Очрашуда автомобильләр һәм "КАМАЗ" өчен алмаш өлешләр сатып алу, "Татнефтьнең" Төрекмәнстан нефть ширкәтләре, шул исәптән "Төрекмәнефть" ширкәте белән хезмәттәшлеге, Pozis суыткычларын сату һәм Төрекмәнстан өчен Казан дәүләт тикшеренү технология институтында (КНИТУ) белгечләр әзерләү турында сөйләшәчәкләр дип яза РИА Новости.
Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Бирдемөхәммәдовка Болгар һәм Зыя тыюлыклары, Болгар ислам академиясе турында сөйләячәк. Моннан тыш, Төрекмәнстан президенты сәфәре кысаларында "Идея" технопаркы һәм "Эйдос-Медицина" үзәген карау планлаштырылган.
6 июль кичен Бирдемөхәммәдов "Казан-Аренада" футбол беренчелегенең Бельгия-Бразилия такымнары уенын карар дип көтелә.