Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан ата-аналары ана телен мәҗбүри укытуны кайтару таләбе куя


Айсылу Галиева - Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре, Фәндәс Сафиуллин - җәмәгать эшлеклесе, Руслан Айсин - сәясәтче, Павел Шмаков - СОлНЦе мәктәбе мөдире, Чулпан Хәмидова - ВКда татар ата-аналары төркеме администраторы
Айсылу Галиева - Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре, Фәндәс Сафиуллин - җәмәгать эшлеклесе, Руслан Айсин - сәясәтче, Павел Шмаков - СОлНЦе мәктәбе мөдире, Чулпан Хәмидова - ВКда татар ата-аналары төркеме администраторы

Чарада БДИне татарча итәргә, Милли университет ачарга, һәр районда заманча җиһазландырылган татар мәктәбе булдырырга, татарча укытуны кире кайтару таләпләре язылган резолюция кабул ителде.

21 апрель Казанда Татарстанның ата-аналары конференциясе ана телләрен һәм республикаларның дәүләт телләрен укыту мәсьәләсен тикшереп, резолюция кабул итте. Әлеге резолюциядә Русия Думасына һәм Русия мәгариф министрлыгына, Татарстан Дәүләт шурасына һәм Мәгариф министрлыгына ана телләрен уктытуны кайтару өчен катгый таләпләр куела.

Русия Думасына Төбәк телләре һәм азчылыклар телләренең Европа хартиясен кабул итәргә, БДИне (Бердәм Дәүләт Имтиханы) фәкать урыс телендә генә тапшыру турындагы канунны гамәлдән чыгарып, илдәге руслардан кала башка халыкларга да БДИне ана телендә бирү мөмкинлеге тудырырга диелә.

Русия Мәгариф министрлыгына Федераль дәүләт мәгариф стандартларын (ФДМС) әзерләгәндә Русия халыкларының милли үзенчәлекләрен күз алдында тотарга һәм стандартларны төбәкләр белән берлектә эшләргә дигән таләп куела.

Ата-аналар конференциясе Татарстан Дәүләт шурасына һәм Мәгариф министрлынына мөрәҗәгать итеп, ана телен ихтыяри укыту белән килешмәскә, республиканың һәр районында сыйфатлы белем бирүче, заманча җиһазландырылган татар мәктәбе һәм балалар бакчасы ачарга чакыра. Хәзер эшләп килгән мәктәпләрдә белем бирүне татарча итү таләбе дә куела.

Резолюциядә Милли университет булдырып, полилингваль нигездә укыту, милли кадрлар әзерләү турында да әйтелә. Татарстан Дәүләт шурасы һәм Мәгариф минстрлыгы БДИне татарча тапшыру мөмкинлеген тудыру өчен федераль үзәк белән сөйләшүләр оештырырга тиеш дигән таләп тә куя.

Конференция Русия төбәкләрендә мәгариф системында эшләүче түрәләр һәм мәктәп мөдирләре Русия һәм республика Конституциясендә язылганнарга үтәргә тиеш дип белдерә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы түрәләренә, Дәүләт шурасының мәгариф комитеты депутатларына да әлеге чарага чакыру җибәрелгән булган, әмма алар бирегә килүне кирәк дип тапмаган.

Җыелыш вакытында мәгариф белгече Марат Лотфуллин Русия Думасында яңа мәгариф кануны эшләнеп ята һәм анда милли телләрне сортларга бүлү карала дип кисәтте. Марат әфәнде сүзләренчә, Русиянең милли сәя­сәт стратегиясенә дә үзгәрешләр кертеләчәк һәм икетеллелекне үсте­рү, куллану, аның өчен барлык шартлар тудырылырга тиеш дигән юллар төшеп калачак. Документта республикаларның Дәүләт телләренә урын юк ди ул.

XS
SM
MD
LG