"Ак тамыр" оешмасы җитәкчесе Ирек Агишев Азатлыкка мәхкәмәләшү авырлыклары турында сөйләде.
"2017-2018 уку елында Мәскәү күрсәтмәсе белән башкорт теле дәүләт теле буларак ихтыяри укытыла башлады. Башкорт җәмәгатьчелеге бу уңайдан үз сүзен әйтте, каршылык чаралары да уздырды. Ләкин аларның нәтиҗәсе булмады. Башкорт телен ихтыярига калдыруны башкорт җәмәгатьчелеге канунсыз дип бәяли. Яңа стандарт нигезендә укыту 1нче сыйныфтан алып 7нче сыйныфка кадәр генә оештырылган. Ихтыярига калдыру фәкать шул яңа стандартларга ярашлы кертелергә тиеш. Шул сыйныфларда гына ихтыярига күчерергә мөмкин. Ә иске стандарт нигезендә укыту 8, 9, 10 һәм 11нче сыйныфларда бара. Бу сыйныфларда башкорт теле мәҗбүри укытылырга тиеш.
Кызганыч ки, безнең республика җитәкчелеге һәм мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова 8нче, 9нчы, 10нчы һәм 11нче сыйныфларны да ихтыярига күчерде. Моны без Русиянең һәм Башкортстанның Мәгариф турында кануннарын бозу дип бәяләп мәхкәмәгә мөрәҗәгать иттек. Мәхкәмәдә гаризада бу сыйныфларда иске стандарт буенча мәҗбүри укытуны калдыруны да канунлаштыруны сорадык. Шулай ук башкорт телен кайбер мәктәпләрдә дәүләт теле буларак бер сәгатькә калдыруга да дәгъва белдердек. Чөнки бер сәгатьтә генә телне өйрәнеп булмый, ул ким дигәндә ике сәгать укытылырга тиеш. Мәгариф министрлыгына каршы февраль аенда Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иттек. Ләкин алар моны бу “гражданлык эше”нә карый дип кире борды. Шуннан без гаризаны “административ эш” итеп үзгәртеп апрель аенда кабат шул ук Киров районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иттек. Бу юлы алар “гражданлык эше”нә карый дип кире бордылар.
Без Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять гаризасы әзерләү белән мәшгульбез. Иртәме-соңмы, мәхкәмә безнең файдага карар чыгарыр дип өметләнәбез" диде Азатлыкка Ирек Агишев.