атый.
– Диния нәзарәте бик авыр хәлдә. Аның бурычлары зур, төзелеп бетмәгән мәчетләребез бар. Бу бик авыр йөк. Мин аны йөкләргә ашкынып тормыйм. Әмма сайлап куйсалар, Ходай ризалыгы белән йөкләргә әзермен, ләкин миннән акыллырак, белемлерәк намзәт булса, аңа ярдәмче булырга әзермен”, диде Башкортстан диния нәзарәте рәисе урынбасары, 32 яшьлек Айнур Арсланов.
Хәмзә Хафизов, Башкортстан диния нәзарәтенең Урал арты төбәге кураторы:
– Башкортстан диния нәзарәтенә бүген 800 мәчет карый. Безнең Урал арты төбәгендә тугыз район бар, мин бу төбәкләрдә нәзарәтнең кураторы булып торам. Урал арты төбәгендә барлыгы 362 мәчет урнашкан. Районнан-районга йөрергә машина, аңа ягулык, төзәтү чыгымнары кирәк. Боларның берсе дә юк. Хезмәт хакы түләнми.
Кайда гына барсам да, мөселманнар Уфадагы “Әл-Рәхим” мәчетенең төзелешенең ни өчен туктап калуы, нәзарәттә барган каршылыклар турында сораша. Белүегезчә, гайбәт белән интернет тулган. Халыкта ризасызлык бик көчле. Нәзарәтнең абруе да төште. Мәсәлән, күптән түгел Уфага Русия президенты Владимир Путин килгән иде. Анда Башкортстан мөфтие күренмәде. Ә бит милли һәм ислам дине таралган төбәктә мөфти үзәктә булырга тиеш. Узган ел нәзарәт оешуга 100 ел тулуны билгеләделәр. Ул исем өчен генә үтте. Аңа Русия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин дә килмәде. Безнең районнарда узган чаралар да, Ризаэтдин Фәхретдин укулары да күпкә тантаналырак һәм колачлырак үтә. Заманында Нурмөхәммәт мөфти китәчәген белдергән иде. Кайчан китә? Мин җитәкчелеккә яңача, заманча эш итә белгән белемле яшьләр килергә тиеш дип уйлыйм”, диде Башкортстан диния нәзарәтенең Урал арты төбәге кураторы Хәмзә Хафизов.
Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинның тагын бер урынбсараы Әюп Бибарсов "Реальное время" басмасына пленуда нәзарәт рәисенә тәнкыйть бары Айнур Арсланов һәм аның якташы Хәмзә Хафизов тарафыннан гына яңгырады, ә башкалар нәзарәтнең эшен яхшырту турында гына фикерләрен белдерде дип әйткән. Шул ук вакытта ул имамнарның күпчелеге пенсия яшендә икәнен таныды, әмма ул монда проблем күрми.
"Дональд Трамп, Рим папасы, патриарх Кирилл да вазифага олы яшьтә килде. Җаваплы вазифаларга бала-чаганы куймыйлар. Җитәкчеләрнең эш тәҗрибәсе булырга тиеш. Әлбәттә искәрмәләр була. Мисал өчен, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның тирән белеме, харизмасы бар. Әмма яшь кеше (Айнур Арсланов - ред.) мөфтине үзенең остазы дип белдереп, аннары аның урынына менеп утырыр өчен аңа вазифадан китәргә куша икән, бу инде күп нәрсә турында сөйли”, диде ул.
Пленумда 120 имам-хатыйб, рәсмиләр һәм диния нәзарәте җитәкчеләре катнашкан.