Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакас активисты "Вконтактедагы" посты өчен экстремистлар исемлегенә кертелде


Хакасия активисты Лидия Баинованың банктагы хисаплары ябылган һәм банк картасын куллану тыелган.​

Хакасия активисты Лидия Баинованы "Вконтакте" социаль челтәрендәге посты өчен экстремистлар исемлегенә керткәннәр. Аның банктагы хисаплары ябылган һәм банк картасын куллану тыелган.​ Бу хакта "Агора" хокук яклау төркеме адвокаты Владимир Васин хәбәр итә.

Июльдә ФБСның Хакасия идарәсе хакас мәдәниятен популярлаштыручы 30 яшьлек Лидия Баиновага экстремист эшчәнлеккә чакыруда гаепләү белдергән иде. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул "Русиядә яшәүче урыс милләте вәкилләренә карата көч куллануга чакырып" социаль челтәрдә пост чыгарган. Тикшерү анда "Мондый мизгелләрдә инкыйлаб һәм түнтәрелеш оештырасы килә. Хакимиятне, җирне безнең халыкка кайтарыгыз. Кире яулап алырга", дип язылганын хәбәр итә. Текст кабаттан экспертизага җибәрелгән.

Баинова үз гаебен танымый, аңа каршы эш иҗтимагый эшчәнлек сәбәпле ачылган дип саный ул. Активист хакас мәдәниятен популярлаштыру белән шөгыльләнә, милли телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен актив чыгышлар ясый.

XS
SM
MD
LG