Утырышта Британия, Нидерланд, АКШ һәм башка илләр Русиядән Кырымны Украинага кайтаруны таләп итте. Шулай ук ярымутрау Русия контролендә булган чагында илдән чикләүләр алынмаячак диелде.
Кырымтатарлар исеменнән утырышта Мәҗләснең АКШтагы вәкиле Айла Бакаллы чыгыш ясады.
"18 май (1944 ел - ред.) кырымтатарларны Кырымнан сөрген иттеләр. Без бүген кырымтатарларның Кырымда бәхетле яшәве хакында ишетмәдек. Аларның ярымутрауда нинди эзерлекләүләргә дучар ителүе турында БМО әле ишетер. Бу хакта иреккә чыкканнар сөйләр. Кырымтатарларның тарихы Кырым белән бәйле һәм ул Русия күрсәткән тарихка туры килми. Безнең җитәкчеләр һәрвакыт ирек тарафдарлары иде", диде ул.
Иминлек шурасында чыгыш ясаган Германия вәкиле Русиядә Мәҗлесне тыю карарын гамәлдән чыгаруны таләп итте.
Украинаның тышкы эшләр министры урынбасары Елена Зеркаль дүрт еллык басым астында яшәү чорында Кырым аннексиясенә каршы чыгыш ясаган һәркем корбан була ала иде диде.
"Русия вәкилләре караны ак итеп күрсәтәләр. Кырым геттога әйләнде. Кырымда кеше хокукларын яклаучыларны, журналистларны, кырымтатарларны, аннексиягә каршы чыгучыларны эзәрлеклиләр. Олег Сенцов, Александр Кольченко кебек активистларны утырттылар, Русия Кырымга корал урнаштыра. БМОга үз эшендә Украинага һәм Кырымга тиешле дәрәҗәдә игътибарны арттырыга кирәк. Кырым аннексиясен гамәлдән чыгару өчен без бергә эш итәргә тиеш", диде Зеркаль.
Кырым Русия тарафыннан 2014 елда Украина кануннарын бозып, Кырымга Русия гаскәрләрен кертеп уздырылган, әмма халыкара җәмәгатьчелек танымаган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләнде. Дөнья җәмәгатьчелеге Кырымның Русиягә кушылуын танымый, ярымутрауны Украина җире дип саный.