Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасында туган телләрне ихтыярига калдыру канун өлгесен карау 19 июньгә күчерелгән


Русия думасы утырышы
Русия думасы утырышы

"Туган телләргә каршы канунга юк" инициатив төркеме Русия мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнүне ихтыярига калдыру турында канун өлгесенең Русия думасында иртәрәк каралачагын хәбәр итә.

Туган телләрне мәктәпләрдә ихтыяри укыту турында 438863-7 номерлы канун өлгесен Русия думасында 19 июнь көнне караячаклар. Бу турыда "Туган телләргә каршы канунга юк" инициатив төркеме хәбәр итә һәм карарның бер өлешен китерә.

Error rendering VK.

Моның хакта шулай ук Русия думасының мәгариф һәм фән буенча комитетының карарында әйтелә.

Элегрәк әлеге канун проекты көз көне каралачак дип хәбәр ителгән иде.

Апрельдә Русия думасы депутатлары Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим итте. Өлгедә милли телләрне укыту Русиянең дәүләт теле булган урыс телен өйрәнүгә зыян китермәскә тиеш диелә.

Әлеге инициативага милли республикалар җәмәгатьчелеге, хакимиятләре дә каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG