Accessibility links

Табиблар Сергей Скрипальнең хәле яхшыруын белдерә


Солсберида Сергей Скрипальнең агулануын тикшерүчеләр
Солсберида Сергей Скрипальнең агулануын тикшерүчеләр

Табиблар Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры, Британиядә агуланып мәрткә киткән Сергей Скрипальнең хәле яхшыра дип белдерә.

Reuters хәбәр итүенчә, табиблар Сергей Скрипальне дәвалау үз нәтиҗәләрен бирә, аның хәле яхшырганнан яхшыра дип белдергән.

Элекке офицер белән бергә агуланган кызы Юлия Скрипаль дә аңына килеп, сөйләшә башлады. 5 апрельдә ул беренче рәсми белдерү белән чыкты. Юлия үзенең сәламәтлеге яхшыра баруы турында хәбәр итте.

Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. Лондон алар Русиядә җитешетерлгән "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агуланган дип белдерде. Британия премьер-министры Тереза Мэй Сергей Скрипальне агулауда Русияне гаепләде. Мәскәү гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG