Парламентта 1 майдагы тавыш бирүдә Пашинян намзәтен 45 депутат хуплаган, 55-е каршы булган иде. Шуннан соң 3 майда сәясәтче оппозициядәге "Елк", "Чәчәк атучы Әрмәнстан" һәм идарә коалициясенә кергән "Дашнакцутюн" тарафыннан тәкъдим ителде.
Оппозициянең каршылык чараларыннан соң Серж Саргсян Әрмәнстан премьер-министры вазифасыннан китте. Аннан соң хөкүмәт тә таратылды. Урам чаралары Әрмәнстанда апрель урталарыннан бирле барды.