Табиблар Марат Юнысовка ярдәм итә алмый. Операция ясаган очракта исән каламы ул, юкмы – берсе дә гарантия бирми. Балачактан ук төрле хастаханәләр, клиника һәм докторлар бусагасын таптаган Марат бүген инде кул селтәгән. Ул гаиләсе белән Татарстанның Сарман районы Дүсем авылында яши, хуҗалыгын карый, балаларын аякка бастырырга тырыша, тормышта урыннарын тапсыннар иде дип хыялларының тормышка ашуын тели.
Марат Юнысовның диагнозы сирәк очрый торганнардан. Табиблар аны каверноз гемангиома дип атый. Бу – тумыштан барлыкка килгән биттәге шеш. Ул көн саен зурая.
Марат Дүсем авылында, әти-әнисенең гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Беренче карашка – теремек, сау-сәламәт бала, табиблар да андый-мондый хәлне сизми. Әмма бераз үсә төшкәч, малайның уң яңагында үзгәрешләр күренә башлый.
Әни буларак, йөрәгем баламны мәктәптә яшьтәшләре кимсетмәсме, үзен ничек хис итәр дип янды
Марат Юнысовның әнисе Лира ханым улының балачагын искә төшерә. "Марат шук бала булды. Койма башларында йөрергә ярата иде, гел хәрәкәттә булды. Табибларга күрсәттек, башта әллә ни куркыныч та түгел иде кебек, шеш сизелер-сизелмәс иде. Әлмәткә дә, Казанга да бардык. Спиртлы-новокаинлы укол кадыйлар иде, кан тамырларын яндырыр, шеш үсмәсен өчен кирәк дип әйттеләр. Шуның белән бетәр дип ышандык. Бала бик актив бугач, ялгыш егылыр да яңагын тишәр дип курка идем. Бусы бер булса, икенчесе, әни буларак, йөрәгем баламны мәктәптә яшьтәшләре кимсетмәсме, үзен ничек хис итәр дип янды. Шөкер, сыйныфташлары миһербанлы булды. Дуслары аны кире какмады.
Бәләкәй чакта кунакка барабыз дигәндә барасы килмәве сизелә иде, чөнки үзеннән оялу бар иде. Улымның тавышы бик матур, җырлавы моңлы, әмма сәхнәгә менмәде. Кыяфәтеннән оялды. Әмма үсә төшкәч, ул үзенең йөзенә күнегә башлады. Маратка 10 яшь булганда балаларымның әтисе юл һәләкәтендә һәлак булды. Марат хуҗалыкта төп терәк булып калды. Менә шул вакыттан бирле ул миңа ярдәмче. Кечкенә булса да йортыбызны аның белән бергә салдык. Эшчән булды ул", дип сөйләде Лира ханым.
Марат үз балачагын әллә ни искә алмый. Ул бүген тулы тормыш белән яши. Эштән курыкмый. Маратның төгәл эш урыны юк. Авылда, районда нинди эш бар, шуңа алына, шул рәвешле акча юнәтә. Балачактан техника белән мавыккан Марат тимер-томыр эшен ярата, ремонт эше дә кулыннан килә. Нидер була калса, күршеләре аннан ярдәм сорап керә, берсенең дә гозере кире кагылмый.
"Балачакта табиб булырга хыялландым. Ни өчен – белмим, бәлки, бу хастаханәләргә еш йөрүдән, табиблар белән аралашудан туган теләктер. Туганнан туган энем башта медицина көллиятенә, аннары университетка барырга кыстады. Ул үтте, мин авылда торып калдым. Информатика укытучысы да шул юлдан барырга кыстады, әмма ничектер анда да барылмады.
Төрле кешеләр бар, кемдер курка, җирәнә, кырын карый
Элек, мәктәптә укыган вакытларда кешеләрдән читенсенә идем. Аннан тора-бара өйрәндем. Төрле кешеләр бар, кемдер курка, кырын карый. Ләкин мин үземне ничек бар, шулай кабул иттем. Заманасы шундыймы, әллә кешеләр үзгәрдеме, аларның күбесе минем үзенчәлегемә игътибар да итми, килеп исәнләшә, үзләрен итәгатьле тота. Кызыксыналар икән, тумыштан булган чир дип аңлатам. Дуслашып аралашып киткән кешеләр дә бар. Кеше курка, читенсенә икән, нишләтим, әмма андыйлар юлымда аз очрады. Берсенә дә үпкәм юк", ди ул.
Марат Юнысов, чиренә карамастан, танышулар газеты ярдәмендә Әлбирә исемле хатын белән таныша, гаилә кора. Яшь гаиләдә ике бала туа. Әмма ун ел элек Маратның хатыны гаиләсен ташлап китә. Моңа кадәр дә Әлбирә өеннән чыгып киткән була, өченче тапкыр чыгып китүеннән инде кире әйләнеп кайтмый. Аның кайда икәнлеген белүче юк, хәтта туганнары да аның турында бихәбәр. Ул эзсез югалган булып исәпләнә. Гаилә башлыгы бу хакта сөйләргә яратмый. Хатыны өчен ире дә, балалары да сызып ташланса да, Марат хатынын сагынуы турында сөйли. Марат үзе дә әтисез үскәнгә күрә балаларына әти назын мулдан бирергә тырыша, терәкләре бар икәнен тоеп үссеннәр дип тырыша.
"Хатынымны сагынам, ләкин нишлисең, көчләп яраттырып булмый кешене. Аңа үпкә тотмыйм. Ике балам бар. Алар хакына яшим. Кызым белән улым – тормышымның мәгънәсе. Аларны аякка бастырасым килә, кешеләр арасында ким-хур булмасыннар, белем алсыннар, тормышта үз урыннарын тапсыннар иде дип телим. Мескенләнеп яшәргә яратмыйм, аларның әтисез үсүен теләмим, никадәр көчем бар, шулкадәр аларны аякка бастыруга тырышлыгымны салачакмын. Алар игелекле булып, тормышны күреп, аңлап үссен иде”, ди ул.
Марат әнисе белән бергә төзегән нигездә яши. Кызы Илнарага – 20 яшь, Сарманның аграр көллиятен тәмамлаган. Туган авылында әтисе белән ындыр табагында хезмәт куя. Кызы әтисе кебек үк техникага мөкиббән, автомобильдә җилдерә. Улы Марсель 9нчы сыйныфта укый, спорт белән мавыга. Марат икесе өчен дә берьюлы әти дә, әни дә.
Пычак астына кереп үлсәм, балаларым кем белән калыр?
"Бу чирем турында диссертация язарлык дәрәҗәгә җиттем. Нәрсә бар, барысын да өйрәндем. Төрле табиблар белән аралаштым, операция ясыйбыз, әмма исән калуыма хәтта 50 процент гарантия дә бирә алмыйлар. Эксперимент ясау ниятеннән бер профессор дәваларга алынам диде, әмма бу авантюрадан баш тарттым. Операция өстәлендә пычак астына кереп үлсәм, балаларым кем белән калыр? Әни дә өлкән кеше бит, ул еш авырый. Аллаһ Тәгалә миңа күпме биргән, шулкадәр яшәрмен. 2014 елда Казанда балачакта мине тикшергән табиблар белән күрешкәч алар гаҗәпләнеп: "Без сине бу яшькә чаклы яшәмәссең дип уйлаган идек", дип әйтәләр. "Пусть говорят" тапшыруына да чакырдылар, табиблар табарга ярдәм итәрбез дип үгетләделәр. Әмма аларга мин дә, минем сәламәтлегем дә кызык түгел, аларга мине телевизордан күрсәтеп шоу ясау мөһим. Кирәкми. Тел төпләреннән максатларын аңлагач, күңелем кайтты.
Дәвалануга кул селтәдем. Башым, кул-аякларым эшли бит, шөкер. Мал табарлык хәлдәмен. Эшләргә теләгән кешегә эш тә табыла. Мәктәптән соң миңа инвалидлык документларын ясадылар. Үземне инвалид итеп хис итмим. Кайбер кешеләр авырыйм дип мескенләнеп яши. Балачактан ук эш күреп үскәнгә күрә хезмәт миңа күңел төшенкелегенә бирелеп яшәргә ирек бирми.
Тормыштан канәгатьмен, чөнки яраткан балаларым бар, әнием исән-сау. Әниемә рәхмәтлемен, ул балачакта да миңа терәк булды, күпме авырлыкларны кичердек. Бергә җиңелрәк. Тормыштан ваз кичеп булмый, алга таба яшәргә тырышырга кирәк”, дип уртаклашты фикерләре белән Марат Юнысов.
Кыйммәтле операцияләр ясатырга аның өмете дә, акчасы да, хәзер инде теләге дә юк. Дөнья буйлап кул сузып акча соранып йөрмәячәкмен, ди ул.
"Кешеләрнең күпчелеге тормышларын очын очка ялгап яши. Тир түгеп тапкан акча алар өчен дә тормыш итәргә кирәк. Мин могҗизага ышанмыйм, дәваланырмын, үзгәрермен дип кысыр хыял белән яшәмим. Машинам иске менә, ә ул – безне туендыручы техника. Ватылды исә, авырга төшәчәк. Инвалидларга машина бирергә тиешләр, документлар да җыеп тапшырдым, әмма минем диагноз туры килми, диләр. Машина юнәтерлек ярдәм итүчеләр булса, бәхетле булыр идем. Кредит ала алмыйм, эшләп тапкан акчам шундук эри дә бетә, гаиләм зур бит", ди ул.
Иске машинасында эшләп гаиләсен туендырган Марат Юнысов мохтаҗларга булышкан хәйрия оешмаларының ярдәменә өмет итә.